|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2019 Дин
Кэшбэк – хәләлме, хәраммы?Иптәшләр, кэшбэк (кэш-акча, бэк –кире кайтару, ягъни акчаны кире кайтару) сүзе телгә килеп керде бит әле. “Кэшбэк”ны татарлар, иманым камил “ыспасиба” дигән кебек “кишбик” дип кенә әйтәчәкләр. Тукта, тукта болай булмый “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннатуллинга шалтыратыйм әле. – Нурулла хәзрәт, кэшбэк Ислам дине буенча хәләлме?
– Хәләл.
– Ул процентка корылмаганмы?
– Юк. Син бит беркемгә дә акча биреп тормыйсың, карта белән генә кулланасың. Карта белән күбрәк кулланган саен акчаларыңның бер өлеше сиңа әйләнеп кайта. Берәр кибеткә барып нәрсәдер алсаң бу кибет күпмедер акчаны банкка кайтара, банк үз чиратында сиңа кайтара. Банк картасын кулланган кеше өчен бу хәләл була, моның зыяны юк.
– Дин буенча бу дөресме соң? Син мәсәлән мең тәңкәлек әйбер алдың да, сиңа әйтик 100 сумын кире кайтардылар, ди. Бу йөз сум синең өчен хәләлме соң, чөнки сатып алган әйберен мең тәңкә иде бит.
– Хәрәм түгел. Син бит акча бирмисең. Кемгәдер акча биреп күбрәк алсаң хәрәм булыр иде. Әгәр сиңа мең сумның 100 сумы кире кайта икән, димәк бу әйбер мең сум тормаган дигән сүз. Бу – кеше банк картасы белән куллансын өчен уйлап табылган әйбер. Бер караганда бу системаның файдасы бик юк.
– Нинди мәгънәдә?
– Башта ук әйбернең бәясен арзанрак итеп куйсаң әйбәт булыр иде. Кэшбэк әйберләрнең бәясе артуына китерергә мөмкин.
– Ни өчен банк картасын куллануыңны телиләр?
– Кешене контрольдә тоту өчен. Кешенең акчасы банкта ята, үзендә булмый. Теләсә кайсы мизгелдә ул акчаны хуҗасына кире кайтармаска мөмкиннәр. Банк банкротка чыгып бу акчалар юкка чыгарга да мөмкин. Банклар үз чиратында шушы ысул белән акча эшли.
– Син үзең карта белән кулланасыңмы?
– Картам бар. Көндәлек әйберләрне алыр өчен, анда билгеле күләмдә генә акча бар, бөтен акча түгел.
– Төп акчаң кесәңдәме?
– Әйе,әйе.
– Картада акчам юкка чыгар дип куркасыңмы?
– Юк. Банкка бирәсем килми.
– Кэшбэк белән файдаланганың бармы?
– Юк.
– Файдаланасың килмиме?
– Карта белән еш кулланмыйм, шуңа күрә аның миңа файдасы юк. Картаны бик сирәк очракта гына кулланам, берәр кешенең картасына акча салырга кирәк булганда гына. Кибетләрдә кирәк-яракны акча белән сатып алам.
Габдрәхим |
Иң күп укылган
|