поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.06.2010 Мәдәният

«ТАЕП»ЛАР ЗАМАНЫ

Очраклы гына кулыма бер язма килеп керде. Язучы Гасыйм Лотфиның Кышкар мәдрәсәсен сурәтләгән «Атаклы мәдрәсәнең соңгы еллары» дигән истәлекләре ул. Бу мәдрәсәдә шагыйрь Габделҗәббар Кандалый, беренче драматургыбыз Фатих Халиди, бөек Тукаебызның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт, атаклы артисткабыз Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт укыган. Әмма сүзем уку йорты турында түгел.

Минем бары тик әлеге кулъязмадан бер өзек китерәсем килә. Истәлекләрнең берничә бүлегендә мәдрәсәнең «үз тилеләре», ягъни, вакытлыча «җәмәгать сәкесендә» кунгалап-яшәп китүче «кунак»лар турында сүз бара. Киң күңелле мәдрәсә шәкертләре янына андый «Аллаһ бәндәләре» ияләшә инде ул.

 

Шундый кунакларның берсе – Юләр Таеп. «…Таепны Казан арты авылларында белмәгән кеше булмагандыр: ул җәй буе авылдан-авылга йөреп, мулла-мунтагайда, баерак кешеләрдә кунак булып, барлык кешеләрне көлдереп, җәйге айларны гамьсез кичерә. Һәр җирдә ул көтелгән яки, көтмиләр икән, әрсез кунак була. Ә кыш көнендә мәдрәсәдән мәдрәсәгә йөри: Кышкарда торып ялыкса яки ялыктырса, Мәңгәргә, Түнтәргә, Курсага барып, урын һәм һава алмаштыра. Таеп Орнаш мулласының бердәнбер улы булган. Ул үзен, дөресме-юкмыдыр, шагыйрь Габдулла Тукаевның кардәше дип атый, фамилиясен Тукаев дип йөртә иде. Атасы аңа үз мәктәбендә башлангыч белем биргәч, Кышкар мәдрәсәсенә китергән. Ләкин ул уку белән артык баш ватмаган, башын юләргә салып, теләсә ни эшләп, вакыт үткәргән: көлгән, көлдергән, маймылланган. Шулай «Юләр Таеп» дигән исем алган. Акчасы булганда эчкәләргә, тел астына вак тәмәке салырга, әфиун кабарга гадәтләнгән…»

 

Ни өчен Таеп турында язаммы? Истәлекләрнең чираттагы бүлегендә сүз шәкертләрнең ничек күңел ачулары турында бара. «Кышкар шәкертләре лексиконында «шашу» – күңел ачу дигән сүз иде», – дип яза автор.

 

Ә Таеп «шашканда» ничек?

 

Чәршәмбе көнне кич Таепка «дару» алырга дип акча җыйсалар, ул атнаны хәтта иң иркә мәхдүмнәрне алырга килгән атлар да буш килеш кайтып китәләр: шәкерт өчен бу көтеп алган концерт, спектакль дә, цирк та. Аны күрми калу зур югалту кебек санала. Хәл кадәренчә һәркемнән җыелган акча шактый булып, Таепка ике бармак «дару» алып кайтып тоттырсалар, репертуар шактый зурая һәм яңара. Бер күргән номерларны кабат карарга туры килсә дә, ялыктырмый, чөнки «артист» һәр иске номерга ниндидер яңалык кертеп башкара белә.

 

Концерт, гадәттә, төрле кошлар, җәнлекләр булып тавыш бирүдән башлана: сандугач, күке, торна, кыр казы, оясына йомырка салып чыгучы тавык, ач бүре һәм башкаларның тавышлары Таеп авызыннан натураль ноталарда яңгырый.

 

Аннан кош-кортлар, хайваннарның үзара мөнәсәбәтләренә бәйләнешле шактый ук порнографик номерлар китә: Таеп – ата күркәнең, мендәр – ана күркә тирәсендәге кыланышлары. Ишморатовның ат заводы ишек алдында нәсел айгырының шашынулары һәм башкалар никадәр «тозлырак» булсалар, тамашачылар өчен шулкадәр кызыклырак тоела.

 

Шуннан соң инде аерым кешеләргә карата тәнкыйть, сатира-юмор башлана: Таеп, мәшһүр татар байларыннан берсенең, русчаны вата-җимерә телефоннан сөйләшүен, икенчесенең приказчикларын ачулануын, өченчесенең асрауга кул сузуын һәм башкаларны гәүдәләндерә, кайсы да булса бер мулланың мәхәллә баена ялагайлануын, муллалар мәҗлесендәге дини моназараларны күрсәтә…

 

Таепның «шашуы» никадәр генә озакка барса да, беркем дә ташлап чыгып китми торган иде…»

 

Кызыкмы? «…Таепны натурализмда гаепләүче берәү дә юк. Булдыра алган кадәр кылансын гына!», – дип яза автор. Әлеге күренешләр миңа шулкадәр таныш булып тоелды, җәмәгать. Килешәсезме, бүгенге эстрада концертларындагы юмор өлешен хәтерләтә түгелме соң? Җырчы күлмәген алыштырган, пудрасын яңарткан арада сәхнәгә шундый «таеплар» чыга лабаса. Тамашачы аларны «натурализмда гаепләмичә» рәхәтләнеп көлә. «Таеп» кәмитләреннән соң бер гасырдан артык вакыт үткән, борын-борыннан халыкның күңелен ачуга юнәлтелгән кәмитләрне совет елларында эстрада дигән матур сүз, хәзер шоу-бизнес дигән текә сүз алыштырды, ә «шашулар» һаман шул ук…

 

«Салават абый буласым килә»

 

Шактый гомер узган, әмма «таеплар» да, «таеплар»ны тамаша кылырга әзер торучылар да шул ук калган. Дөрес, «таеп» тамашачылары елдан-ел арта димим, Татарстанда татарча эстрада артистлары артканга карап, аның тамашачысы артмый. Шаляпин яки Нуриев фестиваленә йөргән, БКЗда орган тыңлаган, Камал театрында спектакль караган тамашачыны шоу-бизнес белән кызыктырып булмый, әлбәттә. Эстрадада биш җырчы булса да, җитмеш биш булса да, алар шул бер үк тамашачыны бүлешәчәкләр. Нинди юллар белән бүлешәләр – мәсьәлә шунда гына. Һәм әле берәү кичә тыңлаучы булса, бүген җырлаучыга әверелергә мөмкин. Киләчәктә җырлаучылар һәм сөйләүчеләр тагын да артачак. Чөнки бүген күпме бала эстрадага кызыга, «Салават абый кебек булам», дип хыяллана. Әти-әниләре репетиторлар яллап, хыялланучы бәгырь җимешләрен «Созвездие-Йолдызлык» эстрада фестиваленә әзерли, ТНВ студиясендә яздыра-яздыра, күлмәк тектереп, биючеләр табып, балаларын «Җырлы-моңлы балачак» фестиваленә катнаштыра. Шулай итеп баласын беркатлы хыялларына якынайта, үзе дә бераз вакыт «йолдыз әнисе» булып карый.

 

Хыяллану начар түгел, әлбәттә. Әмма эстрада артисты булу хыялы белән янган балалар кызганычрак. Бу хыял тормышка ашса да, эстрада артистының киләчәге искитәрлекме соң? «Безнең эстрада белән ерак китеп булмый, Европага без кирәкмибез, аларның үзләренеке бар», дигән иде Казан шәһәренең Чайковский исемендәге 1нче музыка мәктәбе директоры Яков Ильич Туркенич. Безнең опера җырчыбыз Альбина Шаһиморатованы күптән түгел генә Нью-Йоркта дөнья алкышлады… Ә эстрадабыз, безнеке генә түгел, урысныкы да, үзебездән гайре беркемгә кирәкми.

 

Әнә, Шаляпин фестиваленә билет табып булмый. Әлбәттә, монда Опера театрына бюджеттан зур акчалар бүленүе һәм аларның татар әсәрләрен куймавы, ә эстраданың үз икмәген үзе табарга тиешлеге турында озаклап язарга мөмкин булыр иде. Шул җәһәттән караганда, аудиториябезнең кечкенәлеген исәпкә алып, шоу-бизнес белән шөгыльләнүче артистларыбызны аклап та булыр иде. Әмма… чакырган саен нигә барамдыр инде шул концертларына, барган саен ачу чыгып кайта. Ачу чыккач, тагын сүгәсе килә.

 

«Иелгән башны кылыч кисми»

 

Хәзер Салаватыбыз: «Башка юлга кереп киттек бугай», – дип сызлангалап куйса да, өлкән артистларыбыз «милләтсез көйгә тавышсыз җырлаган» бүгенге попсаны сүксә дә, тамашачы кендек күрсәтүче йолдызлардан зарланса да «татарча шоу-бизнес» үз «таеплары» белән үзенчә яшәргә азаплана. Концертлар бихисап күп куела, әлбәттә. Әмма аларның барысына да кассадан билетлар сатыламы соң? Ә билет сатылмый икән – табыш кайдан керә? Баксаң, артистларның күбесе, миндәге мәгълүматларга караганда хәтта 99% проценты, предприятие җитәкчеләре алдына килеп «егыла». Профком үз эшчеләрен ял иттерергә тиешме? Тиеш! Ә ничек итеп? Әйтик, концертка бушка билет таратып! Шулай эшләнә дә! «Харап икән, бер тапкыр хәер сорануның ние бар? Аның каравы, ел буе шул акчага яши аласың», – диде миңа шоу-бизнес тирәсендә «кайнаучылар»ның берсе. Татарстан башкаласы һәм аның зур шәһәрләрендә афишалы һәм рекламалы концертлар белән бергә бернинди хәбәрсез уза торган концертлар да шактый икән ләбаса. Аларны оештыручылар афиша ясату һәм аны коймага ябыштырту, теле һәм радиореклама, газета-журналларда белдерүләр өчен акча түгеп тормыйлар. Алда сурәтләнгән юл белән генә билет тараталар да – шуның белән шул! Әмма бу алыш-бирешне зур итеп шоу-бизнес дип атап буламы? Халыкка тамашасы күрсәтелгәч, азмы-күпме табышы кергәч – бизнесы бар. Әмма…

 

Шунысы гаҗәп: шулкадәр артист концертына билетларны кайсы җитәкче алып бетерә дә шул артистларны кем карап бетерә? Кем карый дигәннән, бер кызык факт – кайберәүләр бушка килгән билетны концерт алдыннан, ярты бәясенә булса да, сатып җибәрергә тырышалар ди. Акча эшләү өчен…


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 6 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»