|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2019 Җәмгыять
Дөньяның иң карт татар әбисе вафат: ул үз гомерендә бик күпне күреп өлгергәнӘстерхан өлкәсенең Красноярск районында яшәгән дөньяның иң олы яшьтәге әбисе Таңзилә Бисәмбәева вафат булган. 2016 елдан ул дөньяда яшәүче иң карт хатын-кызы дип танылып Россия рекордлар китабына кертелгән булган. Таңзилә апага ярты елдан 125 яшь туласы булган. Красноярск районы гәзите хезмәткәре хәбәр иткәнчә, әби тыныч кына китеп барган, аны авыл зиратында җирләгәннәр.
Таңзилә Бисембаева үз гомерендә бик күпне күреп өлгергән. Ул революцияне, Бөек Ватан сугышын, СССР таркалганын күрә. Карчыкның өч улы, ун оныгы һәм 25 оныкчыгы яши.
Фото: Дмитрий Рогулин/ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|