|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2019 Язмыш
Агафьяның шатлыгы эченә сыймый - туганы табылган!Пермь краенда яшәүче Антон Лыков туганы Агафья Карповна янында булып кайткан. - 13-14 яшьләрдә Себер урманнарында беркем белән аралашмыйча яшәгән гаилә турында ишетелә башлагач, әти аларның безгә туган булуын әйтте, - ди ул. - Әти-әнием укымышлы, заманы өчен алдынгы карашлы кешеләр буларак, старовер дине турында сүз дә кузгатмадылар, билгеле. Мин яхшы мәктәптә укыдым, белем алып, эшли башладым. Гаиләдә фаҗига булды - улыбыз үлде. Шуннан соң мине аякларым үзләре ата-бабам тоткан диндәге чиркәүгә алып килде. Әмма андагы атакай мине шунда ук чукындырмады әле, бер-ике ел йөрдем чиркәүгә. Ниһаять, мин - старовер динендә. Апасы белән очрашуга озак әзерләнә Антон. Агафья яшәгән урынга тик вертолет белән генә барып була. Ә бу бик кыйммәт. Шуна күрә Антон апасыныкы кебек телефон сатып ала, бераздан алар элемтәгә керә. Кемерево өлкәсе губернаторы Агафьяга кирәкле әйберләр белән вертолет җибәрәчәге билгеле булгач, Антон да юлга чыга. - Гадәттә, ул вертолет янына килми икән, ә мине каршыларга үзе килде, - дигән Антон "Комсомольская правда" хәбәрчесенә. - Без аның белән җылы итеп күрештек. Агафья бик ачык күңелле, балаларча самими кеше, әмма сирәк елмая. Әтисе кабере янына алып барды, бик борынгы Библияне күрсәтте, тәрәзә төбендә үстергән помидорлар, уха белән сыйлады. Мин аның аша Лыковлар нәселенең көчен алгандай булдым. Яз җиткәч, тагын барырга булдым, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәсем килә. Туган белән туган арасы шулай якын булсын иде. Хәтта ул арада кеше аягы басмаган тайга, кеше күзеннән яшереп саклаган тарих булса да, дип яза "Кызыл таң" газетасы.
--- |
Иң күп укылган
|