поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.11.2019 Хәвеф-хәтәр

"Ире белән талашканнан соң өч яшьлек улын базда асып куйган.." - ил гаилә кризисы кичерә

Бала гомере берни түгел...Ни аяныч, сабыйлар торган саен ешрак ата-анасының бер-берсеннән үч алу корбанына әверелә. Уфалы Артем Мазовның ике баласы белән югалуына берничә көннән бер ай була. Шушы вакыт эчендә аларны полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, водолазлар, волонтерлар эзләде. Моңа хәтта экстрасенслар да кушылды.

Бер шифаханә янында машинасы, шуннан ерак булмаган сулыкта өреп кабартыла торган матраслары табылгач, якын-тирәдәге күлләр, Агыйдел, Караидел елгалары төпләре тикшерелде. 
 
Суга төшкәндәй юк булды, диләр югалган кеше турында. Мазовлар исә тәүдә, чыннан да, суга батканнар дип исәпләнелде. Ләкин тора-бара фикерләр үзгәрде. Водолазлар Мазовларга кагылышлы бер генә әйбер дә — шнур, кепка, аяк киеме кебек нәрсәләр дә табылмавын әйтә һәм, гомумән, аларның суга батуларына шик белдерә. 
 
Исән булсыннар, табылсыннар берүк. Хәзер ике бала атасын шушы адымга барырга мәҗбүр иткән сәбәпләрне ачыклап карыйк. Бу — гап-гади үч алу. Хатыны аның белән аерылышырга карар иткән һәм Артем, ул әлеге адымына гомере буе үкенсен өчен, балалары  белән юкка чыккан. Бу көнне ир хатынына тагын бер тапкыр шалтыратып, син чынлап та аерылышырга телисеңме, дип сораган. “Әйе” дигән аны-моны уйламаган хатын. Шушы сүзе аның балаларының гомеренә торырга мөмкин...
 
Ә бит гаилә имин яшәгән. Быел гына алар чит илләрнең берсендә ял иткән. Аңа кадәр дә сәяхәт итәргә яратканнар, яхшы фатирда яшәгәннәр, кыйммәтле машинада йөргәннәр. Артем авиация университетын тәмамлаган абруйлы белгеч. Уфада “Башкирская генерирующая компания” структурасында инженер булып эшләгән, яхшы хезмәт хакы алган. Эшендә ихтирамлы белгеч, әти-әнисе өчен хәстәрлекле ул булган. Аның башына кайчан шушындый коточкыч уй килеп, ул ни өчен иң кадерле кешеләрен утларга салды икән? “26 октябрьдән соң безнең тормыш тукталды”, ди хәсрәткә чумган ата-ана. Хатынга үч итү теләге аларның күз яшьләренә торырлыкмы? 
 
Берничә көн элек Мазовлар турында мәгълүмат җиткерүчеләргә 500 мең сум күләмендә бүләк биреләчәге турында игълан ителде. 
 
Кызганычка каршы, бала гомере бәрабәренә ир яки хатыннан үч алу булган, бар һәм булачак. Ләкин бүген ул бигрәк еш күзәтелә. Хәтерем ялгышмаса, Саратовта бер адәм актыгы, хатыны чыгып киткәч, берничә айлык баласын балконнан ыргытам дип, аягыннан селкеп   торган иде. Халык җыелды, коты чыккан хатын кайтып җитте. Ләкин ишек бикле, анда керерлек түгел. Ә аракы сөременнән тилергән ир югары каттан баланы селкеп тик тора. Шунда бер хокук сакчысы күрше балконнан кереп тегене этеп җибәрмәсә, бу балага инде җеназа укылыр иде...
Күптән түгел Хакасиядә бер ана иренең хыянәтен белгәннән соң, өч баласын бер бүлмәгә ябып, биш айлыгының күзләрен кухня пычагы белән чокып чыгарган. Иренә үч итеп! Гаилә башлыгы кайтып керсә, бала ике күзсез, хатын аның өстендә әллә ниләр пышылдап тора ди...
 
Сочида бер хатын ике яшьлек кызын пычак белән чәнечкәләп машинасында калдыра да үзе күпердән елгага сикерә. Сабый ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, ә хатын үзе исән калган. Җинаятьнең сәбәбе — ирнең  сулга йөрүе...
 
Свердловск өлкәсендә бер ана ире белән талашканнан соң өч яшьлек улын базда асып куйган...
 
Кызганычка каршы, бу исемлекне бик озак дәвам итәргә булыр иде. Һәм ул көн саен тулыланып тора.  
 
Психологлар безнең ил гаилә кризисы кичерә дигән фикердә.  Дини, әхлакый кыйммәтләр югалган. Яшь буын алар белән таныш түгел диярлек. Шуңа да илдә туым кимү, теркәлмичә генә яшәүче парлар, аерылышулар саны күбәю күзәтелә.  
 
Гаиләдәге кризисның бер билгесе балаларга карата усаллык, явызлык, агрессия арту.  Бу аларга каты җәза бирүдә, яман сүзләр белән тиргәүдә дә күренә. Балаларны бүген үз ата-анасы көчли, сата, үтерә, ташлый, өйдән куып чыгара ала. Балага Аллаһ бүләге итеп карау бетте. Ул — кирәксез бер милек яисә шәхси бәхеткә ирешү чарасы.
 
Үз тормышларында ниндидер бәла килеп чыгу белән  балаларының гомерен кыйган ата-аналар турында ишетеп шаккатабыз. Хыянәт иткән ирдән яисә аерылырга җыенган хатыннан үч алу өчен  балаларын үтерәләр. Ягъни ир дә, хатын да балага бер төрле мөнәсәбәттә.
Һичшиксез, гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк. Ләкин бүген күп кенә социаль структуралар җимерелгән, мәгариф өлкәсендә реформалар бара,  мәктәптә тәрбия эше юкка чыккан диярлек... Нәтиҗәдә ата-аналарга балаларын тәрбияләүдә беркем дә ярдәм итми.  Һәм алар гаиләдәге проблемаларын ничек булдыра, шулай хәл итә...
 
Автор: Резеда ГАЛИКӘЕВА, Кызыл таң
Фото: Пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.11.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»