|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2019 Җәмгыять
Римма Бикмөхәммәтова югалган танышын эзләүдә ярдәм сорый (ФОТО)Журналист Римма Бикмөхәммәтова Башкортстан республикасы Стәрлебаш районыннан булган Илфат Шәяхмәтовны эзли. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 2019 елның 13 октябрендә ул Уфадан Мәскәүгә эшкә барырга чыга һәм шуннан бирле аның белән элемтә өзелә. Бүгенгәчә аның кайда булуы билгесез. "Мондыйны язарга туры килер дип уйламаган идем... Әмма танышым югалды һәм ярдәм кирәк. Күптән аралашмасак та, хәтеремдә бүгенгедәй бер эпизод тора: ул милициядә эшли иде, бервакыт төнлә күршеләребезнең мунчасы яна башлады. Нәрсә эшләргә белмичә басып торганда, безнең бакча коймасы аша җитез генә сикереп, ярдәм килеп җиткәнче янгынны сүндерә башлады. Ә бүген аның турында "Кеше югалды, ярдәм итегез!" дигән хәбәрләр генә килә", - дип уртаклаша Римма. ⠀
Шәяхмәтов Илфат Мәннәф улы. 47 яшь (1972 елда туган).
⠀
Буе 165 см, кара чәчле, коңгырт күзле. Нинди киемдә булганлыгы билгесез.
⠀
Бу кеше турында ни дә булса белүчеләрне 8 (800) 700-54-52 яки 112 телефоннарына шалтыратулары сорала.
⠀
"Укучылар арасында Мәскәүдән, Уфадан, башка шәһәрләрдән кемнәр бар?.. Кем белә, бәлки, бу кешене табарга ярдәм итәрләр. Рәхмәтле булыр идем. Бу аның якыннары һәм туганнары өчен һәм безнең барыбызга да мөһим. Үзем дә юлларда бик күп йөрим. Менә шулай килеп чыгуыннан һәм мине беркем дә таба алмас дип һәрчак куркам. Үземнем кайдалыгымны дусларга гына булса да хәбәр итәргә тырышам", ди Римма Бикмөхәммәтова.
--- |
Иң күп укылган
|