поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.06.2010 Җәмгыять

ГАИЛӘ БӘХЕТЕ

Авылдашым, дустым, бүгенге көндә авылыбызда шәфкатьлелек оешмасын җитәкләүче Тәнзилә Минәхмәт кызы Мостафина берничә ел балага уза алмыйча йөрде. Аның: “Нигә бала җанлы күп хатын-кызларыбыз ана бәхетеннән мәхрүм булып яшиләр икән?” – дип өзгәләнгәне истә калган.

Шуннан соң озак та вакыт үтмәде, алар тормыш иптәше Рәфкать белән киңәшеп, тәрбиягә яңа туган ир бала алдылар. Әле дә хәтеремдә, матур җәйге көннәрнең берсендә ап-ак биләүгә биләгән нәниен күтәреп, әти-әнисе яныннан кайтып килүче Тәнзиләне очраттым. Шунда бернәрсәгә игътибар иттем: Ходайның рәхмәте, бәби тудыргач, һәр хатын-кызның йөзенә якты нур иңә бит. Тәнзиләнең йөзендә дә бу мизгелдә шундый матур яктылык, чиксез канәгатьләнү, ана бәхете чагыла иде. Түзмәдем, үзенә дә шул турыда әйткәч, ул дәшмичәрәк бераз елмаеп торды да:

 

– Әйе, миңа бу турыда әйтүчеләр булды инде, – дип җавап бирде.

 

Әле хәзер дә сөйләп көлдерә:

 

– Урамда кышкы суык булганда (ул вакытта авылда газ үткәрелмәгән иде әле) ирем белән нарасыебызның биләү чүпрәкләрен җылы мич башында гына алмаштыра идек, янәсе салкын тия күрмәсен.

 

Менә шулай йөрәкләрендәге назны, яратуны биреп тәрбияләде сабыйны мәрхәмәтле, мактауга лаеклы Мостафиннар гаиләсе. Гомерләр әкрен генә үтә торды. Шушы игелекләре өчен Аллаһы Тәгалә аларга зур шатлыкларны алдагы көннәргә әзерләп куйган булган икән. Көннәрнең берсендә Тәнзилә дә үзенең балага узуын белә. Тугыз айдан соң тупырдап торган уллары Рифат дөньяга килә. Тагын берничә елдан кызлары Зилә туа. Шулай итеп, җир йөзендә тагын бер зур бәхетле гаилә барлыкка килә.

 

Еллар үтеп, балалары үсеп балигъ булгач, Рәфкать белән Тәнзиләдән:

 

– Кайсы балагызны күбрәк яратасыз соң? – дип сорагач:

 

– Өчесен дә бертигез, – дип шатланып җавап биргәннәр иде алар.

 

– Әгәр ул вакытта улыбыз Рәфыйкны тәрбиягә алмаган булсак, мин акылдан язгән булыр идем, – дип тә өстәгән иде ул.

 

Әле тагын шундый бер бәхетле гаилә турында сөйлисем килә. Мин бу мәрхәмәтле кешеләр белән Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылына баргач таныштым.

 

Динәгә тормышка чыгып, берникадәр гаиләле булып яшәгәннән соң, ире белән аерылышырга туры килә. Ул шуннан соң кечкенә улы Рөстәмне әбисе тәрбиясенә калдырып, Самара шәһәренә барып эшкә урнаша. Ә күпмедер вакыт узгач, Динә бер дус кызы белән бәхет эзләп, Камчаткага юл тота һәм биредә Владимир исемле балыкчы егет белән таныша. Соңрак алар өйләнешеп тә куялар. Һәм Динә иренә ул бүләк итә, кечкенә сабыйга Александр дип исем бирәләр.

 

– Әти-әниләр дә авылда өлкәнәйде инде, улым Рөстәмне дә тәрбияләргә кирәк, – дип, Динә ире Владимирга сүз катып карагач, яшь гаилә үзара киңәшләшә дә, Яңа Мансурга кайтып төпләнә. Алар иң элек өйләрен зурайтып төзиләр һәм тамырларын тирәнгә җибәргән имән агачыдай биредә тормыш алып бара башлыйлар.

 

Унҗиде ел гомер сиздерми үтеп тә киткән инде. Динәнең беренче улы Рөстәм бүгенге көндә Самарада яши, өйләнгән, хатыны Валентина белән уллары Русланны үстерәләр. Энесе Александр да биредә.

 

Әтиләре Владимир Васильевич Чистяков вахта ысулы буенча Себергә йөреп эшләп лаеклы ялга чыккан. Уллары шәһәргә китеп, ир белән хатын авылда үзләре генә калгач, алар тәрбиягә Оля исемле бер кыз баланы алган булганнар. Ул да инде үсеп, хәзер Похвистнево шәһәрендә повар һөнәрен үзләштерә.

 

 Чистяковларның бүген әле тагын тәрбиягә алган бер кызлары бар. Ул сигезенче сыйныфта укый. Аның да исеме Оля булган. Яңа гаиләдә аны Алия дип татарча атап йөртәләр. Әминә әбиләре үзе үлгәнче Алиягә күп догалар да, намаз да укырга өйрәткән. Кыз бәйләргә, чигәргә, тегәргә дә ярата, унберенче сыйныфны тәмамлагач, табиб һөнәрен үзләштерергә хыяллана.

 

– Алиямне кечкенә нарасый чагында балалар йортына алырга баргач, ул яныма йөгереп килде дә: «Әнием! Мине алырга килдеңме? Мин сине бик озак көттем, әйдә өйгә кайтыйк инде! Мине бүтән монда калдырып китмә!» – дип муеннымнан кысып кочаклап алды, – дип исенә төшерә Динә ханым, күз яшьләрен сөртә-сөртә.

 

«Әти-әниеңне яратасыңмы соң?» – дигән соравыма, Алия: «Бик тә яратам, үсеп җиткәч тә, беркайчан да мин аларны ташламаячакмын", – дип җавап бирде.

 

Амин, Алиякәй, шулай була күрсен берүк. Тудырган түгел, баланы карап тәрбияләгән кеше генә ана була, дигән әйтем дә бар бит халык телендә. Бу минем танышларыма тулысынча туры килә.

 

РӘСЕМДӘ: Владимир ЧИСТЯКОВ һәм аның хатыны Динә ханым тәрбиягә алган кызлары Алия белән.

 

 

Яңа Мансур авылы,

Похвистнево районы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»