|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2019 Криминал
Оборона министрлыгы Рамил Шәмсетдинов эшендә гаепләүләргә катгый ҖАВАП белән чыкты
Россиянең Оборона министрлыгы Рамил Шәмсетдиновның гамәлләрен хезмәттәшләренең үзен «көчләү» белән янавы аркасында кылдым дип аңлатуына каршы җавап белән чыкты. Ведомство Baza телеграмм каналының бу темага бәйле ялган хәбәр таратуы хакында белдерде, дип яза РБК басмасы. «Забайкальедагы хәрби частьтә булган уган гасырның 90 нчы елларына хас сурәтләнгән тәртипләр - абсолют ялган мәгълүмат. Мәгълүмати "вброс"ның максаты - әлеге авыр җинаятьне тикшерү барышына йогынты ясарга чираттагы омтылыш», - диелә ведомство хәбәрендә.
Оборона министрлыгында шулай ук «интернет-ресурс бастырган төрмә жаргонындагы цитаталар — фаҗиганең чынбарлыктагы күренешен беренче генә үзгәртеп күрсәтергә теләве түгел», дип белдерәләр.
Фто: РБК
--- |
Иң күп укылган
|