|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2019 Дин
Габдрәхим: “Мәетне җирләгәндә хәзрәт “бу әйбәт кеше идеме?” дип сорагач халык тып-тын торды. Мин “әйбәт кеше иде” дип кычкырдым”Узган юлы журналист Габдрәхим махсус “Матбугат.ру”га дип четрекле темага язма эшләгән иде. Җеназада “Бу кешенең бурычлары юк идеме?” дип сорау мәҗбүриме? Шушы сорауга ачыклык кертеп ул “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать итте. Ул язманы моннан укырга була: http://matbugat.ru/news/?id=26995
Бүген исә кешене соңгы юлга озату темасының берникадәр дәвамы.
Габдрәхим Нурулла хәзрәткә сорау бирә:
- Кышын өч кабер казыдым. Бер мәетне җирләгәч хәзрәт: “Бу әйбәт кеше идеме?” – дип сорагач халык тып-тын торды. Мин бу тынлыкны бозып: “Әйбәт кеше иде ул”, – дип кычкырдым. Дөрес эшләдемме?
– Белмәгәнне әйтергә кирәкми.
– Минем аңа хет шушы сүзем белән булса да изгелек эшлисем килде.
– Ялганларга ярамый. Бу кешене белмисең икән, дәшми торуың хәерлерәк.
Фото: Ислам.ру
Габдрәхим |
Иң күп укылган
|