поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.06.2010 Җәмгыять

ТРАМВАЙДА КОРРУПЦИЯ ЮК!

Дуслар белән очрашуга трамвайда килгән идем. Табынга утыргач та, яшәешебез, илдәге хәлләр турында сүз чыкты. Гадәттәгечә, тормышлар кайчан да булса яхшырыр микән дигән мәңгелек темага да кереп чумдык. Бер дустым әйтә:

– Менә, син трамвайда килгәнсең. Элек билет алмыйча йөрүче “куяннар” анда муеннан иде бит. Ә хәзер һәркем дә билет сатып ала, әйтеп торырга да кирәкми. Бу тәртип буласына өмет түгелмени?!

 

Икенчесе, әллә шаяртып, әллә көрсенеп:

 

– Әйе, Аллага шөкер, трамвайда булса да коррупцияне җиңә алдык, – дип кыстырды.

 

Берара сүзсез калдык...

 

Әлеге сөйләшүне ник искә төшерде бу дип сорарсыз. Әлеге дә баягы коррупция турында сүз кузгатырга иде исәбем. Иманым камил – безнең илдә аны җиңеп булмаячак. Ришвәтчелек каныбызга сеңгән. Хәер, очны очка ялгап яшәүчеләр иле өчен бу – тарихи чынбарлык һәм аннан беркая да качып котылып булмас. Хәтта трамвайда да...

 

Табибларга күчтәнәч бирү ришвәткә керәме? Минемчә, юк. Чөнки алар гомер-гомергә пациентлары биргән әйберләр хисабына көн күргән. Бу хәер дә түгел, нормаль күренеш булган. Дәүләт табиб тамагын туйдырырлык хак түли алмаган белгеч ачтан үлә алмый бит инде... Хәзер эш табибны ачтан үтермәүдә түгел, ә сәламәтлегеңне саклап калуда. Ник дигәндә, иртәме-соңмы барыбер шул табибка киләсе бит. Әгәр моңарчы бәхилләтми киткән булсаң, ул сиңа борылып та карамый...

 

Хәер, шайтан башка, җен башка инде, җәмәгать. Әле шушы көннәрдә генә Олимпия уеннарын кабул итәргә әзерләнүче Сочига халыкара оешма вәкилләре килеп китте. Алар безнең зурдан кубып эшләвебезне күреп шаккаткан. Белгечләр әйтүенчә, кышкы уеннар тарихында әзерлек-төзелешкә бу кадәр акча түккән ил булмаган әле. Элек башка илләр әлеге эшкә, күп дигәндә, 3 миллиард доллар акча бүлеп бирсә, бездә 39 миллиард доллар китәсе, ди. Моны, бер яктан, Сочиның уңайсыз төштә урнашуын, төзелешләрнең тауларда алып барылуы белән аңлатсалар, икенче яктан, Русиядә “откатлар”, ягъни ришвәт бирүгә юнәлтелүче акчаның бик зур булуын әйтәләр. Берәр оешма берәр объект төзергә заказ алдымы – ярдәм кулы сузган түрәне бәхилләтергә кирәк. Ә ул күпчелек очракта дәүләт заказы күләменең яртысына кадәр җитәргә мөмкин.

 

Русиядә иң нык ришвәтчелеккә баткан тармакларның берсе – юл төзелеше. Ул төпсез кое сыман. Әйтик, Мәскәүдә юл төзү бәясе башка төбәктә асфальт түшәүгә караганда, 30 тапкыр кыйммәтрәк. Моны белгечләр әлеге дә баягы “откатлар” күләме зур булуы белән аңлата. Башкалага якынайган саен түрә-чиновникларның да аппетиты арта гына. Гомумән, дөньяның башка илләре белән чагыштырганда, Русиядә бер чакрым асфальт юл салу иң кыйммәте. Әйтик, Кытайда дүрт полосалы автостраданың смета бәясе 3 миллион доллар чамасы, Бразилиядә 4 миллион, бездә исә 13 миллион доллар. Дөрес, абсолют рекордчылар да бар. Әйтик, Мәскәүнең дүртенче транспорт боҗрасын төзү һәр чакрымы өчен 400 миллион долларга төшкән. Шул ук вакытта бездә, мисал өчен, Германия яисә Кытайдагы кебек, ныклы бетон материаллар кулланылмый. Һәм шул вакытлы юлларны ремонтлауга киткән акча яңаларын салуга юнәлдерелгәннән биш ярым тапкыр күбрәк...

 

Коррупцияне мәгълүмати технологияләр, интернет ярдәмендә җиңеп була дип саный түрәләр. Татарстанда хәзер Сингапур тәҗрибәсе ныклап өйрәнелә. Анда көтү-көтү чиновниклар барып, укып, “Сингапур могҗизасын” күреп кайта. Арлы-бирле йөрү, белем өстәү бюджетка шактый сукса да, җитәкчеләр бу акча меңе белән кайтыр дип ышандыра.

 

Татарстанның коррупциягә каршы көрәштә алдынгы позицияләрдә торуы мәгълүм. Моның бер мисалы итеп еш кына электрон-сәүдә системасын атыйлар иде. Кыскартылган исеме ЭТИС. Узган шимбә көнне Президент Рөстәм Миңнеханов әлеге системаны кискен тәнкыйтькә тотты. Ул системада теркәлгән компанияләр аша кирпеч һәм цемент сатып алырга маташкан. Ләкин нәтиҗәсез, ди. Арча кирпеч заводында клиент белән сөйләшерлек (аның Президент булуын беркем дә белмәгән, билгеле) кеше табылмаган, дүрттән соң анда эт тә калмый икән. Ә Лениногорскида цемент сату белән шөгыльләнүче компаниядә 3 “КамАЗ” цемент табылмаган. Рөстәм Миңнеханов ЭТИСтагы компанияләрне мәгълүм аферист Остап Бендер оештырган “Рога и копыта” конторалары дип тә атады. Күрәсең, нык ачуы килгәндер...

 

...Бөтен әйтелгәннәрне йомгаклагач, җанны җылытырлык нәтиҗә булуы күңелләрне барыбер тынычландыра. Ничек итсәк иттек, кондукторлар тырышлыгы белән трамвайда булса да коррупцияне җиңдек бит, җәмәгать! “Куяннар” кимеде...


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ 22 | 09.06.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»