поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.10.2019 Ана теле

Ана теле: “Ничек әйтергә? Ничек язарга?”

Үткән язмада без җөмлә төзелеше белән бәйле берничә тезиска “төртелеп” калдык. Әлеге сораулар шул сәбәпле килеп туды. Барысы да диярлек җөмлә төшенчәсе белән бәйле. Әйдә, кабатлап шуны искә төшерик әле. Җөмлә – ул сөйләм оештыруның төп корал-чарасы.

Ул– аңлашу, хәбәрләндерү функциясе ягыннан, һичшиксез, тәмамланган һәм тулы берәмлек. Җөмлә сүз тезмәсен дә үз эченә сеңдерә, хәтта үзләштерә ала. В.В.Виноградов җөмләне ия белән хәбәр мөнәсәбәтендә ачыклый. Бу ике категориянең лексик-грамматик аермаларын күрсәтә. Җөмләдә ия белән хәбәр бәйләнеше булуын һәм шул төзелмә йөзендә предикативлык, модальлек тәгъбир ителүен, хәбәрләндерү интонациясе табылуын исбатлый. Сүз тезмәсенең лексик-грамматик төзелеше исә бөтенләй башкача. Моның составындагы сүзләр бер-беренә ия-хәбәр функциясендә бәйләнешмиләр, бәлки аларның берсе җитәкче сүз, икенчесе җитәкләнүче сүз сыйфатында бәйләнешәләр  яки икесе бертигез көчтәге (тиңдәш) сүзләрне бер-бер артлы куеп тезү рәвешендә бәйләнешкән булалар. Сүз тезмәсендә предикативлык, модальлек категорияләре тәгъбир ителми, хәбәрләндерү интонациясе дә булмый (В.В.Виноградов. Вопросы изучения словосочетаний /Вопросы  языкознания, 1954, №3, 5 с.; В.Хангилдин, Күрс.хезмәт, 322 б.).
   
Бу фикерләрдәге бер факторга игътибарны төбик әле: интонациягә. Җөмләне сүзтезмәдән аеруның сөйләмдә иң беренчел чарасы-билгесе –ул интонация. Ни кызганыч, татар теле фәне моңарчы моңа тиешле игътибар бирмәде. Билге үзе танылды, фәнни категория хәлендә билгеләнде, тик асылы төшендерелмәде, чөнки язудагы структураны өйрәнгәндә моның мөмкинлеге чикләнгән иде. Әйтмә сөйләм бездә бөтенләй диярлек өйрәнелми. Бу хакта без инде кат-кат кисәтә киләбез. Ә бит заманында Г.Алпаров җөмләнең асылын болай билгеләгән булган: “... тоташ бер аһәң белән сөйләнгән, бер тыныш белән тукталган, бер-беренә бәйләнешле сүзләр җыентыгы” (Алпаров, 1945, 120 б.). Тик ул бу фикер агышын алга таба үстерми, формаль грамматиканы сөрүче булганга, ул җөмләгә биргән мондый билгеләмәсен алга сөрә: “баш килештәге иягә бәйләнеп, аңа ярашып әйтелгән хәбәрдән гыйбарәт сүзләр тезмәсе” (Шунда ук). Игътибар итик: бу фикер юнәлешендә дә ул җөмләне сөйләм берәмлеге итеп күзаллый, “әйтелгән”, ди. Язылган, дими.
   
Бу мәсьәләдә татар тел белемендә хәзерге вакытка береккән фикер В.Хангилдин тәгаенләгән килеш кала булса кирәк: без җөмләнең беренче чиратта интонация-пауза күренешендә төсмерләнүен расларга тиеш таптык. Чыннан да, интонация структуралары белән беренче күрүдә аерым сүз яки сүз тезмәсе булып күзалланыла торган әйтелмәләрне дә җөмлә итеп формалаштыра ала. Ул монда йә хикәя, йә сорау, йә өндәү интонациясе рәвешендә төсмерләнә... (Хангилдин, 355 б.). ... Һәрбер җөмләнең нигезендә эчтәлек ята. Интонация-пауза исә әнә шул эчтәлекне җөмлә итеп формалаштыру өчен кирәк. Нәтиҗәдә, безнең җөмләбез шулай ук ике төрле билге буенча төзелгән булып чыга: интонация-пауза һәм хәбәрләндерү.
   
Монда да сөйләм барышында уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә торган искәрмәләр бар икән: Әйтик, галим билгеләгәнчә, “...  интонациянең роле татар телендәге җөмләләрнең һәммәсендә дә бертөрле үк көчтә түгел. Төзелешләре буенча ук җөмләгә җайлашкан сүзләрдән торган әйтелмәләрдә, гомумән караганда, интонация үзе генә хәлиткеч роль уйнамый. Мондый җөмләләрнең максат куелышы буенча төрләрен төсмерләгәндә генә, ул хәлиткеч роль уйнарга мөмкин, чөнки бер үк төзелештәге җөмлә интонация ярдәмендә хикәя, сорау, өндәү төрләренең тегесе йә бусы булып формалаша ала... “(Шунда ук).
 
Җөмлә оештыру чарасы буларак интонациянең  максатчан фикер (төшенчә)  белдерү сыйфатларын башта  В.Хангилдин анализлаган. Менә кайбер фикерләре:
   – һәрбер хикәя җөмлә үзеннән соң килгән җөмләдән тулы пауза белән аерыла. Аның мондый паузасы бары тик үзеннән соңгы җөмлә белән тыгыз мәгънә бәйләнешенә керү һәм шул комбинациядә катлаулы бер синтаксик бөтеннең (кушма җөмләнең, җөмләләр тезмәсенең) кисәге булып әверелү очракларында гына үзгәрергә – кечерәергә йә бөтенләй бетәргә мөмкин. Мәсәлән: Ул укый. Мин язам. Болар икесе дә  – тулы паузалы хикәя җөмләләр. Мин язам, ә ул укый, дигәндә исә бу җөмләләрнең баштагысы тулы паузалы түгел. Монда пауза шактый кыскарган. (Хангилдин, 363 б.);
   
Хикәя җөмләләрнең хис-тойгы белдерү мөмкинлеге дә чикләнмәгән. Кайберләре генә:
   – мәгълүм бер уңай нәтиҗәгә уңай фикер белдерү (сөенү, шатлану, горурлану, соклану һ.б):   Хикмәт эшнең нәтиҗәсендә генә түгел, хикмәт – нинди принциплар белән эшләвендә, гасырлар буена тупланган тәҗрибәдә һәм аны бүгенге белән бәйли белүдә; Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра, дигән борынгыла; Ач сыер сөт бирми, җафа гына китерә (К.у., 1987, №5, 315 б. М.Зарипов);
   – тискәре нәтиҗәдән канәгатьсезлек; авыр сулап кую: Соңгы вакытта безнең коллектив адресына әйтелә торган тәнкыйть белән мин тулысынча килешәм. Элеккеге данны югалттык. Югыйсә бездә төрле елларда... кебек танылган галимнәр иҗат итте. Алар авыл хуҗалыгы фәне дәрәҗәсен югары тоттылар; Әйе, данны яулавы авыр, югалтуы җиңел (С.Т., 1987, 1 дек.);
   – гаҗәпләнү: Шунысы бик тә гаҗәп: күпчелек сотрудниклар фәнни тикшеренү нәтиҗәлелеген билгеләү методикасы белән хәбәрдар түгел, һәм нәтиҗәлелекне ачыклауда беркем тарафыннан расланмаган, бары тик үзләре кулай тапкан алымнарны куллану очраклары да хәтсез. Теге яки бу яңалыкны гамәлгә кертү актлары, отчетлар да тиешенчә расланмый; Теге яки бу эшне анализламый, аның нәтиҗәлелегн билгеләми торып, үсеш юлын ачыкларга мөмкинме соң? (С.Т., 1987, 1 дек.);
   – үпкәләү; әрнү: Минем әтием 1942 елда сугыш кырында ятып калды. Әтием нигезендә яшим. Быел авыл Советы ике тонна күмер алырга язу биргән иде. Мин шул белешмә белән сөенә-сөенә Арча райтопына киттем. “Үлгән кешегә ягулык кирәкми”, диделәр... Үзем өченче группа инвалид. Хатыным фермада бозаулар карый... Шулай булса да бер тонна күмер яки бер машина утын  алганыбыз юк. Ничек ачуың килмәсен. Югыйсә без дә бит тырышып эшләп йөргән булабыз. Шулай да иң ачуымны китергәне райтоп директоры булды. Ничек шулай әйтергә кирәк инде, “Үлгән кешегә ягулык кирәк түгел, ул инде җылыда”, дип (С.Т., 1987, 1 дек.);
   – ничаралык, өзгәләнү: Ут нокталарын юкка чыгарырга дигән приказ була. Шәрифулла уйсулыктан шуышып барып, пулеметка граната тондыра. Фрицларның оясы күккә оча. Әмма икенче урыннан тагын ата башлыйлар.
   “Их, бер генә куак булса иде... Юк бит, юк”, дип өзгәләнә егет. Тирә-як уч төбендәгедәй. (К.т., 1984, 24 ноябрь);
   – борчылу; ярдәм сорау; гаҗизлек: Миңа 15 яш. Гаиләдә дүрт малай, араларында бер мин генә кыз. Әти-әнием эчә. Мин хәзер эшли башладым. Укыган вакытта атна саен өйгә кайта идем, алар икесе дә исерек булалар иде. Әни мине өйдән куа. Сер сөйләрлек дустым юк. Кызлар минем янга килсәләр, әниләре: “Аның әти-әнисе начар кеше, йөрмә аның белән”, дип тиргиләр. Исерек кеше күрсәм, йөрәгем авырта. Китәргәме әллә өйдән? Китмәсәм, шушы тормышта ничек тагын яшәргә. Сезнең җавабыгызны гына көтәм. М.Ләйсән; (Т.я., 1987, 1 дек.);
   – канәгатьлек, эчке горурлык:   “Спартак берләшмәсенең кисү цехында эшләүчеләр барысы да диярлек аның өйрәнчекләре лә! (Радиодан);
   – ачыш ясау; күз ачылу; нәтиҗә ясап гаҗәпләнү; аптырау: Фәнни сотрудник ... арышны интенсив технология белән игеп, аның гектарыннан утыз-кырыгар центнер уңыш алырга вәгъдә итә. Көзен фәнни хезмәткәр дә, хуҗалык җитәкчеләре дә аптырашта кала: һәр гектардан уңыш 13,9 центнердан артмаган. Гадәти технология нигезендә үстерелгән арыш та шул чамадан уңыш бирә. Шулай итеп, интенсив технология нигезендә галим тәкъдим иткәнчә үстерелгән уңышның һәр центнеры совхозга дүрт сумнан артык зыян китерә. Шуның өстенә совхоздан “Семеновод” берләшмәсенә 3 мең сум акча күчерелә. Монысы инде “яңалык”ны тормышка ашырган өчен. Менә сиңа мә! Уңышны да аз алалар, әле өстәп акча да түләтәләр (С.Т., 1987, 1 дек.).; Сан өчен түләү, бозау өчен кызыксындыру һ.б.һ.б.. Ә “савымны арттыру” сүзе хәтта искә дә алынмаган! (К.у., 1987, 5, 116 б. М.Зарипов).
   – ирония, сарказм: Шөбһәсез, ул – милләт кешесе. Аның җаны фида! Әгәр дә ул милләтенә кирәкле дип тапса, түгел кызларга “милли шигырьләр”  язу гына, хәтта тавыкларга махсус “милли шигырьләр” дә язып ыргытыр! (Г.Тукай, Сайланма әсәрләр, 70 б.);
    – сорау җөмлә сөйләүченең бер-бер нәрсә турында белергә теләвен (соравын) тәгъбир итү белән һәм шул теләкне аңлатырлык кискен күтәрелешле интонациясе (сорау интонациясе) белән аерыла. Ләкин ул сорау төшенчәсе монда җөмләнең бөтен эчтәлегендә түгел, бәлки андагы билгеле бер сүз йөзендә генә тәгъбир ителә һәм интонациянең үзенчәлеге, спецификасы да шунда төсмерләнә... Ләкин сорау төшенчәсен эченә алган сүздәге тонның кискенлек дәрәҗәсе һәрбер сорау җөмләдә бердәй үк булмый, бәлки төрлечәрәк була. Безнең күзәтүләребез ул төрлелек сорау белдерелгән сүзгә логик басым төшү-төшмәү белән бәйләнгәнлекне күрсәтте: сорау төбәлгән сүзгә логик басым да төшсә. ул сүзнең тон күтәрелеше иң югары чиккә хәтле үстерелергә мөмкин; киресенчә, логик басым җөмләдәге башка сүзгә төшкәндә, сораулы сүзнең тоник көче шактый сүлпән була. (Бу тезисларын В.Хангилдин язма мисалларда төшендереп бирергә тырыша.  (366 б.). Кызганыч ки, ул заманда әле дәреслекләрнең мисалларны  аудио вариантларында җиткерү мөмкинлеге-тәртибе чикләнгән иде;  
   
Сорау интонациясе (тынышы) нинди мәгънә төсмерләре белдерә ала?
   
Газет текстында менә мондый сорау интонациясе күзәтелә:
   – чын сорау: Иделне ничек туендырырга?(Баш исеме). Төньяк суларын көньякка агызу әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясар? Бу климатның үзгәрүенә китермәсме? (С.Т., 1982, 5 гыйнв.). Тулай торак туган йортмы? (Кама таңнары, 1996, 12 сент.);
   – кызыксындыру; җәлеп итү чарасы: Уйлап карагыз: әгәр кисәк кенә берәр бәхетсезлек килеп чыкса, беренче булып кемнең ишеген шакыйсың? Күршенекен, билгеле. Ә саный китсәң, нинди генә ярдәмнәр күрсәтмәгән шул ук Рәшидә ханымга Камалетдинева гаиләсе (С.Т., 1982, 5 гыйнв.);   Кузьма Васильев белән сөйләшеп утырабыз. Ә ни өчен аның белән? Чөнки “Социалистик Татарстан”га килгән хат шушы райондагы хәлләрне тасвирлый (С.Т.);
   – грамматик форма белән белдерелмәгән, эчке интонация белән белдерелгән сорау: – Син балта остасы идең түгелме?– дип сорадым мин аңардан соңыннан.
   – Әйе, алтынчы разрядлы столяр мин,– диде ул.–Авылдагы яңа йортларның күбесен мин салдым.
   –Шулай да балта-ышкыңны ташлагансың?
   –Ат бит ул, агач таслау гына түгел. Аның белән сөйләшеп, шатлык-хәсрәтеңне уртаклашып була (С.Т.);
   – риторик сорау;
   – үз-үзеңнән сорау;
   – проблемалы сорау;
   – урынсыз сорау: Сөт саву мәгълүматы турында газетта сводкага баш исеме: Саннар ни сөйли? Дөресе бит: Саннар менә ни сөйли.
 
Сөйләүченең тыңлаучыга яки тыңлаучы ролендәге предметка бер-бер эшне яки хәлне башкарырга яисә аннан тыелырга кушу, үтенү, киңәш бирү белән мөрәҗәгать итүен белдергән, шуңа лаеклы интонация ярдәмендә сөйләнгән җөмлә боерык җөмлә була, дип билгели В.Хангилдин. Гаиләгез нык булсын! (Өмет, 1996, 3 дек.).
 
Тезисына мисалларны язма сыйфатта шактый тулы җиткерсә дә галим әйтмә рәвешен бирә алмый. Ул моны болаерак аңлата: “Боерык җөмләнең үзенә хасрак, ягъни сорау, хикәя һәм өндәү җөмләләрдән аерымрак интонациясе бар. Аны без беркадәр сиземлибез. Ләкин аның төсмерен телдән сөйләп яки язып сыйфатлау шактый читен. Теләгәнчә сыйфатлап күрсәтер өчен аны эксперименталь фонетика аркылы тикшереп аныкларга кирәк. Бездә бу эш эшләнгәне юк әле...
   
Безнең сөйләп карау аркылы күзәтүләребезгә караганда, татар телендәге боерык җөмләләрнең азагында тон кинәт кискенәя төшә. Ләкин ул “кискенлек” үзе җөмләнең төрлечә булуына карап төрле чамада яки дәрәҗәдә була: каты боерык (приказ) рәвешендәге җөмләләрдә ул бик көчле, башкаларда көчсезрәк (мисалларны карагыз) (374 б.);
   – өндәү җөмләләрдә интонациянең төп функциясе көчле тойгылар, кичерешләр белдерергә ярдәмләшүдән гыйбарәт. Монда ул көчле тойгы (эмоция), кичереш чагылдырган сүзнең аеруча күтәренке һәм үзенчәлекле тон белән әйтелүе белән төсмерләнә...  Дөрес, өндәү җөмлә интонациясенең үз эчендә дә шулай ук бик күп төрлелекләр бар. Бу факт андый җөмләләрдә белдерелә торган тойгы кичереше төшенчәләренең күплегеннән төрлечә булуларыннан килә. Җыебрак әйтсәк, өндәү җөмләләрдә ачу, үпкә, мыскыллау, үкенү, гаҗәпләнү, кайгы, борчылу, шик-шөбһә, кәефләнү, курку, кот очу, күрәалмау, үч, иркәләү, ихтирам, сөю, җирәнү һ.б.ш. бик күп тойгылар катнашалар. Зуррак тойгы, кичерешләрдәге аерымлыклар интонациягә дә азмы-күпме башкарак төсмер кертәләр (Хангилдин, 376 б.).
   
“Уем – тел очында” хезмәтендә без бу хис-тойгы төсмерләренең интонация белән белдерелүен икърар итеп, күпчелегенә мисаллар китергән идек.
   
Әлбәттә, бу тезисның дәлиле бары әйтеп-тыңлап кына ышандыру булыр иде. Бигрәк тә мәктәп балаларына аңлатканда. Ә болай бала моны барыбер аңламаячак, шуңа күрә мәктәп синтаксисы җөмләнең асылын тормышта кирәкле дәрәҗәдә төшендерә алмый, моңа алынмый да. Моның өчен гомум фән алдында торган берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Иң әүвәле: интонацияне язуда белдерү проблемасы. “Монда хикәя, боерык, сорау һәм өндәү җөмләләрнең язуда аерылуларын искәртеп кую да файдасыз булмас. Ул дүрт төрле җөмләнең эчтәлек һәм формаларындагы аермалар күптән инде язуда да тыныш билгеләре белән күрсәтелеп киленә. Кагыйдә буенча, хикәя һәм боерык җөмләләр азагына нокта, ә сорау җөмләдән соң сорау билгесе куела. Хикәя һәм боерык җөмләләр өндәү җөмләгә әйләнгәндә өндәү билгесе куела. (Хангилдин, 378 б.).
   
Бу проблеманы гамәли хәл итү юллары  хакында безнең “Ничек әйтергә? Ничек язарга?” кулланмасында шактый тәфсилле тукталынган иде.Тормыш үзгәрә барган саен яңа күзәтүләр дә туып тора. Сөйләмдә интонацияне белдерү чара-мөмкинлекләренең мул булуына янә бер мисал өстәгәнмен. “Үткәннәр сагындыра” гыйбарәсе соңгы елларда радио,-телевидениедә, сәхнәдә еш ишетелә. Гадәттә басым “сагындыра”га төшә; быелгы реклам текстларында (Болгар радиосы, Яңа гасыр каналы, 2019 ел) басымны “үткәннәр”гә төшереп әйтә башладылар. Сөйләмгә уңай тәэсир итә торган мондый табышлар очрап тора. Күзәтүләрегез булса, уртаклашыгыз, темабыз әле дәвам иттерелер дип өметләнәбез.
                                                     Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 31.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»