|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2019 Фаҗига
Фаҗигадән соң, илдәге барлык балалар бакчаларын тикшерәчәкләр
Кичә Ненец автономияле округының Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында алты яшьлек малайны үтерделәр. Әлеге фаҗигадән соң илдәге барлык бакчаларындагы куркынычсызлыкны тикшерәчәкләр. Нарьян-Мар шәһәрендә 36 яшьлек исерек ир-ат балалар бакчасына "йокы сәгате" вакытында бәреп керә. Ул йоклап яткан 6 яшьлек малайны пычак белән яралап үтерә. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр итте.
Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Елена Вторыгина Тикшерү комитеты, Генераль прокуратура һәм Роспотребнадзор башлыкларына Россия төбәкләрендә балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә, шул исәптән шәхси булганнарында да, тикшерүләр үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, дип яза Татар-информ.
"Гамәлдәге законнарда каралган вәкаләтләр кысаларында, гражданнарның хокукларын яклау максатыннан, Россия субъектларындагы мәгариф оешмаларында, шулай ук шәхси оешмаларда балаларның иминлеген тәэмин итүгә карата билгеләнгән таләпләрне бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән контроль чаралар үткәрүне башлап җибәрүләрен сорыйм", - диелә РИА Новости карамагындагы хат күчермәсендә.
Фото: соцчелтәләрдән
--- |
Иң күп укылган
|