|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2010 Киңәш-табыш
РАМАЗАН КӘБИРОВ ӨЙДӘ ТЕРРАРИРУМ БУЛДЫРГАН (ФОТО)Казандагы 6нчы гимназиянең 9 сыйныф укучысы Рамазан Кәбиров биология буенча шактый олимпиадаларда җиңү яулаганы бар. Әмма барыннан да бигрәк шунысы кызык, ул хайваннар дөньясын теориядә генә түгел, практикада да өйрәнә. Рамазанның өендә тараканнар, тритон һәм хәтта елан яши. - Рамазан, мондый сәер мавыгу каян килде сиңа?
- Сәер дип санамыйм. Хайваннарны карау миңа зур ләззәт бирә. Имезүче хайваннар һәм кошлар күпкә акыллырак саналса да, сөйрәлүчеләр һәм амфибияләрнең дә уңай яклары күп. Мәсәлән, мәче, эт хуҗаларына шактый мәшәкать тудыра: йоны коела, исе бар, йорт җиһазларын кимерәләр, обой тырныйлар һ.б. Еланның исә исе юк, йоны юк, берни кимерми, үзләренә карата күп игътибар таләп итми, аллергия чыгармый. Гомерләре дә озынрак.
- Син аларны каян аласың?
- Мондый хайваннар белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта. Зоокибетләрдә саталар. Шәхси сатучылардан да табарга була.
- Бер таракан күпме тора инде, мәсәлән?
- Зоокибетләрдә тараканны бик сәер саталар. Ризык урынына алсаң, берсе 3-5 сум тора. Ә карап үстерер өчен аласың икән – берсе 100 сумга төшәргә мөмкин. Амфибия һәм рептилияләргә бәяләр төрлечә: 100 сумнан 70 меңгә кадәр.
- Ә асрау күпмегә төшә?
- Кыйммәт түгел. Айга 1000 сум чамасы. Бәлки, бераз күбрәктер.
- Иң кыйммәт дигәне нинди җанвар алганың бар?
- Инде хәтерләмим дә, алар миндә бик күп булды. Хайванны алып кайткач, аңа террариум, аксессуарлар һәм башка вак-төяк тә кирәк бит әле.
- Әти-әниең, дусларың нәрсә ди соң?
- Әти-әнием каршы түгел кебек. Әмма өйдә бу кадәр хайван булуга бик шат та түгелләр инде. Дусларымның мөнәсәбәте төрлечә.
- Мәктәптә бу хакта беләләрме?
- Әйе, укытучыларның 90 проценты белә. Әйтәм бит, кемгәдер ошый, кемгәдер бөтенләй ят күренеш.
- Фикердәшләрең дә бардыр?
- Әйе, ләкин күбрәк башка шәһәрләрдә. Алар белән интернет аша аралашам.
- Бер фатирда елан белән уяну куркыныч түгел?
- Еланнар белән мин күптән түгел генә мавыга башладым. Әлегә миндә “королевская” токымлы альбинос Калифорния еланы яши. Ул атнасына бер тычкан йота. Әгәр тычкан бәләкәй булса, 2-3 көннән тамагы ача. Еланымның озынлыгы 1 метр. Гадәттә, әлеге төр 150-180 сантиметрга кадәр үсә, бик сирәкләре 200 сантиметрга да җитәргә мөмкин. Америка, Мексикада яши алар. Бәясе төрле җирдә төрлечә: 3 меңнән алып 7 мең сумга кадәр. Тиздән тагын да матуррак һәм кызыклырак елан алырга хыялланам.
- Булачак хатының “йә мин, йә тараканнар!” дип кырт киссә, нишләрсең?
- Бу мавыгу гомерем буена сузылмас, дип уйлыйм. Шулай булгач, барысы да тәртиптә булыр.
Рамазан Кәбировның йорт хайваннары:
Хәзерге вакытта яшәгәннәре:
“Королевская” токымлы Калифорния еланы (Lampropeltis Getula Californiae)
Гади тритон (Lissotriton Vulgaris)
Испан тритоны (Pleurodeles Waltl)
Джунгар хомягы (Phodopus Sungarus)
Бер ай элек күбрәк булганнар:
Кызыл түшле кытай Тритоны (Cynops Orientalis)
Аксолотль (Ambystoma Mexicanum)
Зәңгәрсу квакша (Hyla Cinerea)
Геккон токи (Gekko Gecko)
Мадагаскар тараканнары (Gromphadorhina Portentosa) – 7-8 вәкил
Урман тараканнары (Blaberus Giganteus), (Archimandrita Tesselata) – 10нан артык
Мәрмәр таракан (Nauphoeta Cinerea) – 100дән артык
Мадагаскар тараканнары
Испан тритоны
Blaberus Giganteus
Елан азыгы
Archimandrita Tesselata
Зәңгәрсу квакша
Мәрмәр тараканнар
Күрмәмешкә салышыйк
Фатир буйлап экскурсия
Хомяк
Елмай! Фотога төшерәм...
Тритон
Шәп кача
Оотека (татарчасы ничек була икән?)
Калифорния еланы
Ашарга җыена (сак булыгыз: алга таба - куркыныч кадрлар)
Башлана башлады
Уфф...
Әз генә калды...
Тычкан "тоннельдә"
Бер атналык ашау шул була
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|