06.11.2019 Шоу-бизнес
Татар эстрадасын аркылыга-буйга йөреп чыккан журналист Эльза Газизова үзе дә җырлый башлаган (ВИДЕО)
Бүген журналист Эльза Газизова үзенең беренче җырын тәкъдим итте. «Күргәзмәдә» дип атала. Җырның көен популяр композитор Салават Шәехов, текстын бик күп җырлар авторы Нур Амстердам иҗат иткән. «Матбугат.ру» Эльзаның үзе белән элемтәгә керде:
- Эльза, татар эстрадасын аркылыга-буйга йөреп чыктың. Син язмаган бер җырчы да, артист та калмагандыр инде. Ничек итеп җыр яздырырга булдың? Менә шунысы кызык бит әле.
- (Рәхәтләнеп көлә) Беренчедән, рәхмәт шалтыратуыгызга. Җыр ул һәр кешенең күңелендә. Кәеф булмаса, җыр тыңлыйсың. Вакыты суккан дип уйлыйм. Бик күп көч һәм вакыт китте. Шуңа «Күргәзмәдә» җыры бар кешенең күңеленә хуш килер дип уйлыйм. Хәзерге вакытта вокал дәресләре алам. Күп нәрсәләргә өйрәндем. Бу өлкә миңа бик ошый. Әмма журналистикадан китәргә һич кенә дә уйламыйм.
- Әйе, Инстаграмда шәхси блог та ачып җибәргәнсең.
- Декрет ялында татар эстрадасы яңалыклары, артистлар белән булган интервьюларны үз эченә алган блог ачарга булдым. Аккаунтның адресы
@elzapaparazzi. Бүген менә җырчы Чәчкәнең кызы Весна турында интервью чыкты.
- Кызыгызга күпме булды соң? Кемгә охшаган?
- Кызлар әтиләренә охшый инде. Безгә 1 яшь тә 3 ай була, Алла боерса. Җир йөзендә барлык балаларның сау-сәламәт, бәхетле, әти-әни назында үсүләрен телим. Бу иң мөһиме.
Эльзаның җырын сез дә тыңлап карагыз: