|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2019 Бәйрәм
Рафинә Ганиуллина бәйрәм белән котлый (ФОТО)Бүген, 22 ноябрьдә, Уллар көне билгеләп үтелә. Әниләр көне, Әтиләр көне булган кебек, бүген без уллары булган ата-аналарны яисә әти-әниләренең сөекле уллары булган ир-атларны тәбриклибез. Шушы бәйрәм белән котлап, ике малай әнисе булган Рафинә Ганиуллина да матур гаилә фотосы белән уртаклаша.
"Бүген уллар көне икән, бәйрәм белән хөрмәтле әти-әниләр! Һәрбер гаиләдә бәхетле, сәламәт сабыйлар туып торсын, дөньялар тыныч булсын", ди җырчы.
Исегезгә төшерәбез, быел 7 май көнне Рафинә Ганиуллина икенче тапкыр әни булу бәхетен татыды. Бу хактагы зур сөенече белән ул үзе уртаклашты. "7 май - үзең сайлап алган көн! Без хәзер дүртәу" диде җырчы.
Моңарчы язганча, Рафинә сабыена бик матур исем - Айтуган дип кушты. Җырчыа үзенең икенчегә авырлы булуын бик озак белгертмичә йөрде. Март айларында гына ул үзенең бәби көтә торган стильдә төшерелгән фотосессиясе белән бүлеште.
Ә соңрак "Матбугат.ру" укучылары белән туачак сабые турында "Темпераментлы булачак, Алла боерса" дип уртаклашты.
--- |
Иң күп укылган
|