|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2019 Шоу-бизнес
Анастасия Заворотнюкның сәламәтлеге турында соңгы хәбәрләр билгеле«Моя прекрасная няня» сериалы йолдызы Анастасия Заворотнюкны геннар терапиясенә әзерлиләр. Практик табиб «Дни.ру»га аноним рәвештә коллегаларыннан килеп ирешкән яңалыкны җиткергән: Заворотнюкка ясалган операция уңышлы булган. Ул, табиб коллегалары сүзенә нигезләнеп, Анастасия Заворотнюккка операция вакытында, сәламәт тукымага зыян китерми генә яман шеш белән зарарланган өлешен кисеп алганнар, дигән.
Хәзер аны геннар терапиясе көтә. Бу - медицинада яңа өлкә, димәк, тиздән Анастасияне ген инженериясе казанышларына нигезләнгән ысуллар ярдәмендә дәвалый башлаячаклар. Онколог сүзләренчә, Заворотнюкның хәле өметле күренә.
Актрисаның авыруы икенчел глиобластага охшавы ачыкланган. Бу чир беренчел чиргә караганда акрынрак үсүе һәм алай ук куркыныч булмавы белән аерылып тора: ул баш миенең 10 процентка якынын зарарлый. Гадәттә, мондый диагноз белән кеше ел ярым тирәсе яши, ә шешнең генетик маркеры уңай булса, авыру биш ел да яши ала, дигән табиб.
Онколог хәвефле имеш-мимешләрнең дөреслеккә туры килмәвен дә әйткән. Заворотнюк үз аңында, аны ИВЛ аппаратына да тоташтырмаганнар һәм ул хәтерен дә җуймаган. Бәхеткә, хәрәкәт итү сәләтен дә югалтмаган икән.
Фто: Легион медиа
--- |
Иң күп укылган
|