|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2019 Мәдәният
Композитор София Гобәйдуллинага багышланган кичәләргә чакырабызБу ял көннәрендә "Мир" кинотеатрында композитор София Гобәйдуллина исеменә багышланган "МузТранзит Восток-Запад" халыкара фестивале кысаларында күрсәтүләр узачак. 2 ноябрь (шимбә) 11:00 тамашачыларга «Вертикаль» (реж. Станислав Говорухин, Борис Дуров) фильмы тәкъдим ителә. Күрсәтер алдыннан кунакларны музыка белгечләре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре, София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге хезмәткәрләре Ләйлә Монасыйпова һәм Рәмзия Усеинова сәламли. Алар кинода София Гобәйдуллина музыкасы турында сөйләячәкләр.
3 ноябрь (якшәмбе) балалар көне дип игълан ителде. Яшь кино сөючеләр мультфильмнар карарга чакырыла.
9: 30 - «Маугли» мультфильмы
11: 05-композитор Алсу Сөнгатуллина белән иҗади очрашу
11: 45 - «Чучело» сәнгать фильмы.
Чарага керү ирекле.
6+
--- |
Иң күп укылган
|