поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.10.2019 Хәвеф-хәтәр

Татарстанда давылдан кайда нинди зыян килгән (ФОТО, ВИДЕО)

Кыш якынлаша, җәмәгать! Бик матур, җылы көз килде быел дип сөенеп йөри идек, бу арада сары яфракларны күбәләктәй кар бөртекләре алыштырачак, дип кисәтә синоптиклар.

Хәер, салкынны без дүшәмбе үк сиздек инде. Урамга чыксаң, күз ачарлык түгел! Җил яфракларны, тузанны күтәреп алып, күктә өермәдә әйләндерә-әйләндерә дә, биткә китереп сылый. Әйтерсең яңаклап җибәрәләр үзеңне! Мондый җил җәй айларында да булмады диярлек. Ә монда!..
 
 
Казанда гына да ничә өй түбәсез калды атна башында. Мисал өчен, Дементьев урамы 2Б йортның түбәсеннән очкан калай 8 машинага зыян китергән. Вишневский, Декабристлар урамнарында агачлар ауган. Казан буенча андый агачлар саны 15кә җиткән. Безнең редакция янында да шлагбаумны төбе белән каерып аткан иде.
 
 
 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, җил башкалада гына түгел, республика районнарында да “хуҗа булырга” өлгергән. Мисал өчен, Әгерҗедә Пенсия фонды бинасы түбәсез калган. Шулай ук Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында җил түбәсен алып атып, мәктәпне утсыз калдырган. Яшел Үзәндә дә реклама баганалары аугалаган. Мамадыш районы Усали авылында мәктәпнең спорт залы урнашкан өлешен түбәсез калдырган. Бәхеткә, бер очракта да сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.
 
Моннан тыш, шактый гына йортларда электр уты сүнгән. Якынча 20 мең кешене утсыз калдырган җил. Электрсыз калган биналар арасында мәктәпләр һәм хастаханәләр булуы да хәбәр ителә.
 
 
Хәзер бит бар хәбәр дә яшен тизлеге белән месенжерларда һәм интернетта тарала. Дүшәмбе дә халык бер-берсенә ауган реклама баганалары, әйләнеп капланган автобус тукталышлары сурәтләрен җибәрәп торды. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр минситрлыгына дүшәмбе берничә сәгать эчендә 200дән артык хәбәр килеп ирешкән.
 
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бу җилле көннәрдән соң Татарстанга салкыннар килүе көтелә.
Сишәмбе һава температурасы төнлә -1...-6 градуска кадәр түбәнәйсә, көндез 0...+5 булачак дип фаразлана. Шулай ук җепшек кар явуы да ихтимал.
 
Чәршәмбедә төнге температура -6 градуска кадәр төшәчәк. Кар, көчле җил һәм урыны белән буран булуы ихтимал. Көндез һава +3 градуска кадәр җылыначак.
 
 Фаразлар буенча, ноябрьнең беренче көннәрендә республикада салкын булачак. Кар явуы ихтимал. Һава температурасы исә төнлә -4...-9 градус, көндез +1...-4 градус булачак дип фаразлана.
 
 Һава шартларының кискен үзгәрүе, гадәттә, юлларда һәлакәтләргә китерә. Шуңа да Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне сак йөрергә өнди. Шулай ук җәйге көпчәкләрне кышкыга алыштырырга киңәш итә.
Фото, видео: социаль челтәрләр,  www.tatar-inform.ru
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 29.10.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»