|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2019 Хәвеф-хәтәр
Балалары белән юкка чыккан ирне урамда күргәннәрУфада югалган 37 яшьлек Артем Мазовны һәм аның ике улын Уфа урамнарының берсендә күргәннәр. Бу хакта UFA1.RU интернет басмасы хәбәр итә. Ике улын иярткән әтине күрүче шаһит белдерүенчә, алар кичә көндезге сәгать икедә Мөбәрәков урамы буйлап китеп барган. Арытаба Софья Перовская урамына юнәлгәннәр.
Мәгълүм булуынча, ир үзенең ике улы белән 26 октябрьдә өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле алар турында бер генә хәбәр дә юк. Хатыны полициягә гариза белән икенче көнне мөрәҗәгать иткән.
Шул көннән бирле гаиләне полицейскийлар, криминалистлар, кинологлар, водолазлар, волонтерлар эзли. Югалган ирнең дуслары фикеренчә, Артем балаларын яратучы әти булган һәм аның психикасында тайпылышлар сизелмәгән.
Русия Тикшерү комитеты Башкортстанга югалган әтине һәм аның улларын эзләү өчен криминалистлар җибәрергә карар иткән, дип яза Кызыл таң.
--- |
Иң күп укылган
|