поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.11.2019 Җәмгыять

Казан мэры Камил Кәримов төзәттергән ишегалдына бәя бирде

Казан мэры Илсур Метшин Четаев урамындагы 20, 22 һәм 24-нче номерлы йортлар ишегалдында булып кайтты, биредә быел төзекләндерү эшләре узды. Ишегалды территориясен капиталь ремонтлауны әлеге ишегалдында яшәүче язучы Камил Кәримов мөрәҗәгатеннән соң башкарганнар.

Төзекләндерү проектын эшләүдә якын-тирә йортларда яшәүчеләр катнашты, алар үз акчалары хисабына аерым парковка зонасы мәйданчыгын оештырдылар. Мэр ишегалдын карап чыкты һәм уңайлы заманча инфраструктура формалаштыруда шәһәрлеләрнең активлыгы аерым роль уйнавын билгеләп үтте.
 
Четаев урамындагы ишегалды территориясе турындагы мәсьәләне язучы Камил Кәримов дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирү дебатлары барышында күтәрде. Ул капиталь ремонт программасына кертелгән ишегаллары исемлеге белән кайда танышырга мөмкин булуы белән кызыксынды һәм үз ишегалларының торышына зарланды. «Мин үз йортымда 25 елдан артык яшим, шул вакыт эчендә безнең ишегалды бер генә тапкыр да ремонтланмады», - диде ул вакытта К.Кәримов. Бу хакта "Матбугат.ру"да язып чыккан идек.
 
Шуннан соң ТР башкаласы мэры эшлекле киңәшмә барышында ишегалдын карап чыкты һәм аны төзекләндерү проектын эшләргә кушты.
 
Җирле халык катнашында проект эшләнгәннән соң, «КазаньДорСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең подрядчы оешмасы территорияне капиталь ремонтлады.
 
Халыкның төп дәгъвалары асфальт-бетон катламының торышына бәйле иде - К.Кәримов сүзләренә караганда, элек юллар начар һәм чокырлы булу сәбәпле, машиналар ишегалдына керә алмаган. Бүген бу проблема тулысынча хәл ителгән – ремонтланган асфальт катламының гомуми мәйданы 3 720 квадрат метр тәшкил итте.
 
Эш барышында ишегалдында балалар өчен уен комплексы урнаштырдылар, баскетбол мәйданчыгы һәм ял итү зонасы оештырдылар. Моннан тыш, җирле халык койма, шлагбаум һәм видеокүзәтү камералары урнаштырып, парковка зонасын оештыру өчен үз акчаларын җыйдылар.
 
Реклама
 
Камил Кәримов халыкка яңартылган ишегалды ошады, дип билгеләп үтте. «Без үз соравыбызга тиз һәм төгәл җавап алдык. Ниһаять, ишегалдыбызның үзгәрүенә без бик шат, - диде К.Кәримов. – Биредә элек уйнарга дип күрше ишегалларына чыгып йөргән балалар күпләп йөри башлады. Хәзер менә җыелалар, уйныйлар. Безнең өчен ишегалды - ул аерым кечкенә шәһәрчек, анда кешеләр аралашалар, танышалар, ял итәләр. Җәй көне без монда бөтен вакытыбызны уздырабыз диярлек».
 
Рәхмәт сүзләренә йорт буенча өлкән кеше Татьяна Белоусова да кушылды. «Элек биредә нәрсә булганын күргән идегезме? Бу - җир белән күк аермасы, – диде ул. - Юлларны ремонтладылар, шундый яхшы балалар мәйданчыгын төзеделәр, уңайлы эскәмияләр урнаштырдылар. Барлык яшәүчеләр дә канәгать».
 
Республика программасы буенча ишегалдын ремонтлауга 9 млн сумнан артык акча тотылган. Быел ишегалды территорияләрен ремонтлауга 1 млрд сум бүлеп бирелгән. «Акрынлап без Казанның барлык ишегалды территорияләрен төзекләндерәчәкбез. Ишегалларын төзекләндерү буенча өч еллык зур программаны гамәлгә ашыру турында карар кабул иткән Президент Рөстәм Миңнехановка рәхмәт», - диде мэр.
 
Илсур Метшин активлыклары өчен халыкка рәхмәт белдерде. «Монда үзләре дә эштә катнашкан битараф булмаган кешеләр яши, - диде ул. – Ишегалдын ремонтлауга бүлеп бирелгән акчалар гына – бер эш, ә сезнең активлык, үз фикерегезне әйтү, үз өлешегезне кертү теләге - икенче эш. Шуңа күрә, нәтиҗәдә, шундый матур ишегалды барлыкка килде. Без бөтен җирдә дә биредәге кебек актив халык булуын теләр идек. Сез үз сорауларыгызны куя, карарларны бергәләп кабул итә беләсез. Гадәттә, шәһәрлеләрнең бер өлеше машина кую урыннарының күбрәк булуын тели, икенчеләре яшел зонага өстенлек бирә. Әмма алтын урталык бар, һәм сез аны таптыгыз. Әгәр дә без башка ишегалларында да шәһәрлеләр белән бергәләп эшләсәк, якындагы өч елда Казан ишегалларын төзекләндерү мәсьәләсен тулысынча хәл итәчәкбез».
 
Казандагы ишегаллары әкренләп төзекләндерелә, аларны, беренче чиратта, шәһәрлеләрнең фикерләрен һәм теләкләрен исәпкә алып, программага кертәләр. «Без даими рәвештә шәһәр халкын нинди сораулар борчуын күзәтеп барабыз. Соңгы 10 елда кешеләр куйган мәсьәләләр бик нык үзгәрде, - диде И.Метшин. – Әгәр элек шәһәрлеләр су ага торган түбәләргә, подъездларга, коммуникацияләргә зарланса, бүген күпчелек очракта бу проблемалар хәл ителгән. Хәзер беренче өчлектә – җәяүлеләр өчен җәмәгать урыннарын булдыру, балалар белән ишегалдында йөрү һәм ял итү мөмкинлеге. Бу безнең алга баруыбызны күрсәтә, әмма алда әле бик күп эшләр башкарасы бар».
 
Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда төзекләндерү программасына гомуми мәйданы 300 мең квадрат метрдан артык булган 296 ишегалды кертелгән. Беренче чиратта, ремонт планлаштырылган ишегаллары исемлегенә иң күп кеше яшәүче һәм иң күп тузган асфальт-бетон катламы булган территорияләр керде. Моннан тыш, күптән түгел капиталь ремонт үткәрелгән йортларның ишегалларына да өстенлек бирелә. Гомумән алганда, 2013 елдан, агымдагы елны исәпкә алып, Казанда 1885 ишегалды ремонтланачак

---
Шәһри Казан
№ --- | 08.11.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»