|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2019 Җәмгыять
Дамир Йосыпов пассажирлардан качып йөри башлаган
Кукуруз басуында Airbus А321 самолетын утыртып, 233 кешене үлемнән саклап калган Русия пилоты Дамир Йосыпов пассажирларга очыш алдыннан исемен әйтми башлаган. Аварияле посадкадан соң Йосыпов очыш алдыннан пассажирларга исемен әйткән. Әмма самолет турбулент зонага эләккәч, бу салонда зур дулкынлану тудырган. “Гадәттән тыш хәлдән соң кешеләр минем исемгә карата артык эмоциональ реакция белдерә”, - ди Йосыпов. Пилот сүзләре буенча, шушы хәлдән соң ул исемен әйтми башлаган. Чөнки пассажирлар очыш вакытында тынычлык сакларга тиеш, дигән фикердә ул.
Хәтерлисездер, быел августта “Уральские авиалинии” компаниясе самолетында рейс вакытында аварияле хәл килеп туа. Очып киткәч, самолетның ике двигателенә дә кошлар кереп эләгә һәм янгын чыга. Дамир Йосыпов җитәкчелегендәге экипаж очкычны кукуруз басуына исән-имин утыртуга ирешә.
Барлык пассажирлар һәм экипаж әгъзалары исән кала. Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Русия Герое исеме бирелә, калган экипаж әгъзалары Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Автор : Альфия Шакирьянова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: cassiopaea.org
--- |
Иң күп укылган
|