|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2010 Сәясәт
ЧӘЙ БЕЛӘН ЯНГЫН СҮНДЕРҮМоннан берничә көн элек Әтнә районына командировкага бардык. Инде эшләребезне бетереп, Казанга кайтып җиттек дигәндә, Чыпчык белән Биектау арасында туктарга мәҗбүр булдык. Дөресрәге, бер “КамАЗ” машинасыннан чыккан төтенне күреп, берничә метр узып киткәннән соң кире борылдык. Без туктаган вакытта шофер юл кырыеннан балчык алып, бензин багы өстенә ыргыта, ялкын телләрен капларга газаплана иде. Янында ник бер ярдәм итүче булсын. Үрмәләргә маташучы ялкын телләрен күреп, без, өч хатын-кыз, тәмам курыктык. Бензин багына ут кабып, кинода күрсәтелгәнчә, машина шартламасмы икән, дигән уй мизгел эчендә башыбыздан узды. Нишләргә белми, утырган машинадан төштек. Читкәрәк китеп бастык. Йөртүчебез Илфат инде бу вакытта, багажниктан ут сүндергечне алып, ялкын өстенә сиптерергә өлгергән иде. Әмма ялкын гына бирешергә теләмәде... Машиналар ике яктан да тыз-быз уза. Туктаучы гына юк. Егетләргә булышырга теләп, без кул күтәрергә, ярдәм сорарга керештек. Ышанасызмы-юкмы, трассадагы машина ташкыны арасыннан берникадәр вакыттан соң бары тик берәү тормозына басты.
Туктаткан абзыебыз 3 литрлы банка белән нидер алып килеп сипте дә, безгә кушылып, башка машиналарны туктатыр өчен кул изәргә кереште. Икенче, өченче машина туктады... Күмәк көчкә ялкын түзмәде, биреште. Егетләр тырышлыгы белән машина янмый калды.
– 90 нчы елларда, мин йөк машинасында эшли башлаган чорда, тәгәрмәчең тишелеп, юлда туктасаң да, яныңа килеп туктыйлар, ярдәм кулы сузалар иде. Кул күтәреп, булышуларын сорыйсы юк иде. Хәзер нәрсә, машинага ут кабарга тора, алга караганнар, чабалар гына, күрмиләр дә. Кеше бозылды, – диде Илфат, кабат руль артына утыргач.
Шушы хәлдән соң тиз генә тынычлана алмадым. Нәрсә бу? Ваемсызлыкмы, дөнья артыннан куумы? Акча артыннан чабып, янәшәдәге ярдәм кирәк кешене күрмәүне ничек аңларга? Дөнья малы бер көнлек икәнен бик тиз онытабыз шул. Беребез дә гомерлек түгел, кеше дә, җыйган мал да. Зур фаҗига булмыйча, мондый “вак-төяк” хәлләргә игътибар итми башладык шул.
...3 литрлы банкада ни булганын соңыннан белдек. Юлда эчәргә дип алган чәйләре булган икән. “Сез нидер әйткәч, ирем чәйне алып чапты. Мин аны сезгә эчертә, кызлар бик сусаганнар бугай, дип уйлаган идем, – диде хатыны. – Рәхмәт инде, күреп туктагансыз. Без менә игътибар да итми үтеп китеп барабыз. Ирем чыгып киткәч, артыма борылып караганнан соң гына, машинадан чыккан төтенне күрдем”, – диде ханым, читенсенеп.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|