поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.06.2010 Милләт

САБАН ТУЕ

Юк, җәмәгать, теләсәгез ни әйтегез, элеккеге Сабан туйлары бәйрәмрәк иде. Алар көтебрәк алына иде. Хәзергеләр үтәлергә, үткәрелергә тиешле «мероприятие»гә әйләнеп бара шикелле. Сабан туе авыл, район җирендә кайчан үткәрелергә тиешлеген указ белән билгеләү дә миңа ошап бетми. Халык бит аны гомер гомергә указсыз-нисез үткәреп килгән. Аның үз вакыт аралыгы бар. Аны авылларда да, районда да бик яхшы беләләр.

Ялгышсам, гафу үтенәм, шәһәр җирендә хәзер Сабан туе мәйданына халык чират уздырып җибәрергә җыела сыман. Дуңгыз итеннән кыздырылган шашлык төтене эчендә дөбер-шатыр акырган аңлаешсыз музыкадан аңгыраеп әрле-бирле йөрегән була да миңгерәеп өенә кайтып егыла. Ә бит Сабан туе җирдә көне-төне эшләп арыган халыкның бер тапкыр күккә, кояшка күтәрелеп каравы һәм уйнап-көлеп, ел буе сагынып сөйләрлек бәйрәме иде.

 

Сугыштан соңгы авыр заманда да сабан туе үзенең халыкчанлыгы белән чын бәйрәм булып үтә иде. Без, бала-чага, аны үзебезчә көтә идек. Шәрифҗамал апа тегеп биргән бер сәдәпле бүз күлмәк һәм балагы тездән түбән, ләкин тубыкка җитмәгән кара сатин ыштанлы малайлар, бөрмә итәкле, чәчәкле ситсы күлмәкле кызлар җыела идек Сабан туе мәйданына. Без дә олылар янында үсеп киткәндәй була идек. Кесәдә кызыл су (морс) алып эчәргә җитәрлек акча да бар. Йөрисең сабан туе мәйданын урап, кызлар яныннан узып барышлый беләкләреннән чеметеп үтәсең, азынып китеп, аяк бармаклары белән кызлар итәген күтәргәләп тә аласың. Шуңа җавап итеп, «Кит әле, кәҗә тәре» яки «Шапай авыз» дигәнне ишетәсең. Ачу килми, чөнки Сабан туе.

 

Уеннарның бөтенесенә катнашасың. Бүләккә берәр карандаш яки сыбызгы эләктерсәң, бөтен дөнья малына ия булгандай мактанасың.

 

Элек-электән сабан туеның күрке – көрәш. Мал өчен түгел, дан өчен көрәшү Сабан туйларының иң затлы бизәге иде. Кем гаепле икәнен белмим, харап иттеләр шул матурлыктан безне. Мине суыткыч яки машина алган батырлар һич кызыксындырмый. Мал өчен көрәшә торган ярышлар да кирәктер, әмма Сабан туенда, тәкәдән гайре, сөлге-тастымал ише истәлек-бүләкләр генә булырга тиештер. Сабан туе мал җыя торган бәйрәм түгел. Малга хирыс батырлар көрәшмәсен. Йөрсеннәр сүгенеп Сабан туе бәйрәме тирәсендә. Көчләре белән һәм күнегү залларында өйрәнгән әмәлләре белән масаймасыннар. Борын-борыннан дан өчен көрәшкәннәр бит әле. Хәзер дә табылыр егетләр. Безнең район Сабан туенда ничәмә ел батыр калган Гәптри абыйны әле дә сагынып искә алам. Тәкә өчен генә көрәшкән Әүхәтебез дә безнең горурлыгыбыз булды.

 

Кыскасы, халык бәйрәме булудан аерылып барган Сабан туебызның чын асылын кире кайтарырга иде. Шунысын да кабатлыйм (берничә тапкыр язган идем инде) – Сабан туен интернациональ бәйрәм дип атый башладылар. Юк, Сабан туе ул татар бәйрәме генә, башка беркемнеке дә түгел. Бүтәннәр анда кадерле кунак кына.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 6 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»