|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2010 Спорт
ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНДА ТАТАРЛАР ДА КАТНАШАЧАК11 июнь көнне футбол буенча дөнья чемпионаты башлана. Кызганыч, Россия командасы анда эләгә алмады. Шуңа күрә, безгә “матур футбол” өчен генә җанатарга кала. Дөрес, чемпионатта татарлар, казанлылар күңеленә якын спортчылар да катнашачак. Кемнәр алар?
Беренчедән, Макбет Сибайя. 2003 елдан бирле “Рубин”да уйнаучы егет чемпионатның хуҗасы - Көньяк Африка республикасы өчен чыгыш ясый.
Мәскәү “Локомотив”ы данын яклаучы Питер Одемвингиеның әнисе татар, ә әтисе нигерияле. Питер шактый вакыт Чаллыда яшәгән иде. Чемпионатта ул Нигерия майкасын киеп уйнаячак.
Шулай ук Андрес Скотти өчен җанатарбыз. Ул казанлыларга яхшы таныш, чөнки уңышлы берничә сезонын “Рубин”да үткәрде. Скотти чемпионатта Уругвай өчен туп тибә.
Зур ярышның ачылыш матчын Үзбәкстан арбитрлары хөкем итәчәк. Баш хөкемдарның ярдәмчесе – татар кеше Рафаэль Ильясов. Шунысын да искәртеп үтик, футбол буенча дөнья чемпионатында беренче ярышны хөкем итү зур дәрәҗә санала, бу эшне теләсә кемгә тапшырмыйлар.
Алмаз ШӘРӘФИЕВ |
Иң күп укылган
|