поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.11.2019 Ана теле

Ана теле: Җөмлә кисәкләренең тәртибен саклау – тел кануны. Аны үтәгәндә генә сөйләмең камил була

Бу юлы да җөмләдә тел берәмлеләренең тәртип белән оештырылу таләбенең мәгънә төгәллеге максатында булуын истә тотыйк. Бу таләпне җөмләнең барлык кисәкләренә дә бер карата да тигез куелганда һәм үтәгәндә генә максатка ирешеп була. Әйтик, грамматика тиңдәш кисәкләргә махсус таләпләр куя.

Аларны да мәгънәгә хилафлык китермичә үтәргә тиешбез. Менә бу җөмләне ничек аңларга: “Ул Татарстан радиосын тыңлый, телевидениесен карый алмый”. Бактың исә, зарланучы автор радионы да тыңлый алмый, телевидениене дә карый алмый икән.
 
Тәртип законы, әлбәттә, сүзтезмә һәм җөмлә белән генә чикләнми, ул сөйләм төзелешенең барлык тел чараларына да кагыла (микротекст – синтаксик бөтен, макротекст һәм текст тулаем). Тик, кызганыч ки, бүгенге тел фәне әле, соңгы елларда текст синтаксисы өлкәсендә кыю-кыю адымнар ясалса да (Ф.Сафиуллина, В.Гарифуллин, И.Низамов һ.б,) синтаксис материалының сөйләм таләп иткән эчтәлеге өйрәнелеп беткәне юк, булган нәтиҗәләр дә укытуга җәлеп ителеп бетми, кыскасы, тәртип законын бозмас өчен оештыручыларга фәнни нәтиҗәләргә таянып кабул ителгән кагыйдәләрне катгый үтәгәндә тәртип законы сакланачак, сөйләмебез аңлаешлы, үтемле, тәэсирле булачак. Менә бу тезиска, ягъни җөмлә кисәкләренең тәртибенә караган инде фәндә мәгълүм,  кайбер нәзәри нәтиҗәләр.“Җөмләнең кисәкләре телнең үз эчке законнары сыйдырган тәртипләрдә урнаштырылса гына, җөмлә аңлашу таләпләренә төгәл җавап бирә ала... Шуның белән бергә, сөйләмнең төрле стильләрендә шул гадәти тәртипкә туры килеп җитми торган күп кенә төрлелекләре дә бар. Мәсәлән, шигъри сөйләм, диалогик сөйләм, диалекталь сөйләм кебек стильләрдә гадәти сүз тәртибенә туры килми торган фактлар еш очрый. Мондый тәртип кире тәртип яки инверсион тәртип дип йөртелә.
   – поэтик сөйләмнәрдә исә гадәти тәртип шактый кими. Бу бик аңлашыла, чөнки монда ритм, рифма таләбе һәм эмоциональ таләп белән яки, гомумән, стилистик сорау буенча инверсион тәртипкә зур урын бирелә” (Зәкиев, 447 б.).  
 
Сүзләрнең тәгаен урынына сүзтезмә составында ук игътибарлы булу сорала. Мәгънә мөнәсәбәте – хәбәрлеклеме, әллә төгәлләүле мөнәсәбәтме икәне сүзтезмәдә үк хәл ителә. Флаг –кызыл (хәбәрлекле), ә кызыл флаг – төгәлләүле.
 
Сүз тәртибен грамматик категория итеп карарга күнекмәгәнбез әле. Көчле, үзенчәлекле грамматик чара. Кушымчалар белән, интонация белән чагыштырып, аларга алыштырырлык чараларның берсе. Ана бала ярата. Бала ярата тезмәсендә бала белән ярата арасындагы объектлык мөнәсәбәте янәшәлек юлы белән белдерелә. Әгәр сүзнең урынын алыштырсаң, мәсәлән, бала ана ярата дисәк, бала белән ярата арасында объективлык мөнәсәбәте югалып, хәбәрлекле мөнәсәбәт барлыкка килә. Яисә икенче мисал: Кичә булган студентлар җыелышы, әгәр янәшә сүзләрнең урынын үзгәртергә кирәк булса, аңа объектлык мөнәсәбәтен калдырырга кирәк булса, аларны иялек килеше кушымчасы белән бәйләргә тиеш булабыз: Студентларның кичә булган җыелышы. “Сүз тәртибенең стилистик роле бик зур”, ди М.Зәкиев. Ул тойгының бармы-юкмы икәнен, микъдарен белдерергә сәләтле. Тойгыга артык бай булмаган сөйләмдә җөмләне тәмамлап куючы буларак хәбәр килә, ә сүзләр арасында уңай тәртип була. Димәк, төрле сөйләм төрендә сүз тәртибе төрлечә булу ихтималы бар икән. Бу чыннан да шулай, шигърияттә, юморда, сөйләүдә сүз тәртибе үзенчәлерәк. Ләкин бу теләсә кайда, теләсә кайчан сүзләрне теләсә кая куеп язарга дигән нәтиҗә ясарга нигез бирми. Телдә, гомумән, уңай тәртип канунлашкан, ә сөйләм максатыннан, ихтыяҗ туганда гына бу тәртипне бозарга, ягъни инверсиягә юл куярга була.
 
Уңай тәртип нинди була?    – тыныч хикәяләү. Матбугатта хәбәр жанрлары тоны;   – хәбәрлекле мөнәсәбәттә ияртүчесе иярүчедән алда килә;   – төгәлләүле мөнәсәбәттә, киресенчә, иярүче – алда, ияртүче соңыннан;   – аныклагыч аныкланмыштан соң куела. Бу урынга узган ел Гайфи – Әхәтнең бабасы укучылар көче белән бакча утырткан. Урыннарын алыштырсак, өч төрле вариант барлыкка килә. Һәр очракта туры тәртип кала. Чөнки әлеге шартлар саклана.
 
Сүзләрнең туры урыны төрлечә. Катып калган дияргә ярамый. Мәгънәне дөрес, төгәл бирү өчен туры тәртипне саклап та эзләп табарга була икән. Фикерне актуаль кисәкләргә дөрес бүләргә кирәк. Монда ике кагыйдә мөһим: – әгәр дә җөмләнең сөйләм предметын (тема) белдерүче өлешенә хәбәр кермәсә, сөйләм предметын белдерүче өлеш беренче урында килә. Ә яңалык (рема) – азактан. Бүген нәрсә эшләдегез? Без бүген мастерскойда урындыклар ясадык. Без бүген – предмет; мастерскойда урындыклар ясадык – яңалык. Бу өлеш җөмлә ахырында килә;   – әгәр дә җөмләнең сөйләм предметын белдерүче өлешенә хәбәр дә керсә – сөйләм предметын белдерүче сүзләрдән хәбәрдән башкалары җөмләнең башында, ә хәбәр җөмләнең ахырында урнаша. Бу тракторны колхозчылар кайдан алды? Бу тракторны колхозчылар МТСтан алдылар. Урысча белән чагыштыр: рема гел артта; Татарча рема үзгәрсә дә хәбәр гел артта. Димәк, татарча ике очрак: тема – рема, тема – рема – тема (хәбәр).
 
Туры тәртипнең тагын бер үзенчәлеге: гадәти сөйләмдә хәбәр группасына караган кисәкләр арасына керә алмый. Ә хәбәр группасына ия группасы бик җиңел керә. Хәбәр группасына караган бер кисәк, сөйләм предметын белдереп, беренче урынга куелганда ия группасы шул кисәк белән хәбәр арасында кала: Икмәк үстерү эшенә быел гына шәһәрдән кайткан бик күп кеше кушылды. Быел гына шәһәрдән кайткан бик күп кеше – ия төркеме хәбәр төркеменә кереп, уңай тәртип бозылмаган.
 
Уңай тәртиптә һәр җөмлә кисәгенең (ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл һ.б.) үз урыны бар. Сөйләм оештырганда шуны хәтергә төшерергә кирәк (Зәкиев, 114–117).
 
Кирәк, дию җиңел дә бит, ә гамәлгә ашыра башласаң... Әллә күпме каршылык килеп чыгып кына тора. Менә шуларның берсе
инверсия.
 
Туктале, татар телендә җөмләләр сүзләрнең, җөмлә кисәкләренең урыны, урыс телендәге кебек, ирекле түгел, ә катгый кагыйдәләштерелгән, мәктәптә грамматика ничек өйрәтсә, шуны үзләштер дә тайпылышсыз үтә, тагын нинди өстәмә аңлатулар, чыгармалар кирәк, диючеләр дә булыр.
 
Тулаем дөрес фикер, килешәбез. Шул ук вакытта сөйләм ул шундый тирән, колачлы күренеш ки, ул тел законнары һәм стандартлары кысаларына гына сыеп бетә алмый, дидек.
 
Фикереңне әңгәмәдәшеңә, укучыңа тиз аңлаешлы, үтемле итеп җиткерү өчен сүзләрнең төп-төгәлен табу гына җитми, аларны әле ана теле кагыйдәләренә туры китереп, сөйләм-җөмләдә тач үз урынына бәйли белергә, урнаштырырга да кирәк. Атаклы язучы, мәшһүр тел остасы Фатыйх Хөсни заманында: “Урыннарыгыздамы сез, сүзләр-солдатлар!” дигән таләпне үз әсәрләренә дә, башка каләмдәшләренекенә дә куеп, берничә буын язучыларны һәм китап укучыларны да сүзнең фикер агышында нәкъ үз урыны булырга тиешлеген кисәтеп, шуны үтәүне таләп итеп, шуңа үз иҗаты мисалында күнектереп, изге бер эш эшләп калдырган иде.
 
Бик күп уңай гадәтләребез какшый төшкән бу заманда әдәби телебезнең әлеге таләбенә дә игътибар нык кимеде. Югыйсә, фикер агышында, ягъни сөйләм төзелешендә сүзләрнең үз тәртибе белән урнашуы ул татар теленең төп кануннарыннан берсе. Хәтта ике генә сүзле тезмәдә дә аларның урыннарын бутарга ярамый – мәгънә төгәллеге, яисә хис төсмере үзгәрәчәк: уңган килен белән килен – уңган арасында аерма зур лабаса. Инде берничә төрле кисәкләрдән укмаша торган җөмләдә шул кисәкләрнең алдан тәгаенләнгән, мең еллар буе күнегелгән һәм канунлашкан тәртибе булмый каламы!? Бар, әлбәттә.
 
Әйтик, татарда ия һәрчак хәбәрдән алда килә. Җөмлә кисәкләре аергыч, хәл, тәмамлыкларның да үз урыннары бар. Мәктәптә моны бик тәфсилләп өйрәтәләр. Тик еш кына бездә тел закончалыклары сөйләмдә гамәли куллану күнекмәләре белән табигый үзләштерелеп бармаганга, бу тәртипне сөйләмдә куллану ятланмый да, көндәлек кулланылмый да. Уйлый калсаң, җөмләнең төп вазыйфасы хәбәр итү булганга, бу вазыйфа башлыча хәбәргә төшкәнге җөмләнең башка кисәкләренең урыны менә шул хәбәр итү вазыйфасының төрле яклап ачуга кайтып кала: хәбәрне кем әйтүе, кемгә, нинди нияттән кайчан, кайда әйтелүенең әһәмиятенә карап җөмләдә аларның урыны да тәгаенләнә. Менә шушындый тәртипнең бозылуы (гадәттә ул инверсия дип атала) сөйләмнең төгәл аңлаешлылыгына, аһәңле яңгырашына зарар китерә, андый сөйләм гайре татарча, хаталы санала.
 
Бу, беренче чиратта, язма сөйләмгә кагыла. Әйтмә сөйләмгә исә ташламалар ясалырга мөмкин – ул бит уйлау барышында ук, алдан әзерләнмичә, оештырыла. Хәер, мондый кимчелек,– аны кимчелек дип атау да дөресме икән әле,– аңлашу-аралашуга зур зыян китерми, чөнки ул тавышның мәгънәле һәм тойгылы тибрәнеше (интонация, мантыйкый басым) исәбенә, җөмлә төзелешен, кире кайтып тиз генә үзгәртә алу исәбенә, әңгәмәдәшеңнең сөйләмне бүлдерә алуы, үзе үк төзәтә алуы яисә сорау бирүе исәбенә шундук бетерелә, тагын да төгәлрәк әйткәндә, инверсия ул әйтмә сөйләмгә хас табигый күренеш, ул аны язма сөйләмнән аера торган билгеләреннән берсе, шуңа күрә ул әйтмә сөйләмдә җитди кимчелек дип, сөйләм нормасын бозу дип саналмый да.
 
Ә менә язма сөйләмдә хәл бөтенләй башкача. Монда сөйләмең язылып, ташка басылдымы яисә радио, телевизор аша халыкка бәян ителдеме. аны шундук төзәтү мөмкин түгел. Телгә сизгер теләсә кем фикернең кытыршы белдерелүен, мәрҗән кебек тезелеп тормавын тоя, аның моңа кәефе кырыла. Шундый кечкенә генә төерләрдән дә күңелендә ризасызлык җыела. Мәсәлән, нигә инде язманың баш исемендә үк “Теләкләре изге” диясе урында “Теләкләре изге аларның” диелгән икән?
 
Менә авылга кайтып, кичәле-бүгенле генә чыккан район газетын укыйм: 13 проценты гына сәламәт быел беренче сыйныфка барган 188 баланың; 18 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан август аенда; 9 бала район күген яңа авазлар белән баетса, 12 кешене югалтканбыз шул ук августта  (район газетыннан) Нәрсә бу? Хәзер авыл әбиләре дә сөйләмне болай бозмый.
 
Ярый әле мондый керәле-чыгалы тезмәнең “кытыршылыгы” гына җанны кыя ди, ә бит инверсия аркасында төртелеп калган, аңламый аптыраган очраклар да, хәтта хата аңлауга китергән хәлләр дә чыгып тора. Мәсәлән: Барыбызның да түземсезлек белән ул алып кайткан хәбәрләрне беләсе килде (район газетыннан). Аңлашылмый бит!
 
Хәер, язма сөйләмдә дә инверсияне аклый торган сәбәпләр бар. Беренче нәүбәттә, җөмлә тәртибе мәгънәгә яисә хискә өстәмә төсмер бирер өчен юри, үзенә бер максат белән, фәнчә әйтсәк, стиль максатында “бозыла”. Гадәттә бу шигърияттә һәм көлке-сатира әсәрләрендә үзен аклый. Һәрхәлдә кулына каләм алган һәм татар кагыйдәсен бозып, киреле-башлы җөмлә язган кеше моның ни өчен, нинди максатта шулай эшләгәнен аңлатып бирә алырга тиеш.
 
Кая ул хәзер аңлата белүләр дә, аңлатып торулар! Урынсыз инверсия чын-чыннан диверсиягә, телебезнең сафлыгына карата чын корткычлыкка әверелеп бара. Теләсә кайсы газет–журналда көн саен “чыктым аркылы күпер”ләргә юлыкмый калмыйсың. Тукаебыз бу гыйбарәне сүзгә-сүз, сукырларча тәрҗемәнең иң тоссыз, мәгънәсез “үрнәгенә” мисал итеп уйлап чыгарган булса, бүген мондый “кәлҗемәләр” тәрҗемәләрне генә түгел, барлык сөйләм төрләрен дә, хәтта матур әдәбият әсәрләрен дә басып бара.
   
Сиздегезме, әле генә без “диверсиянең” сәбәбен дә берникадәр ачыклый төштек шикелле: урынсыз инверсия ул урысча фикерләп, шуны татар теле чаралары белән әйтергә азаплану хикмәте бит. Ягъни урысча калькалар белән фикерләп, сөйләмне дә шулар белән оештыру. Озак вакытлар якыннан аралашып яшәгән телләрдә калька керешүе еш күзәтелә. Бездә урыс калькалары авазлардан алып бөтен бер җөмләләр, хәтта аннан да зуррак синтаксик төзелмәләргә хәтле тәшкил итә.
   
Сүз һәм сүзтезмә калькалар аеруча бихисап: Мәскәү астындагы Барвино санаторие; Мәскәүгә визит ясау; ассызыклап әйтү; күзлегеннән чыгып карау; күренекле роль туры килә; авторитет белән файдалану; кайнар лозунг ташлау һ.б. Болар фикерне төп-төгәл итеп, мәгънә һәм хис төсмерләрен тулы итеп, бөтен тулылыгы белән нәкъ татарча итеп җиткерергә комачаулый, ризыкка эләккән ком бөртеге кебек тешкә тиеп, йотып җибәрергә бирми. Болар беркайчан да минем ана телемдә, сөйләмемдә үз була алмаслар кебек.
   
Калька күренеше, әйткәнебезчә, бик кечкенә берәмлекләрдән башлана: аваз, иҗекләрдән. Алары әлләни зарарлы түгел кебек. Әмма бу беренче карашка, уйламыйча караганда гына шулай. Андыйлары аеруча зарарлы, алары телнең җелегенә сиздермичә үтеп кереп, телнең үзәген корта торган иң явыз “кортлар”: Гөлфияләр бишенче катта торалар; Кайдадыр гармунда уйныйлар: Тик этләр өрүе буенча гына авылда икәнеңне беләсең; Кальцийлаштырылган (кальцийлы урынына) сода һ.б. Урынсыз инверсия синтаксик калькалар рәвешендә дә еш күренә башлады.
   
Фатыйх Хөснидән башлаган фикеребезне аның сүзләре белән үк очлап та куйыйк: “...Ишектән керәсе урында әйтерсең морҗадан, төтен юлларыннан үтеп төшәсең... Кайбер вакытта, сирәк-мирәк кенә, җөмләгә һәм текстка интонацион төрлелек кертү рәвешендә үзен аклый торган инверсия алымы белән үтә нык мавыгып китү тел файдасына да, мәгънә файдасына да түгел. Моны без, ниһаять, төшенергә тиешбез”.
  Күрәмсез, бу күренеш фәндә дә,  гамәлияттә дә җитдиерәк карауны, төплерәк анализны сорый шикелле.  Уңай һәм тискәре мисалларны үзегез дә барлап, сөйләшүне дәвам иттерербез.
                                                    Илдар Низамов,
                                   филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 14.11.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»