поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.11.2019 Ир белән хатын

"Иремнән чыгып киткәндә ике балам тәпи киткән иде. Өченчесе –карынымда”

Баласына алимент түләүдә бурычлылар саны кимеми. Бүген республикада 20 мең кешенең шундый бурычы бар. Быел 9 ай эчендә суд приставлары 35 мең эш караган һәм 221 миллион сумнан артык акчаны түләттергән. Республиканың Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина Татарстан суд приставлары башлыгы урынбасары Елена Степанова белән бу уңайдан халык белән очрашу үткәрде.

Республикада алимент түләттерү буенча төрле чаралар күрелә: милеккә арест салу, хезмәт хакыннан, банктагы акча исәбеннән тотып калу, транспорт йөртүдән мәхрүм итү, чит илгә чыгармау. Алимент түләттерүдә тагын нинди чаралар күрер идегез?
 
Камил Кәримов, язучы:
 
– Хөкүмәтебез халык санын арттыру буенча нинди генә чаралар күрми хәзер, ана капиталы, пособиеләр… Аңа карап гаиләләр тотрыклы түгел. Алимент түләүдә мәҗбүриләү дә киресен эшли. Кайбер хатын-кыз алдан уйлап, бай ир-атка кияүгә чыга, берничә ай яшәгәч, ир көйләп ятмый, аерыла һәм баласына зур суммада алимент сорый. Бу  хәзер гадәткә керә башлады. Судлашу, алимент түләттерү дә үчләшү коралына әйләнеп бара. Чит ил сериалларының да 99 проценты шуңа корылган. Монда бер яклы гына фикер йөртергә, түләргә теләмәүчеләргә, аһ, хайван икән бу, дип карарга ярамый. Без аның нигезендә нәрсә ятканын белмибез.
 
Альберт Галимов, пенсионер (Казан):
 
– Без иң элек үзебез үк проблемалар тудырып, аннан соң шуларны хәл итү өчен геройларча көрәшкә күтәрелеп яшәргә өйрәнә башладык кебек. Җәмгыятьтәге рухи кыйммәтләрнең  нигә югала баруы, бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре, җәмгыятьтә гаиләнең роле турында күбрәк уйланмыйбыз. Ничә ир һәм ничә ананың алимент түләүдән качып йөрүен исәпләгәнче, тискәре күренешләрнең сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бетерү белән шөгыльләнсәк, әйбәтрәк булмас идеме икән?
 
Гөлназ Сәмигуллина, өч бала анасы:
 
– Иремнән чыгып киткәндә ике балам тәпи киткән иде. Өченчесе –карынымда. Хыянәтен белгәч, елап, үксеп беттем. Түзеп яшәмәскә дигән нәтиҗәгә килер өчен бер кул күтәрүе җитте. Иң элек дус кызыма килеп кердем. Ул исә, әнисеннән калган фатир тик тора, дип сөендерде. Шунда күчендек. Төннәрен өйдә эшли торган эш таптым. Бер елдан сеңлем Казанга укырга керде. Ул килгәч, тормыш җиңеләйде. Сеңлем өйдә чакта таксист булып эшли башладым. Акчам җитә иде. Иремне алиментка биреп, мәҗбүриләп акча түләттерәсем килмәде. Үсте ул балалар! Хәзер менә әтиләренең дә исенә төштеләр. Тик соң инде. Миңа калса, баласын яраткан әти алиментка биргәнне көтми, үзе ярдәм итәргә тиеш. Ә бездә ирләр балага акча бирсәм, хатын рәхәт яшәр дип курка. Бернинди чара күрмәс идем. Алимент түләүне атаның,  йә ананың намусына калдырырга кирәк. Миңа балаларым әтиләреннән алимент түләттермәгәнгә рәхмәт  укый хәтта. Бәхет  акчада түгел, иң мөһиме  сәламәтлек  булсын!

Зәлия Гыйльманова, сәркатип:
 
– Бала кечкенә вакытта акча җитми. Менә шунлыктан хатын-кыз ирен алиментка бирергә мәҗбүр. Мөмкинлеге булса, бирмәве яхшырак. Чөнки аннары бала атаны карарга тиеш бит. Гаиләсен саклап калмаган, баласы,  хатыны белән яхшы мөнәсәбәттә булмаган ир кеше алиментны нишләтсәң дә түләми. Ирләрдә ата хисе юк. Бик сирәкләре генә бала җанлы була. Түләмәгән кешене әллә нинди җәза бирсәң дә, түләтеп булмаячак. Әлбәттә, сез биргән сорауга җавап бирү җиңел ул. Ә менә үз башыңа төшсә, ялгыз бала үстерү, акчасызлык – бик авыр нәрсә. Бездә хатын-кызлар якланмаган. Ирләрен алиментка биреп, акчасын ала алмаган бик күп кешеләрне беләм. Алар кызганыч, бу ханымнарга гаиләсен алып барыр өчен көн-төн эшләргә кирәк. Аларның балага да вакытлары калмый. Менә аннары, атасыз гаиләдә үскән бала, дип сүзләр йөри башлый. Гаилә аерылышканда ук дәүләт органнары  ир кешегә мәҗбүри түләтү ясасын иде. Бәлки, шул чакта гаиләләр дә сакланып калыр, балалар да ятим үсмәс иде

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.11.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»