поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
17.11.2019 Шоу-бизнес

“Кем кемне биетә әле”! Ирле-хатынлы солянка җырчы парларны фаш итте

Узган шимбә Казанда өр-яңа проект - “1+1” ирле-хатынлы солянка гөрләп узды! Ирле-хатынлы солянка булганга күрәсең, тамашачылар парлашып килгән. Залда ир-атлар күп иде.

Башка концертлардан аермалы буларак, җырчы гаиләләр тамашаны үзләре үк алып барды. Яңа пар чыккан саен алып баручылар составы алышынып торды. Сәхнәдәге җырлар төрлелеге дә куандырды: эстрада җырлары белән беррәттән халык җырлары, хәтта итальян композициясе дә яңгырады.
 
Рамазановларны, концерт саен кеше үбештереп йөри, дип сөйлиләр. Менә шул үбештергән парларның берсе бу кичтә беренче рәттә утыра иде. Иии, аларны күреп Рамазановларның шатланулары! Ризат хәтта иелә-иелә кочаклаша ук башлады. Хатын-кыз күңелен күрә белә инде, духиегыз тәмле дип, комплимент әйтергә дә өлгерде.
 
"Казан егетләре"нең беренче составын барыбыз да белә. Төркем таркалганнан соң, ике солист беренче тапкыр концертта очрашты. Сүз Марат белән Вәли турында. Күрешүләре никадәр җылы вә ялкынлы булгандыр, шаһит булырга өлгермәдем. Ә менә икесен дә хатыннарының исеме Гөлназ икәненә күпләр игътибар итте. Вәли берничә ел Гөлназы белән “Мәхәббәт дуэты” булып йөрсә, Марат Галимов белән Гөлназ Батталованың сәхнәдә дебюты булды. Гөлназ сәхнәдә бик бәхетле күренде. Марат “үзем генә җырлыйсым килә, һаман барып чыкмый” дип, әллә шаярды, әллә чынын әйтте.
 
Концертның тагын бер пары - Чәчкә белән Ирек җырлаганда экранда очкыннар уйнады. Кинәт бу очкын артистларның араларыннан узды.. Ирек Чәчкәнең күлмәгенә аягы белән китереп басмасынмы! Чәчкә иренә борылып әкәмәт куркыныч караш ташлады! Валлаһи, талашалар дип торам! Чәчкә нидер бутады, онытты ахры. Була икән хәлләр дигән уй йөгереп узды! Юк, икән, алдадылар безне. Бик оста ир белән хатын миниатюрасын күрсәтүләре икән.
 
Эстрадада бер тренд күзәтелә: күпчелек җырчы сикереп бии башлады. Бии беләме, белмиме, маташтыралар. Бу концертта шулай ук җырчыларның хореография мөмкинлекләрен күзәттек. Рөстәм Закиров белән Люция ханым да өздерерләр дип көткән идем. Биемәделәр. Рөстәм әфәнде "мин бик сикереп биимим инде, болай да чәч коела"дип шаярып, хәлгә ачыклык кертте.
 
Сәхнә артына юл тоттым. Күзәтеп торам. Матур ясанган-бизәнгән җырчылар, янәшәдә балалары йөгереп йөри. Почти балалы солянка!
 
Тагын бер пар игътибарны җәлеп итте. Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованы әйтүем. Алар янына туктаусыз күрешеп, хәл-әхвәл сорашырга килеп тордылар. Сәбәбе - Казанда сирәк чыгыш ясаулары икән. Руслан Кираметдиновка туган як һавасы килешкән. Чаллыдан ябыгып, җыелып килгән. Ильмира, һәрвакыттагыча ачуны китерерлек чибәр инде.
 
Бу пар турында “Ильмира командир, ирен үч төбендә биетә”, дигән сүзләр йөри. Гайбәт булмасын дип, үзеннән сорадым әле. Ильмира бер мәлгә сүзсез калды. Кинәт: “Абаау!!! Беркайчан өйдә боерык биреп утырганым булмады! Кем кемне биетәдер әле!?” дип, имеш-мимешләргә нокта куйды.
 
Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллинаның дуэтын тыңлап “ах” иттем. Каршыда очрауга “Рәзил, ник син дә җырламыйсың? Була бит, дим!”. Башта рәхәтләнеп көлде. “Җырчылар күп бит. Мин үземне, беренче чиратта баянчы итеп күрәм. Баянчы-җырчы, через дефис мин”, ди. Көлгән булып торса да, сольно да, Рәфинә белән дә җырлар яздырып ята икән әле.
 
Коридордан яшен тизлегендә Алинә белән Азат Кәримовлар узып баралар. Пар икенче бүлекне ачып җибәрә икән. Туктатып, бер сулышта “өйдә кайсыгыз командир” дип, соравымны ярып салдым. Алинә шундук иренә төртеп, “Азат”, дияргә ашыкты. Бөтен җаваплылык ире җилкәсендә икән. Ә башка парлардан кайсы ягыгыз белән яхшырак дигәнгә, җавап таба алмадылар. Уйладылар, вариантлар барладылар. Нәтиҗәдә, тамашачы үзе билгеләсен диделәр. Ә тамашачы аларның чыгышын бик югары бәяләде. Пар итальян телендә "Феличита" композициясен башкарды.
 
Концертта бер әйбер аеруча куандырды. Безнең эстрада иң җете төстәге тукымаларны сайлаудан баш тарта башлады. Тамашада да чуар, чәчәкле-чуклы, пайеткалы киемнәр кигәннәр юк дәрәҗәсендә аз иде. Күпчелек җырчы элегант кара төскә өстенлек биргән. Күзгә дә, колакларга дә рәхәт булды! Кич буе көчле җырчылар составы, репертуар төрлелеге һәм мәхәббәт тарихлары куандырды. Кайбер парлар төртмәле сүзләр аша бер-берсенә хисләрен белдерсә, икенчеләрне җырлары аша чагылдырды! Чын җылы гаилә концерты булды!

---
Барс-Медиа
№ --- | 17.11.2019
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»