|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2019 Милләт
"Гадулла" Тукай: Арчадагы һәйкәлдәге хаталы элмә тактаны тиз арада төзәттеләр (ФОТО)Арчада бөек Габдулла Тукайга куелган һәйкәл фотосы интернетта шау-шу куптарды. Беренче карашка нәрсәсе бар инде аның кебек. Һәйкәл тек һәйкәл, фото тек фото. Алай гына түгел шул. "Матбугат.ру" бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыкларга тырышты. Әйтүебезчә, барысы да ТНВ телеканалында чыгып килүче «Мин» тапшыруы аша күпләргә таныш чәчһәвәс, стилист Илназ Кадыйровның инстаграмда урнаштырган гади генә фотосыннан башланды. Ләкин фото беренче уйлаганча гади генә булып чыкмады. Арчада Тукайга атап куелган һәйкәлнең элмә тактасында күзгә ярылып хаталар ята. Һәм бу Арчаның нәкъ үзәгендә. Шагыйрьнең исем-фамилиясен русчадан башлап "Тукай Габдулла" дигәннәр, ә татарча язганда бер хәрефне төшереп калдырып, "Гадулла" дип язганнар бу элмә тактада. "Бу нинди оят? Ул бит Тукай ягы... Тукай бөтен гомерен татар халкына, теленә, мәдәниятына, рухына багышлаган. Шуңа да, һәйкәлдәге мәгълүмат беренче булып татар телендә язылырга тиеш. Без беркайчанда аңа Тукай Габдулла диеп дәшмәдек. Аның алыштыргысыз исеме Габдулла Тукай! Калган хаталар бернинди кысаларга да сыймый. Хурлык!!!" - дип уртаклаша Илназ Кадыйров. Интернетчылар аның сүзләрен куәтләп бик күп комментарийлар калдырган. "Арча халкынын ни катышы бар сон монда?! Халыктан сорап берәр ни эшләгәннәре бар дип уйлыйсызмы? Әллә Татарстанның бүтән районнарында, шул ук Казанны алсан да, 70% әхлаксыз, тәрбиясез кешеләр! Менә мин үзем Арчада торам, 3нче ел китте, бер зыян да күргәнем юк кешеләрдән! Кеше үзе нинди, шундый кешеләрне генә күрә белә, яхшылыкны да күрә белергә өйрәнергә кирәк! Бар халыкны юньсезләр рәтенә салырга кирәк түгел!" - дип кискен җавап язучылар да юк түгел. Бәхеткә, ялгышларны тиз арада күреп алып, җәҗалны хәл итү хәстәренә керешкәннәр. "Арчалылар күптән төзәтергә керештеләр инде. Тәмам булгач, раслап фотосын җибәрербез", - дип җавап бирде "Матбугат.ру"га район җитәкчелегеннән бер җаваплы кеше. Дөрестән дә, шушы минутларда төзәттек дигән хәбәр һәм фотолар килеп иреште.
--- |
Иң күп укылган
|