|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2019 Мәдәният
Камал театры артисты "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеменә лаек булдыБүген, 31 октябрьдә, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин сәнәгать, төзелеш һәм транспорт предприятиеләре хезмәткәрләренә, мәгариф, спорт һәм социаль өлкә вәкилләре, медицина даирәләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук хезмәт ветераннарына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада 61 татарстанлы премьер-министр кулыннан югары бүләкләр алды.
Г.Камал театры актрисасы Ләйсән Фәйзуллина "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеменә лаек булды.
"Ләйсән уңышлары белән горурланабыз! Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади җиңүләр телибез!" диелә театр сайтында.
--- |
Иң күп укылган
|