|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2019 Мәдәният
Кариев театры туган көнен билгеләп үтте (ФОТОрепортаж)Кариев театрытуган көнен уздыру күркәм бер традициягә әйләнеп бара. Быел ул 32-нче гомер бәйрәмен билеләп үтте. Килгән кунакларны фойеда музыка уен коралларында уйнаучы квартет, тарихи фотолар каршы алды. Шулай ук театрның үз продукциясе дә әлеге кичтә тәкъдим ителде.
Тамашачылар залында бәйрәм "Без шундый театр төзербез..." театральләштерелгән тамаша, яраткан спектакльдән өзекләр күрсәтү белән дәвам итте. Спектакльдән соң артистларны һәм театр хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Артистларыбызның шагыйрь Йолдыз Миңнуллина сүзләренә композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән гимнны башкарулары һәм аның клибы кичәне югары нотага, үткән һәм хәзерге кисешкән ноктага алып менделәр.
Киләчәктә дә театр үссен, яңарсын һәм яшәрсен генә!
--- |
Иң күп укылган
|