поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.06.2010 Мәдәният

БӘЛӘКӘЙЛӘР

БӘЛӘКӘЙ ШӘРӘФИ

 

 

Төшләр юш килә диләр

 

Без бит авыл малайлары. Тормыш авыр дип тә тормадык, һаман шук булдык. Аның җиңелрәк тә, әйбәтрәк тә булырга мөмкинлеген кем белгән? Барыбыз да сәләмә киемнәрдә, ачлы-туклы дигәндәй, аннан соң безгә сугыш еллары да эләкте. Ил хәсрәте миндәй малай-шалайга, әби-бабайларга, апаларга төшкәнен үзебез дә сизмирәк йөргәнбез. Гомергә рәхәт күрмәгән бала-чагага «рәхәт тормыш» дигән нәрсә – әкият булып тоелгандыр. Хәер, төшкә кергәли иде хыялый дөньялар. Беркөн Сталинны күрдем. Ап-ак кительле, мин сиңа әйтим. Шул кителен киеп безнең Тегермән тавына менеп бара. Пропеллерларына утырып, без белмәгән җирләрне күреп әйләнәсе килгән җил тегермәне канатлары яныннан үтеп, Табан асты дигән җиргә китте. Мин иртән шул хәтле рәхәт уяндым. Миннән дә бәхетле кеше юк иде кебек ул көнне. Сталин хәтле Сталинны күр әле син! Дусларыма шул төшемне сөйләп ушларын алдым. Берсе: «Мылтыгы бар идеме?» – дип сорый. Икенчесе: «Сине күрдеме?» – ди. – Күрде, – мин әйтәм. Баштан сыйпап китте. Әле сиңа да сәлам әйтте, – дигән булам. Малайлар: «Миңа нәрсә диде?» – дип интектереп бетерделәр.

 

Шуннан соң, кыш җиткәч, безнең алагаем зур ап-ак кәҗәбезне бер бүре шул Сталинны күргән җирдән – Тегермән тавыннан алып китте. Ул елларны бүреләр бик азган иде. Күрәсең, без ач, бүреләр тагын да ачрак булганнар. Авылдан ерак түгел җирдә кәҗәбезнең гәүдәсен таптык. Ашап бетерә алмаган. Әйткәнемчә, зур иде шул. Ап-ак кительле Сталин белән ап-ак кәҗәбезнең төшемә керүен нәрсә дип аңлатырга да белмим. Ил бәлагә батты, без сөтсез калдык.

 

Тагын бер төшне сөйлим әле. Сугыш вакыты. Әти сугышта, бер абыем да шунда. Әни мине өйдә бикләп ялгызымны калдырып эшкә китә. Мин сугыш беткәнче өйдә утырдым. Өстемә кияргә кием дә, аягыма гәлүш тә юк. Пес итәргә чиләк калдыралар. Оялдына чыгам. Тәрәзәсе юк. Берзаман күрәм – пыяла ишек. Каян килгән бу? Күзләремне уып карыйм, өнемме-төшемме? Алдымда ап-ак сарык бәрәне арт аякларына басып пыялага шакый. Ишекне ачып, кертмәкче булам. Келәне күтәрә алмыйм. Маташтым, тырыштым – ул ара бәрәнем югалган да.

 

Хәзер гомерләр узгач уйлыйм: миңа изге бәрән килгән булгандыр. Агнец божий диләрме әле икенче телдә? Аны миңа Ходай җибәргәндер. Кертергә кирәк булган да бит, килеп чыкмады шул. Кертә алган булсам, бәлки, тормышым икенче юлдан киткән булыр иде.

 

Хәер, биргәненә шөкер.

 

Ат көткәндә

 

Без үскәндә җәйләр җылырак кебек иде. Көннәр озын. Нигә дисәң, иртүк торыла. Кояш чыгышын күрми калган иртә юк иде инде ул. Йоклап яту гарьлек санала, йокы симертү гадәткә кермәгән – оят. Җәйләр җылы дигәннән, яңгырлары да йомшак, назлы иде бугай. Шәп-шәрә килеш коеп яуган яңгыр астында «үсәсе» килеп тора идек. Әле урамны иңләп аккан гөрләвектә коену рәхәтен белсәгез!

 

Мин үзем яшенле яңгырларны, давылларны ярата идем. Әле хәзер дә шулай. Лермонтовның: «Как будто в буре есть покой...» – дигән сүзләре әле дә күңелемә хуш килә. Телевизорда күргән мотоциклчыларның әллә нинди трамплиннардан сикереп, ушларны ала торган трюклары җаныма адреналин бирә. Чаңгычыларны кара инде син! Ничек кенә бөтерелмиләр, гомер күрмәгән кульбитлар ясыйлар. Сокландыра! Кызыктыра!

 

Без укыганда, булачак артистларга төрле-төрле трюклар ясарга өйрәтеп маташмыйлар иде. Менә бик кирәк булган да бит... Хәзер үзем шатлыкларны белдерү өчен тәгәрәпләр китәр идем – юк, тәгәри дә белмибез.

 

Шулай да ат көткәндә артистлыкка байтак тәҗрибә җыелган. Элек атлар колхозның тракторлары, машиналары иде бит. Ни тарттырсаң да, ни төясәң дә – на-а! Әйдә, малкай! Төннәр буе ат көтү – безнең бурыч.

 

Шулай бервакыт безнең белән бергә бездән 2-3 яшькә кечерәк малай – Зиятдин да көтә. Әй ярата инде атка атланып чабарга. Кулларын канатландырып җәеп җибәрә дә, үрәләп чапкан ат өстендә тилгән кебек оча. Беркөнне моны өйрәтелмәгән атка атландырдык. Биеп торган яшь тайга менеп кунаклавы булды, Зиятдиныбыз сырты белән җиргә мәтәлеп тә төште. Егет икән, еламады. Аяк-куллары, кабыргалары да исән. Әй, яшь малайга ни булсын! Без әле көненә унар мәртәбә егыла идек. Чуртым да булмый иде. Мин үзем атка атланырга шул хәтле остардым – атның арт ягыннан йөгереп киләм дә, теге спортзалдагы «ат» бар бит әле, шуңа сикергән кебек, сыртына менеп кунаклыйм. Кечкенә чактан ук хәзерге кебек озын идем инде мин. Атлангач та барлы-юклы атларның биленнән аякларым җиргә тиярдәй асылынып тордылар. Малайлар көләләр. Ләкин бернәрсә көлке түгел иде – ат көтү. Аларны качырмаска кирәк. Ат качыру ул бик зур оят. Егетлек түгел. Әлбәттә, йокламыйча уяу булсаң, качырмыйсың инде. Ләкин йоклап китү куркынычы бар. Шуңа күрә олы абыйлар безне дилбегәләр белән атка бәйләп кую белән яныйлар. Бәйләсәләр, беттең, йоклап китәрсең һәм ат сине өстерәп авылга чабар. Исән калырмын димә.

 

Шулай да сабан туйларда яраткан, үзең тәрбияләгән ат өстендә лачындай очып мәйдан булган җиргә ыргылу – тасвирлап бетергесез ләззәт. Ул арт санның чиләнеп, кутырлап бетүен исәпкә алу юк. Анысы төзәлер, ә менә ул вакытта үзеңне чын егет итеп тою – әйтеп бетергесез горурлык! Без әле хәзер дә баш бирмибез. Сынатмыйбыз әле!

 

Оялу бәласе

 

Сугыштан соңгы еллар. Өйдә бер нәрсә юк. Ризык-фәлән дә таман гына. Әле нәрсәдер пешерим дисәң дә йә табасы, йә чуены юк. Кемнәрнең нәрсәсе бар икәнен беләбез белүен. Ләкин сорап торырга кыенсынабыз. Бик кирәк булгач нишлисең инде? Кереп китәсең. Җитмәсә, әни гел мине кертеп җибәрә. Һаман шул бер Сабира апаларга инде. Оялам. Шул хәтле оялам! Капка төпләрендә таптанам, ишек алларында йөренәм, ишек тоткаларына тотынырга куркам, кергәч сүземне башлый алмыйм. Сабира апа:

 

 – Нәрсәгә кердең? – ди.

 

Бу юлы иләккә кергән идем.

 

 – Сабира апа, әни иләгеңне биреп тормассыз микән дигән иде.

 

 – Иләгемә су салып куйдым бит, – ди бу.

 

Озак кына ялындыргач, бирә үзе.

 

Мин дә җавапсыз калмыйм. Кыюланып:

 

 – Мин кердем, алдым, кирәк булса, үзегез кереп алырсыз, – дип чыгып йөгерәм.

 

Ул вакытларда кыю балалар бик сирәк иде. Нәрсәдән килде икән ул? Оят белү, әлбәттә, тыйнаклык сыйфаты. Ә хәзер ничек? Әйдәгез, уйланып карыйк әле.

 

Гафу ит, Әминә апа!

 

Мин бик тиз үстем. Буйга укыганда ук бөтенесеннән дә озын идем. Химия укытучысы Әминә апа тактага чыгара. Һәрвакыттагыча бу фәннән бернәрсә дә белмим, лакмус кәгазенең төсе үзгәргәнен, «су»ның формуласын беләм, гомумән, мин химияне беркайчан да яратмадым. Әминә апа сизмәгәндә аның баш очында кулымны сузам. Бөтенесе көлә. Әминә апа ялт итеп миңа карый. Ә мин матур гына басып торам. Тагын класска борылуы була, мин тагын – рас, кулны! Тагын көләләр. Гел шулай дәвам итә. Берәр чакны сизде микән ул бу кыланышымны? Хәзер үкенәм.

 

Ә химияне белмәвемнең файдасы тиде. Авыл хуҗалыгы институтына кергәндә бу фәннән икеле алдым һәм авылга җырлап кайттым. Кергән очракта, Равил Шәрәфиев дигән артист була алмас идем.

 

Директор Хәлифә апа

 

Без укыганда мәктәп директоры булып Ленин орденлы бик чибәр, бик усал Хәлифә апа эшләде. Шуның нәтиҗәседер, мәктәбебездән танылган язучылар чыкты. Роберт Әхмәтҗанов, Вакыйф Нуруллин, Әхәт Сафиуллин, Мидхәт Метшин һәм тагын бик күпләр...

 

Бер вакыт аның дәресенә соңга калып кердем.

 

 – Равил, нигә соңга калдың? Әнә Чирмешәннәр өч чакрымнан ук килеп җиттеләр, – ди.

 

Мин:

 

 – Алар тау башыннан чаңгы белән шуып төшәләр. Шуңа күрә тиз килеп җитәләр, – дип, акыллы җавап биреп котылмакчы булдым.

 

Хәлифә апа:

 

 – Алай булгач, чаңгы ал да Чирмешәндә торып, мәктәпкә йөр, – дип авызымны йомдырды.

 

Өрәк

 

Чүт олырак чак. Булачак җиңги – Мәүлия апа – минем икенче абыйның хатыны, күрше Габделфәрт абый белән кич клубка баралар. Ах син, карале боларны! Кызык итим әле үзләрен! Мин аларның кайчан кайтасын беләм. Гариф абыйларның мунчасы артына качып торам. Дөресен әйтим, мин үзем мунчадан бик куркам. Әллә инде кечкенә вакытта мунча пәриләре, җеннәре белән куркытып үстергәнгәме? Шуны белә торып, ак простина бөркәнеп көтеп торам. Әһә, кайталар. Күрми үтеп киттеләр, кыштырдаган булам. Ишетмиләр. Елгага борылдым, күрмәсләр, ахрысы. Шунда Мәүлия апа нигәдер борылып карады.

 

 – Габделфәрт, өрәк!

 

Болар кирегә йөгерәләр.

 

Мин дә артларыннан калмыйм. Болар тагын да тиз элдертәләр. Үзләре һаман бөтен авылга оран салалар. – Өрәк, өрәк! – дип кычкыралар. Шунда кемдер урамда очрап:

 

 – Нинди өрәк булсын! Тавык Равиледер ул! – дип әйтеп салмасынмы!

 

Тегеләр хәзер:

 

 – Ах, Равил тәре, юньсез! – дип миңа киләләр. Хәзер үзем качам.

 

Артистлык чалымнары шул чакның шуклык галәмәтләре булгандыр инде.

 

Сүгенү

 

Безнең авылның казак Миңнулласы шул хәтле шәп сүгенә иде. Мин үзем сүгенә белмәдем. Хәзер дөньясы өйрәтте.

 

Ул Миңнулла бер тотынса Алласы, бәндәсе калмый, денеңне дә ишә, иманыңны да изә, муллаңны да өшкерә, анаңны да...

 

Бер көнне яшенле яңгыр килә. Теге Әмрикандагы торнада кебек, бик әшәкеләнеп. Әкәмәт инде! Миңнулла белән салам эскертенә кереп качтык. Сәнәк-сәнәк саламнар оча башлаган иде, Миңнулла:

 

 – Әгүзе билләһи минашайтан ирраҗим, йә илаһи иллааллаһы мөхәммәде рәсулла, – ди-ди изге китап сүзләрен вата-җимерә укырга тотынды.

 

 – И Аллам, бәгърем, күз нурым, коткар мине, синнән дә яраткан, хөрмәт иткән кешем юк, гомумән, син, гафу итегез, рөхсәт итегез сиңа Сез дип эндәшергә?!.

 

Шулай була ул телеңне тыя белмәсәң. Әле шул тел аркасында фани дөньяларда үземә дә байтак иза чигәргә туры килгәләде.

 

   


Равил ШӘРӘФИЕВ
Казан утлары
№ 6 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»