• 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 24.12-25.12 "Һәлакәткә бер адым" (Премьера!) Тинчурин театры
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 15 Декабрь Кави Нәҗми (1901-1957)
  • 15 Декабрь Фәридә Кудашева (1920-2010)
  • 15 Декабрь Данил Гыйниятов
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 16 Декабрь Булат Фәйзуллин
  • Январь аенда культура институты янына якын булган жирдэн булмэ снимать итэм. Можно берэр эби янында. Вакытлыча. 89673666533 Эндже.
  • Шипалы 4 тэгермэч сатыла,R/14 ,дискалары бн,2 сезон йорелгэн.тел.+79030621080,ватсаппка языгыз.
  • Сдаётся однокомнатная новая квартира по Проспекту Победы 139.41 кв.м. Имеется новая мебель и бытовая техника.Длительно.18+ к/у.Собственник.Тел. 89274076680
  • Ишеклэр куям,баскычлар эшлим .тел 89534022434 Питрэч районы
  • Срочно дворник кирэк 89377734777
  • Туалет, ваннага плитка жаям теплыи пол уткарам, стенага плитка куям, тел.89600325048
  • Казаннын узэгендэ, Назарбаев урамында кызлар очен ботен унайлыклары тудырылган 1 булмэле фатир тэкъдим итэм. тел.89178887888.
  • Казанда.Карбышев 60 адресында 13 кв.м.булмэ сатыла.7 эт.Булмэдэ ремонт ясалган.Куршелэр бик эйбэт.Бэясе 800000.Т 89274084073.
  • Продаётся однокомнатная квартира в центре Актаныша с площадью 26 кв.м.8 904 673 59 09
  • Татар телендә дипломнар, курс эшләре язуда студентларга ярдәм. Тиз арада оригиналь эшләр. 917-885-45-12

 

 
Архив
 

               

06.11.2019 Дин

«Сәламәтләнсәм, намазга басар идем», – дип нәзер әйтеп куярга мөмкин. Кемдер бу нәзере турында оныта да. Аның гөнаһы зурмы?

Дога кылганда, әбиләрнең: «Аллаһы Тәгалә һидаятьне насыйп итсә иде, шул юлда булсак иде», – дип сораганнарын ишеткәнебез бар. Шәригатьтә «һидаять» сүзе нәрсәне аңлата, аңа ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк? «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисовтан шуңа аңлатма бирүен үтендек.

– Һидаять «туры юлга керү», «дөрес юлдан бару» дигән мәгънәне аңлата. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, Аның кушканнарын үтәп яшәү ул. Туры юл дигәннән, элек коммунистлар вакытында аны Ленин сызган юл дип әйтә иделәр. Һәр партия, җәмгыять, оешманың үз юлы бар. Әмма барыбыз да Аллаһ кушкан юлдан барырга тиешбез. «Фатиха» сүрәсендә «Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим» дигән юллар бар. Тәрҗемәсе: «Йа Аллаһ, безне туры юлдан алып барсаң иде». Намаз укыган кеше бу җөмләне көненә 32 тапкыр һәр рәкәгатьтә әйтә. Димәк, Алла кушканча яшәсә дә, намаз укыса да, ул көн дә Аллаһтан туры юлга күндерүен сорый булып чыга. Диндә булган кешенең, Алла сакласын, ялгыш юлга кереп китүе дә бар. Безгә һидаятьне бары Аллаһы Тәгалә генә бирә. Пәйгамбәрләр, сәхабәләр халыкны дингә өндәгән, әмма туры юлга Аллаһ кына кертә.
 
– Намаз укымаучылар, Аллаһы Тәгаләдән вакыты җитмәгән, әле күңелгә салмаган, дип аклана. Бу урынлы аклану булып чыга түгелме соң?
– Ул – кешенең үз-үзен тынычландыруы гына. Гайбәт сатучылар кешене сөйләп туя­лар да, гыйбрәт өчен сөйләштек, дигән булалар. Намаз укымаучы вакыты юклыкка, хәтере начар булуга сылтый. Намазны балигълык яшенә җиткән бөтен кеше дә укырга тиеш. Ул – Аллаһ кушкан фарыз гамәл. Укымасаң – гөнаһ. Гайбәт сөйләүнең дә гөнаһы Аллаһ каршында бик зур.
 
– Туры юлга баса алмаган кеше турында, шайтаны котырта, дип тә әйтәләр. Монда кем гаепле?
– Шайтаннан ­саклану өчен, Аллаһының әмерлә­рен үтәргә һәм хәрәмнән тыелырга кирәк. Кеше кыш көне өстенә кимичә урамга чыга да салкын тидерә, чөнки ул сакланмады. Без дә гел гыйбадәттә булып, догалар кылып, дин кушканча яшәсәк, шайтан зыян сала алмаячак. Ул, кешенең алдына да, артына да төшәрмен, уңнан да, сулдан да килермен, ничек тә адәм баласын котыртып, үзем белән җәһәннәмгә алып китәрмен, дигән. Тәнебезне генә түгел, күңелебезне дә сакларга тиешбез. Күңелне – җанны ничек сакларга кирәклеген Аллаһы Тәгалә безгә аңларлык итеп әйткән. Диндәге таләп­ләрне үтәп яшәсәк, күңелне генә түгел, тәнебезне дә сак­лый алабыз. Шайтан котыртты дип, аңа сылтап калдыру җайлырак бит. Үзгәрергә теләмәсәң, кеше-шайтанга әвереләсең дә куясың. Ә алар безнең арада бар. Мәчеткә барырга уйлаган кешене, анда сиңа нәрсә калган, йөрмә бабайлар кебек, дип, юлыннан бүлгән кеше шайтан булмый кем була. Коръәннең «Нәс» сүрәсе дә бит «Минәл-җиннәти вән-нәәс» дип тәмамлана, ягъни җеннәрдән һәм адәмнәрдән сакла. Диндә булу алай ук җиңел әйбер түгел, нәфесең белән көрәшү ул. Ихтыяр көчеңне бераз гына югалтып алсаң да, шайтан хәзер сизеп ала. Аракы эчә торган кешегә ул, исерерсең дә бомж кебек урамда аунап ятарсың, эшсез дә, гаиләсез дә калырсың, дими. Киресенчә, бүген генә эчкәннән әллә ни булмас, табиблар да аз гына эчеп куярга киңәш итә кебек сүзләр белән котырта гына. Аллаһы Тәгалә Коръәндә Иблиснең сүзләрен китереп шулай ди: «Ул әйтте: «Синең кодрәтең белән ант итәмен ки, мин аларның бөтенесен дә, гөнаһлар кылдырып, туры юлдан чыгарачакмын. Иллә дә мәгәр, Син сайлап алган колларыңны гына туры юлдан чыгара алмаячакмын».
 
Шайтаннан саклану өчен диндә булырга, гел тәһарәтле йөрергә, бөтен эшне дә Аллаһка тәвәккәләргә кирәк. Иртән эшкә киткәндә, Аллага тапшырдым дип чыгып китәбез, кайтып кергәндә, ишектән бисмилла әйтеп керергә онытабыз. Мөхәммәд галәйһиссәлам, әгәр кеше ишектән кергәндә Аллаһны искә алырга онытса, безгә кереп кунарга урын булды дип, аңа шайтан да ияреп керер, ашарга утырганда бисмилла әйтмәсә, шайтан, миңа ашарга да бар икән, дип килеп утырыр, ди. Аннары без адәм балалары Аллаһны үзебезгә авыр вакытларда гына искә алабыз. Мәчеткә, мине өшкерегез әле, дип килүчеләр бик күп. Намаз да укыйсылары, мәчеткә дә йөриселәре килми үзләренең. Проблема чыга да мәчетне искә төшерәләр. Якыннары үлеп китә дә, хәзрәтне чакыралар, дога кылдыралар. Мәетнең өчесе, җидесе, кырыгына чакыралар. Сәдака бирдем, укыттым диләр дә җиңел сулап куялар. Кулларын күтәреп, вафат булган якыны өчен дога кылса, намаздан соң Аллаһы Тәгаләдән аңа җиңеллек сораса иде ул. Үзләренең Аллаһ коллары булуларын, Аның каршында җавап бирәчәгебезне онытмасалар иде. Иманны, тәкъвалыкны сатып алып булмый шул.
 
– Бәхетсезлек очракларына юлыкканда, авырулардан соң кайберәүләр намазга баса. Бу Аллаһның теләге белән шулай килеп чыгамы?
– Берәр бәла-казага юлыксак, чынлап та күбрәк дога кыла, Аллаһтан сорый башлыйбыз. Уразасын да тотабыз. Әмма проблема хәл ителгәч, сәламәтләнгәч, тагын онытып җибәрәбез. Самолетка утырганда куркудан, догаларны укыйбыз, ә җиргә төшкәч, кул чабабыз да диңгезгә йөгерәбез. Кире кайтырга чыккач, исән-сау кайтып җитсәк иде, дип, тагын Аллаһтан сорый башлыйбыз. Операциягә керергә җыенган кеше үзе дә, туганнары да килә мәчеткә. Дога кылдыралар, намазга да басарга әзер булып китәләр инде менә. Наркоздан айныгач, операция­не яхшы табиб ясады, әйбәт дәваладылар дип сөенәләр. Табибка, бәхилләтер өчен, күчтәнәчен дә бирәбез. Ә менә Аллаһка рәхмәт әйтеп, ике рәкәгать шөкер намазын укырга иренәбез. Аның каршындагы бурычларны үтәмибез. Югыйсә табибка да сәләтне, мөмкинлекне, белемне Аллаһы Тәгалә бирә бит. Сессия вакыты җиткәч, студентлар да, аларның әти-­әниләре дә искә төшерә безне. Мәчеттә дога кылдырырга кайчак хәтта чират җыела. Аллага шөкер, имтиханны биш­легә бирдем дип, дога кылдырган кешене хәтерләмим.
Йокыдан уянабыз да, сике­реп торып, моңа-тегеңә өлгерәсе бар дип сукрана-сукрана чаба башлыйбыз. Йокыдан исән-сау уяна алган өчен рәхмәт әйтергә онытабыз. Кем белә бит кемнең кайчан уяна алмаячагын? Раббыбызны онытсак, Ул Үзе турында искә төшертергә дә бик мөмкин. Дингә дә төрле кешене төрлечә китертә. Кемдер авырлык килгәч, аны аңлап, туры юлга баса. Ә кемдер барыбер аңламаска да мөмкин. Тәүбә итсә, Аллаһы Тәгалә аны кабул итә. Бер, ике, өч тапкыр гафу итә. Ә гафу итмәсә? Башта Ул кечерәк авырлык бирә, аннары аннан авыррагын, аннары инде тагын да зур авыр­лык килергә мөмкин.

– Авыр вакытта нәзер әйтергә яртабыз. Авыру кеше: «Сәламәтләнсәм, намазга басар идем», – дип нәзер әйтеп куярга мөмкин. Кемдер бу нәзере турында оныта да. Аның гөнаһы зурмы?
– Кеше болай да намаз укырга тиеш. Әгәр намазларын укып бармаса, аңа гөнаһ язылып бара. Бу очракта исә икеләтә гөнаһ була. Нәзере турында Аллаһы Тәгалә бу дөньяда яки кыямәт көнендә искә төшерәчәк. Ахирәткә калдырмыйча, бу дөньяда ук сиздерсә ярый ла ул. Барысы да рәхәт кенә, шома гына барса да куркыныч бит. Дөньядагысын ничек тә үткәреп була, ахирәткә калса куркыныч. Ибраһим галәйһиссәлам дә Аллаһы Тәгаләдән, әгәр миңа угыл бирсәң, мин аны корбан итеп чалырга әзер, дигән булган. Әмма Аллаһы Тәгалә, әйткән нәзеренә тугры булуын күргәч, корбан итеп улын түгел, куй чалырга куша. Нәзер әйтелгән икән, ул үтәлергә тиеш.
Фото: пиксабай

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 30.10.2019
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (907802) / 06.11.2019 15:41:05

Көн саен намаз укырга тырышам инде, тик кайчакта онытылып та кала шул.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов