поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.11.2019 Ана теле

Җөмләдә сүз тәртибе – катгый таләп. Инверсия һәр очракта диверсияме?

Җөмләдә сүз тәртибе бозылу очракларына, аларның мәгънәви зарарына мисалларны байтак китердек. Күзәтүләрне дәвам иттерик әле.

– урынсыз инверсиянең сәбәпләре янә дә: сүзләрнең җөмләдә туры һәм кире тәртибе турында хәбәрдәр булмау, язу белән әйтү арасындагы аерманы белмәү, сөйләм төзү кагыйдәләрен үзләштермәү һәм дә башка сәбәпләр;
   – кабатлыйбыз: инверсия урынлы да санала (шигьри сөйләмдә –рифма максатында): “Мин киттем”, дип шатланасың булыр// Итәсеңдер, бәлки, тантана (Ә.Атнабаев); Сатира, юморда; Әйтмә сөйләмдә (гадәттә бәйләү чарасы буларак); Махсус сөйләм формасы буларак (мәсәлән, багышлауда): Режиссер Габдулла абый Юсуповның якты истәлегенә багышлыйм бу әсәремне. Автор. Аяз Гыйләҗев (К.У., 1972, №2, 3 б.);
   – сөйләмдә урынсыз инверсиягә күнегелә – моңа аерым шәхесләрне генә түгел, бөтен бер редакция-газетларны мисалга китерергә була: 5 төр авыртуны тикшерделәр 31 июль көнне Казанның Нуриев клиникасыннан район хастаханәсенә килгән табиблар. Тикшеренү түләүле иде. 10 август көнне РКБдан табиблар киләчәк – анысы бушлай (Әтнә таңы, 2004, 4 авг.);
   – иң зур бәла – ул  сүзнең физик урыны буталудан да  мәгънәгә хилафлык килә: Иң зур бәрәңге басулары Кукмара, Арча, Лаеш, Балтач районнарында (Т.я., 2006, 16 сент.) (Бәрәңгеме, басумы?);   Җырламыйча ничек түзим күңелдә моңнар чыңлый. Әйт җылы сүз башка кирәкми (Җыр);   Юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан килеп чыккан аварияләр еш теркәлә. Күп очракта алар алкогольле эчемлекләр кулланган булалар (Радио). Бик шат без сезне ишетергә (Курай радиосы);   Әле дә ярый дусларым бар // Күңелне юатырга (Җыр);
   – инверсиянең гадәттә еш кулланыла торган очракларын тоемларга, сизгер булырга кирәктер. Кайберләрен искә генә төшерик: – исем җөмләләрдән соң; – хискә бирелгәндә, ягъни басым шуңа төшкәндә (әйтмә сөйләм); – сүзне бетергәндә, очламда. Менә бу  мисалларны җентекләп укып, кычкырып әйтеп, инверсиянең урынлымы-түгелме икәнен анализларга, кирәк булса, төзәтергә тырышып карагыз. Эчүдән тыелып торганнар да була. Андыйларга дус-иш бик ярдәм күрсәтергә тиеш. Ә алар мәҗлесләрдә. магазин артында эчмәсне кыстап  эчерәләр:
   –Тот әле шуны. Утырма песи булып!
   –Изге булып кыланма. Каз да эчә!– диләр.
   Менә сиңа дус!  Дус түгел алар. Ә хатыннар, бик еш кына мәҗлесләрдә ярышып җырлап эчереп, ирләрне исертәләр дә, сөйрәп алып кайталар. Җәнҗал купкач, кемгә үпкәли икән ул “моңлы сандугачлар”.
   Бер эчкече дә алкоголик исемен ишетергә теләми. Алай атасалар, җәнҗал куба. “Мин алкоголик түгел. Теләсәм, бүген ташлыйм”–, ди. Ләкин бу – гарьләнү пафосы гына, буш сүз. Әлбәттә, алар арасында эчүдән туктарга теләмәгән берәү дә юктыр. Мәгәр үзе теләп, шифаханәгә кереп, дәваланырга риза булучылар аз. Оят, имеш. Авырудан дәвалануда нинди оят булсын. Бертөрле оят та юк. Һәр кеше бездә газиз. Бигрәк жәл бит әрәм булганнар!
    Кешенең сәламәтлеге – зур шәхси бәхет һәм байлык. Гаиләнең бәхете дә ул. Шулай ук коллективның  байлыгы ул. Азак килеп, ил байлыгы ул. Иҗтимагый файдалы эш башкарган кеше – ил күрке! Социологлар, эшчән 30 ел эшләсә, илгә 60 меңлек файда китерә, дип әйтәләр. (С.Т., 1985, 30 июль. Й.Гәрәй).
 
Күнегү барышында кайбер закончалыклар да ачыкланды: – хәбәр белдергәндә инверсия кулланылмый, ул мөнәсәбәтлек, хис белдерү чарасы; – хәбәр белән яңалык (тема) бутала. Хәбәр тема белән туры килмәсә һәм тема хәбәр урынына, ягъни хәбәрләмәнең азагына туры килеп, хәбәрне кысрыкласа, “ялган” инверсия барлыкка килә. Бу ни бу? Формализм?
   
Сөйләмгә телнең һәр чарасын табып, куллану иҗади эш булганга, инверсия куллану да иҗади сәләт таләп итә. Янә менә бу мисалларны күзәтегез әле:   Әлбәттә, Рәшитнең “Тукай ядкаре” дип аталган өченче кыллы квартиты концертның йөзек кашы булды. Авторга халыкара конкурс лауреаты дигән мәртәбәле исемне алып биргән әсәр. Скрипка, виолончель кылларының тибрәнешләре аша Тукаебызның тормышы, язмышы турында кабат уйланып утырдык. Көйгә салырлык язмыш. Аны сөйләп аңлатып та бетереп булмыйдыр. Менә шул тел белән сөйләп аңлата алмаганны моң белән сөйли композитор. Шагыйрьнең үзе кебек, халыкчан итеп сөйли. (С.Т., 1987, 16 дек. Т.Миңнуллин).
   
Инверсия – тонны үзгәртү чарасы. Хикәяләү тоны белән хәбәр итү туры тәртип белән ирешелә. Инде хис-тойгы белдерү ихтыяҗы туса яисә интонация үзгәрү  максаты булса, инверсия барлыкка килә. Без дәрескә вакытында киләбез;   Вакытында киләбез ич без дәрескә.
   
Инверсиянең урынлымы-юкмы, мәгънәлеме-мәгънәсезме икәнен ачыклар, аңлар өчен предмет – предикат мөнәсәбәтен схемага салып карарга кирәк.
   
Мәктәп дәреслегендә инверсия юл куела торган очраклардан сатира, юмор әсәрләре күрсәтелә. Димәк, инверсия кулланылган икән, бу әсәрдә ул махсус функция үти дигәнне аңлата, ул мәҗбүри рәвештә көлдерү чарасы булырга тиеш. Менә карыйк әле: Р.Гыйззәтуллин, “Тун фаҗигасе”.
   
Тәмам үзәккә үтте шул тун дигән нәрсә В.Сәлиховның. Тектереп кигән чакта зур өметләр баглаган иде ул аңа. Салкын кышларда тәнем җылыда йөрер дип шатланган иде. Акламады тун өметне, кинәндермәде. Керләнгәч, чистартып, буятып алыйм әле дип, төенчеккә төреп, ... халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсенә юл тотты ул. ... Тәмле телле, ачык йөзле ханымнар алып калдылар тунны... (С.Т., 1985, 30 июль).    
   
Инверсия күбрәк әйтмә сөйләмдә һәм көчле тойгы белән әйтелгән сөйләмнәрдә була, дидек.  Сүзләр ничек урнашканда  кире тәртип була?
   – үзара хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең иярүчесе (хәбәр) алдан, ияртүчесе (ия) аннан соң килә: Марсельеза Гариповна шул көннәрне исенә төшергәч тә елмаеп куйды. Юк, эшли алмам, булдыра алмам дип шикләнмәде ул (С.Т., 1982, 6 гыйнв.);
    – үзара төгәлләүле мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең ияртүчесе алдан, иярүчесе аннан соң килә, димәк, аергыч, тәмамлык һәм хәл ияртүче кисәкләрдән соң урнаша.   –Синең ярың, синең парың минем буласым килә... (Җырдан). Басым үзгәрсә, бер хәер (Минем!). Юк бит, монда гадәти басым...
   
Аныклагыч һәм аныкланмыш арасында һәм модаль кисәкләрдә инверсия күренеше булмый. Әгәр дә аныклагыч һәм аныкланмышны урыннары алмашынса, алар урыннары белән генә түгел, функцияләре белән дә алмашыналар. Алдан килгәне аныкланмыш, соңгысы аныклагыч була: Без язны – гөлләр патшасын зур түземсезлек  белән көттек. Киресенчә булса, яз  аныклагычка әверелә.
   
Барлык  стильләрдә дә инверсия махсусый максатта (стиль максатында) кулланылырга тиеш.  Стиль үзенчәлеге – ул:
   – сөйләү эффекты бирү өчен, ягъни диалогларда инверсия үзен аклый.    Матур әдәбияттә, публицистикада, сәхнә сөйләмендә. Мондый очракларда сөйләмнең максаты: – эш яки хәлнең үзе турында түгел (хәбәр итү булса, хәбәр иясенә кадәр куела: Җыенмыйм да, китмим дә, күчмим дә. Каян чыккан ул тагы йорт тарату; – эш яки хәлгә аеруча игътибар юнәлдерелсә, туры һәм кыек тәмамлык та хәбәрдән соң килә: Йәгез әле, кунаклар, рәхим итегез әле яңа чәйдән (Уңай булса, сөйләм сүлпәнләнер иде, автор фикере үткенлеген, ачыклыгын киметер иде). Хәл кисәк белән дә шулай: Көлдер үзләрен бер;  –  аергычка яки аерылмышның үзенә төп игътибарны юнәлдерергә кирәк булганда аергыч аерылмыштан соң килә: Берьюлы авторитет күтәрелеп китә Гарәфинең: бүре чаклы бүре эләксен әле! Аерылмышка шулкадәр басым ясалган ки, хәтта аңа ялганасы тартым кушымчасы да кирәкмәс саналган: авторитеты булырга тиеш иде бит;
    – аныклагыч сүзгә мәгънә басымын көчәйтү өчен, аергыч, аерылмыштан соң куелып, өстәмичә әйтергә мөмкин, яки аныклагыч сүз, җөмләнең ахырына табарак күчерелеп, тагын да аерымланыбрак әйтелергә мөмкин: Кафия, ялганчы, хат язмады (Норма: ялганчы Кафия хат язмады яисә Кафия ялганчы булды – хат язмады); Ул да трубада уйнап маташкан була икән, кыланчык (Ул кыланчык та...);  – Билгеле бер мәгънәне, тойгыны көчлерәк, калкурак итеп бирү максаты белән мөстәкыйль сүзләр генә түгел, кисәкчәләр һәм модаль сүзләр дә гадәттәге урыннарын алыштыралар: –Нишләргә икәнен беләсеңме?//   –Соң инде белмәскә, Хәлим бер бүген генә китап төпләми (Белмәскә соң инде...); Шуннан соңгысына өлгерми, хәер. (Хәер, шуннан соңгысына өлгерми).
 
Җурналистик–публицистик сөйләмдә дә инверсия үзенчәлекле кулланыла. Монда ул контрольдә тотылырга, һәр очрагы җаваплылык белән килеп, ни өчен алынуы күзәтелергә, исбат ителергә тиеш. Кызганыч ки, урынсыз инверсия ешаеп бара. Сүзләрең туры һәм тискәре тәртибе турында хәбәрдәр булмау, язу белән әйтү арасындагы аерманы тоемламау, гомумән дә телне тоемлау җитмешмәү – менә сәбәпләр. Урынсыз инверсиягә янә берничә мисал:  Еллар үзенекен итәләр – олыгайды инде Гамир Исхакович. Ләкин ару-талуга элеккечә үк вакыт юк аның. Аның эштән кайтуын түземсезлек белән яңадан елмаюлы сабыйлар йөзе каршы ала (Ильич васыяте, 1986, 14 ноябрь).  
   
Шулай да инверсиянең уңай якларын да онытмаска кирәктер:
   – инверсиягә җөмләнең төрле кисәкләре актив җәлеп ителә ала: Ия –   тәмамлык: Керамзит цехында да, котельныйда да, автогаражда да шундый ук сүзләр ишетергә мөмкин Зиннуров турында (К.т., 1982, 28 дек.); хәл: Алар мине үз уллары кебек күреп кабул иттеләр. Алты җан яшиләр икән өйдә. (Т.я.,1982, 31 авг.); Инверсия, башлыча, ике максатны күздә тотып эзләп табыла:  – төгәллеккә, конкретлыкка ирешү; – төгәллекне, конкретлыкны саклаган хәлдә хисси-тойгылыкка да ирешү. “Инверсия – төп мәгънәне үзгәртмичә, бәлки мәгънәгә оттенок бирү һәм стиль үзенчәлеге өчен генә җөмләдә сүзләрнең гадәттәге тәртибен үзгәртү”, диелә элекке сүзлекләрдә (Тел белеме буенча терминнар һәм әйтелмәләр сүзлеге, Казан, 1953, 28 б.); Гамәли сөйләмдә бу чара икеле-микелелеккә, буталчыклыкка юл каймас өчен махсус та кулланыла: Укучы төшенә инде... фикерендә “сон” мәгънәсе белән буталмас өчен төшенә инде укучы диелде. ( Радио тапшыруы).
   
Төгәллеккә мантыйкый басымны дөрес төшереп ирешеп булган кебек, инверсияне дөрес кулланып та төгәллеккә ирешеп бела: Динә газета укучылардан үз исеменә әйтелгән фикерләрне күп укыгандыр. Кабат укысын ул аларны... (Т.я., 1984, 26 май); Колхоз экономикасында иң зур керемнең – елына  484–500 мең сум саф табышның дуңгызчылык аша кергәнен беләме икән ул – колхозда нибары 2 ай да 21 көн эшләгән егет? (С.Т., 1983, 17 дек. Ф.Бәйрәмева).
   
Әмма мондый нечкә тоемлау җиңел бирелми. Мантыйкый басымны инверсия ярдәмендә генә ясап булмаган очраклар да аз түгел: Бу чагыштыру килгән иде башына Тимофейның. Басым Тимофейга тиеш иде. Нормаль җөмләдә бу чагыштыру Тимофейның башына килгән иде. Тимофейдан соң әле өч сүз. Аңа төшсен өчен инверсияне ничек ясарга? Аны бер мизгелдә хәл итеп булмый, шуңа күрә урынсыз инверсия ясала да... Моңа тоемлау сәләте кирәк – Ф.Бәйрәмевадагы кебек.
   
Янә кайбер мисаллар:
   – кайвакыт тартымны белдерү өчен күрсәтү алмашлыгы кулланыла, ә ул сүз артыклыгына, эчке тавтологиягә китерә. Шуннан качу өчен инверсиягә “таянасың”. Төптән уйлаганда кирәкмәгән тырышу, дөресрәге “көчәнү” бит: Метал ватыклары дәүләткә озатылды. Укучылар (үз) хезмәтләрен “тынычлык” фондына багышладылар (Байрак, 1981, 12 ноябрь);
   – хис төсмерләрен белдергәндә инверсиянең бик тә урынлы чара икәненә мисалларны күп китерергә була: Укыйк Тукайны, күнегик аның белән киңәшләшергә!  Юк, артык культуралы булып күренергә теләүче һәм шуның аркасында тагын да ныграк хатын-кыз кыяфәтенә керә баручы ир затлары түгел, ә көчле рухка ия һәм гадел ир-атлар кирәк бүген тормышка! (С.Т, 1981, 21 февр.).
   
Шәхси инверсия дә күзәтелә.    Тел – гомуми, сөйләм – шәхси, дибез икән, сөйләм барлыкка китерергә күнеккән шәхес телнең теләсә кайсы чарасын (шул исәптән инверсияне) дә үзенчә куллануга күнегә ала. Менә инверсия, парцелляцияне  шагыйрь Сибгат Хәким ничегрәк кулланган икән.
    Равилләрнең (Фәйзуллин – И.Н.) поэзиягә керү Такташ, Туфаннарның шаулы чорын бераз хәтерләтә, бераз гына ләкин. (“Яшә, борчулы җаным”, Казан, 1988, 385 б.). Бу аның үзенчәлеге, ахрысы. Шуңа күрә күтәренке рух белән языла әсәр. Андый табышлар сирәк ләкин. (Шунда ук. 421 б.).
   
Шушы төр күзәтү-“табышларыгыз” булса, уртаклашыгыз, безне дә баетыгыз.
                                             Илдар Низамов,
                                     филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 22.11.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»