|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2019 Мәдәният
Казанда академик музыка концерты була12 ноябрь көнне Татар дәүләт филармониясендә академик музыка концерты узачак. Ул профессионалларга гына түгел, төрле музыкаль караштагы тамашачыларга да кызыклы булачак. Һәр тыңлаучы булачак концертта үзе өчен ниндидер яңалык ачар һәм аны озак еллар хәтерендә калдырыр дип ышанабыз. Солист буларак бу кичтә Чайковский исемендәге Халыкара дәрәҗәле музыка конкурсында җиңүчесе Гайк Казазян (скрипка) чыгыш ясаячак.
Оркестр дирижеры - күренекле мәдәният эшлеклесе, музыкаль мәгърифәтче, Россиянең халык артисты Александр Скульпский.
--- |
Иң күп укылган
|