поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.11.2019 Җәмгыять

Челтер, челтер чишмәкәй: Бу язма Камышлы районы чишмәләре темасын дәвам итә

Быелгы Гашура бәйрәмендә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы халкы - күрше-күлән, туган-тумача, машиналарына төя-лешеп, Кордон чишмәсенә юнәлделәр. Ул авылдан берничә чакрым ераклыкта, урман уртасында челтерәп агып ята. Быел авылыбыз табигатен сөюче уңган егетләребез көче белән чишмә төзекләндерелде, ә аны халыкка тәкъдим итү чарасын Гашура көненә калдырганнар иде.

...Әле көзге суыклар агач яфракларын куырмаган, тик урманның яшел купшы киеменә табигать-художник, саргылт, кызгылт төсләр белән кагылып, искиткеч матурлык барлыкка китергән. Һава сафлыгына, урман шавына челтерәп аккан чишмә дә кушылып, күңелгә ял бирә сыман. Чишмәдән агып төшкән су күлгә җыела, ә анда балыклар сикерешеп уйный. Бу искиткеч күренеш Иске Ярмәк халкына Аллаһының рәхмәтедер инде.
 
Төзекләндерүчеләр чишмә бурасын алмаштырганнар, төшеп-менеп йөрергә баскыч ясаганнар, утырып ял итәм дисәң, чатыры да, утыргычлары да бар.
 
Чишмәне тәкъдим итү чарасын аксакаллар тәкбир әйтеп, намаз укып башладылар. Имамыбыз Габдулла хаҗи Мөхәммәткәрим, Коръән сүрәләре укып, хаҗдан алып кайткан Зәм-зәм суын чишмәгә салды. Аксакаллар төшеп, изге чишмәдән су алып каптылар, шифалы булсын, дип теләделәр.
 
Искеярмәклеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Ярмәк җирлеге башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов та килгәннәр иде. Алар очрашуның тантаналы өлешен ачып җибәрделәр.
 
- Хөрмәтле Ярмәк халкы! Барчагызны да Чишмә бәйрәме белән котлыйм. Шушы изге урында мәктәпне тәмамлаучылар очрашалар, читтән кайтучылар сагынып киләләр, печән чабучылар, җиләк җыючылар сусауларын басалар. Киләчәк буын кешеләре дә шушында килсен, йөрсен, тәмле суын эчсен дип тырышасыз, үзегездән соң матур эшләр калдырасыз. Гомумән, Иске Ярмәк халкы изге эшләре белән тирә-яктагы авылларга гел үрнәк булып тора, - дип сөйләде Рафаэль Камил улы һәм изге теләкләрен җиткерде.
 
- Бу мактаулы эштә авыл халкының өлеше зурдан. Бигрәк тә диңгез флоты ветераны Нәгыймулла ага Гәрәев тырышты. Ул финанс мәсьәләсен кайгыртуда, материаллар юнәтүдә башлап йөрүчеләрдән булды. Шушы чишмәгә яңа сулыш өргән, финанс яктан булышкан игелекле авыл халкына рәхмәтләремне белдерәм. Шулай ук эшне тиз тоткан эшчеләргә дә рәхмәт. Әлеге матурлык - сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе, - диде Минсәгыйть Низаметдин улы. Ул чишмәне төзекләндерүдә катнашкан авылдашларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Изге теләкләргә авылның имамы, хаҗи Габдулла Мөхәммәткәрим дә кушылып, мәхәллә исеменнән төзекләндерү эшләрен башлап йөргән Нәгыймулла Гәрәевка һәм Мөхәммәт Фәтхетдиновка Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
 
Сүзне мөхтәрәм Нәгыймулла Гәрәев та алып:
 
- Табигать яме, җир җаны булган чишмәбез барыбызга да кадерле һәм газиз. Бу чишмә суы авылыбызның иң кадерле сые булып санала. Кеше йөрәге кебек бертуктаусыз типкән, һәрвакыт хәрәкәттә булган чишмәбезне шулай матурлата алуыбызга бик шатбыз. Шушы чишмә суын эчкән һәр кеше сырхауларыннан терелсен, сәламәтлеге артып торсын иде, - диде.
 
Рафаэль Баһаутдинов, Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм Нәгыймулла Гәрәев кызыл тасманы кискәч, Иске Ярмәк авылының үзешчән сәнгать осталары һәм “Туган як” түгәрәгенә йөрүче мәктәп укучылары, чараны алып баручы Гөлисә Бәдретдинова үзләренең җыр-ларын, шигырьләрен, моңлы көйләрен бүләк иттеләр.
 
Диңгез флотында пешекче булып хезмәт иткән Нәгыймулла Гәрәев казаннарда шулпа пешергән арада самавырлар да кайнап чыкты. Уңган апалар, зур табын корып, кунакларны аш-судан авыз итәргә чакырдылар. Халык корбан итеннән пешерелгән шулпа ашап, чишмә суыннан кайнатылган чәй эчеп сыйланды. Авыл халкы табыннарны әзерләүчеләргә, пешекче Нәгыймулла ага Гәрәевка, азык-төлек белән тәэмин итүче Таһир ага Рәхимовка, бәйрәмне оештыручыларга җылы сүзләрен, матур теләкләрен әйтергә дә онытмадылар.
 
Менә шулай матур итеп, дусларың, туганнарың белән бергә туган авылыңның табигате кочагында утыру, бер-береңә хөрмәт күрсәтү дуслыкны, туганлыкны, динне ныгыта дисәм, башкалар да миңа кушылырлар, дип уйлыйм.
 
Җәмәгать белән өйлә намазын укыганда, шушы көннән изге булып саналачак Кордон чишмәсе сулары киләчәк буын кешеләренә рухи җылыбызны илтеп җиткерсен, көмеш сулары авыруларны сихәтләндерсен, хезмәт кешесенә көч-куәт бирсен, милләтебезнең рухын ныгытсын, дип теләделәр авылдашлар.
 
Фәния КӘРИМОВА.
 
Автор фотосурәте.
 
Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Нәгыймулла ГӘРӘЕВ, Рафаэль БАҺАУТДИНОВ һәм Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТ-КӘРИМ төзекләндерелгән чишмәне ачалар

---
Бердәмлек
№ --- | 22.11.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»