• 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 24.12-25.12 "Һәлакәткә бер адым" (Премьера!) Тинчурин театры
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 15 Декабрь Кави Нәҗми (1901-1957)
  • 15 Декабрь Фәридә Кудашева (1920-2010)
  • 15 Декабрь Данил Гыйниятов
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 16 Декабрь Булат Фәйзуллин
  • Сдаётся однокомнатная новая квартира по Проспекту Победы 139.41 кв.м. Имеется новая мебель и бытовая техника.Длительно.18+ к/у.Собственник.Тел. 89274076680
  • Ишеклэр куям,баскычлар эшлим .тел 89534022434 Питрэч районы
  • Срочно дворник кирэк 89377734777
  • Туалет, ваннага плитка жаям теплыи пол уткарам, стенага плитка куям, тел.89600325048
  • Казаннын узэгендэ, Назарбаев урамында кызлар очен ботен унайлыклары тудырылган 1 булмэле фатир тэкъдим итэм. тел.89178887888.
  • Казанда.Карбышев 60 адресында 13 кв.м.булмэ сатыла.7 эт.Булмэдэ ремонт ясалган.Куршелэр бик эйбэт.Бэясе 800000.Т 89274084073.
  • Продаётся однокомнатная квартира в центре Актаныша с площадью 26 кв.м.8 904 673 59 09
  • Татар телендә дипломнар, курс эшләре язуда студентларга ярдәм. Тиз арада оригиналь эшләр. 917-885-45-12
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш

 

 
Архив
 

               

09.11.2019 Авыл

Татар авылын эшсезлектән коткарган кыз турында федераль басма язган

Екатеринбургта туып үскән татар кызы Гүзәл Сәнҗапова әбисе авылында – Кече Төрештә алты ел элек үз бизнесын ачып җибәрә. Бүгенге көндә ул авылда күпләп крем-бал җитештерелә. Бу хакта “Аргументы и факты” федераль басмасы язып чыккан.

Гүзәл беренче капиталга 300 мең акча кертә. Бер елда җиләкне дүрт әби җыйса, 2018 елда бу процесста тирә-як авыллардан 230 кеше катнаша. Крем-балның беренче партиясе 70 банкадан торган. Гүзәл сөйләвенчә, бүген әлеге сан йөз тапкырга күбрәк. Моннан тыш, Гүзәл авылда тегү оешмасы, столяр остаханәсен ачкан. “Иң яшь эшчеләрнең берсе — Зөһрә апа, аңа 72 яшь”, – диелә хәбәрдә.
 
Мәскәү дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлап, дипломат белгечлеге алып чыккан Гүзәл авылда җитештерү буенча барысын да эшләргә була дип саный, дип яза Татар-информ. “Россиядә авылны дәүләт түгел, ә кече эшмәкәрләр коткарыр дип ышанам. Авыл өчен оешмада хезмәт хакы унике меңнән уналты меңгә кадәр, бу – яхшы акча”, – дип саный Гүзәл.
 
“Унбер авылга хезмәт күрсәткән хат ташучы унбер мең сум ала. Безнең районда пешекче ярдәмчесе булып эшләүче ханым биш мең сум акча ала, өстәвенә ул биш бала тәрбияли! Күрше авыл кибетендә сатучы җиде-сигез мең сум акча эшли. Авылыбызда кешеләрнең яшәү шартлары арта барганын күрәм. Кемдер яңа кер юу машинасы сатып алган, кемдер өйгә ремонт ясый башлаган, яңа йорт төзи башлаган кешеләр дә бар”, – ди ул.
 
Гүзәл үзенең уңышлы тәҗрибәсен күрше авылларга да таратырга планлаштыра. Кече Төрештән тыш, тагын Олы Төреш, Рус Төреше һәм Кызыл Төреш бар. “Төзелеп килүче иҗтимагый үзәктә зур белем бирү киңлеге булачак, Гүзәл анда авыл яшьләрен укытырга җыена”, – дип хәбәр ителә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.11.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов