поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.06.2010 Шоу-бизнес

РАЯЗ ФАСЫЙХОВ: «ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МОҢЛЫ ҖЫРЛАРЫН ЯРАТАМ»

Самарада башта «Татарча солянка» концертында, аннары тар даирә тамашачы өчен үткәрелгән кичәдә чыгыш ясаган Раяз Фасыйховны шәһәребез татарлары яратып кабул итеп, бу яшь җырчыга чын-чынлап гашыйк булдылар.

Моңлы тавышлы, җор телле, килбәтле бу егет гармунда да бик оста уйный икән. Гомумән, ул бар яктан да килгән: җырчы да, биюче дә, юмор остасы да, музыкант та була ала. Без шул Самарада узган кичәдә Раяз ФАСЫЙХОВ белән аралашып, аның кемгә охшап бу кадәр талантлы булуы һәм тормышына, иҗатына кагылышлы башка нәрсәләр белән кызыксындык. Җырчының җавапларын укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

 

– Раяз, кайсы як чишмә суларын эчеп үсеп, җыр-моңга шундый сәләтле булдың?

 

– Мин Татарстанның Балтач районында урнашкан Мөнәгәр авылында ишле гаиләдә туып-үстем. Без – дүрт малай, ә иң өлкәнебез – апабыз. Биредә тугыз сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия колледжында укыдым.

 

Безнең бөтен гаиләбез моңлы. Әти–әнием дә, әбием дә җыр–моңга сәләтлеләр. Алар Аллаһыдан бирелгән миндәге талантны вакытында күреп алып, аны үстерергә ярдәм иттеләр. Гомумән, әти мине кечкенәдән музыкага өйрәтте. Бигрәк тә ул Мәдәният сарае директоры булып эшкә урнашкач, төрле конкурсларда, җыр фестивальләрендә катнаша идем. Ә бишенчеме–алтынчымы сыйныфта укыганда әти-әнием үземне Болгарияга халыкара фестивальгә җибәрергә дә курыкмады. Мин анда Татарстанны тәкъдир итеп кайттым.

 

Шулай ук өч яшь ярымнан тальян гармунында уйнарга өйрәндем, үсә төшкәч, баянны да үзләштердем. Ә яшүсмер чагымда, җырлауга караганда, күбрәк баянда уйнауга басым ясадый идем һәм төрле конкурсларда катнашып, лауреат исемнәренә лаек булдым.

 

Шулай кечкенәдән сәхнәгә омтылышым зур булды. Әле Арчада укыганда ук «Арча егетләре» дип аталган ансамбльдә җырчы һәм аккомпаниатор идем. Ә инде 2003 елда Казанга килеп урнаштым һәм биредә иҗат юлымны Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә солист буларак дәвам иттем. Без Австрия, Финляндия, Төркия һәм башка чит илләрдә бик күп чыгыш ясадык. Эстрадага исә 2006 елда килдем һәм «Ярат әле» дип исемләнгән тәүге альбомымны чыгардым. Шулай итеп, сәхнә – ул минем яшәү рәвешем.

 

– Самарада узган «Татарча солянка» концертында күп кызларны үзеңә гашыйк итеп киттең. Алар хәзер төннәрен дә йокламыйча Раязның йөрәге азат микән, дип баш ваталардыр инде...

 

– Минем йөрәгемдә хатыным Люция һәм кечкенә кызым Венера яши. Алар минем өчен ышанычлы тыл булып торалар. Гаилә – ул бер, ә иҗат – икенче тормыш. Алар бер-берсенә берничек тә комачауламыйлар. Гаиләле булу – һәр кешенең изге бурычы ул, дип уйлыйм, безне Аллаһы Тәгалә шулай яраткан, кешеләр ишәергә тиеш.

 

– Шул ук «Татарча солянка» концертында чыгыш ясаганда үзеңнең дәртлелегең, шаян сүзләрең белән бөтен залны җанландырып, дер китердең. Тормышта да син шундыймы?

 

– Әйе, нәкъ шундый ук. Тормышта мин – оптимист, шаян, шук, җиңел кеше. Сәхнәдә генә кайвакытта җитди образга керергә туры килә. Кайберәүләр хәтта синең җырларың бик җитди, диләр. Мин, чыннан да, татар халкының моңлы, күңелгә үтеп керә торган җырларын һәм классик әсәрләрне башкарырга яратам. Бу миңа әбиемнән күчкәндер, дип уйлыйм.

 

– Җырчы Раяз буш вакытларын ничек уздыра икән?

 

– Мин балык тотарга, бильярд уйнарга, табигатьтә ял итәргә яратам. Тик, кызганычка, буш вакытлар бик сирәк эләгә шул. Андый чакларда да белемемне арттырырга, вокаль мөмкинлекләремне үстерергә тырышам.

 

– Эстрада сәхнәсе төрледән-төрле җырчылар белән тулган. Башкалардан аерылыр өчен махсус берәр нәрсә эшлисеңме?

 

– Башкалардан нәкъ менә махсус бернәрсә дә эшләмәвем белән аерыламдыр да. Минем үз кыйблам, чит-ятка карамыйча, шул юнәлеш белән барам. Һәр артистның үз иҗаты һәм үз тамашачысы бар.

 

– Тормышта синең өчен иң мөһиме нәрсә?

 

– Минем өчен иң мөһиме – исәнлек. Сәламәтлек булса, тормышта әллә нәрсәләр майтарырга була.

 

– Киләчәктә бездә киң тамашачы өчен сольный концерт куярга җыенасыңмы?

 

– Андый теләгем бар, әлбәттә. Әгәр дә Самара тамашачысының күңелен яулый алганмын икән, бирегә сөенеп, рәхәтләнеп килер идем. Бигрәк тә без халык, эстрада җырларыннан, классик әсәрләрдән, биюләрдән торган бай программалар әзерлибез. Шуңа күрә самаралылар киләчәктә безнең концерт турында игъланны күреп алсалар, тамашага, бер дә икеләнмичә, рәхим итсеннәр. «Татарча солянка»дан да ким чыгыш ясамаячакбыз, дип ышандырып калам.

 

– Әйтер сүзең әйтеп кал, дигәндәй, Самара тамашачысы турында сүз кузгаткач, аңа ниләр җиткерер идең?

 

– Самара тамашачысы турында күптән ишетеп беләм. Ул – зәвыклы, интеллигент, таләпчән. Шуңа күрә Самарага бик яхшы әзерләнеп килергә кирәк.

 

Биредә узган «Татарча солянка»да халыкның мине яхшы кабул итүенә шаккаттым. Бу тамашада инде күптәннән җырлаучы танылган артистлар да катнаша бит. Тамашачыларның шулар арасыннан мине аерым билгеләп үтүе миңа дәрт өстәде, билгеле. Үземнең дөрес юнәлештә баруымны аңладым һәм көч-куәт өстәгәннәре өчен, мин Самара халкына бик рәхмәтле.

 

Шул уңайдан «Бердәмлек» газетасына да милләттәшләребезне берләштереп, татар халкы, татар дөньясы турында кайгыртып яшәгәне өчен рәхмәтләр белдерәм. Аллаһы Тәгалә барыбызга да исәнлек бирсен, йортларыбыз, илебез тыныч булсын иде, матур, бай яшик, бергә булыйк.

 

Автор фотосы.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»