поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.06.2010 Сәясәт

ТАТАРДА “ШЕВЧУК” БАРМЫ?

Узган атна ахырында Премьер-министр Владимир Путинның хәйрия кичәсендә катнашучы артистлар белән очрашуның кайтавазы атна буе яңгырап торды.

Хөкүмәт җитәкчесе белән әңгәмә вакытында ДДТ төркеме солисты Юрий Шевчук Путин алдында бүгенге кискен сәяси мәсьәләләрне күтәрде. Ул матбугат иреген кысу, “Ризасызлар маршы”ларының куып таратылуы, милицияләрнең халыкка түгел, ә җитәкчеләренә хезмәт итүе, социаль тигезсезлек турында премьерның күзенә карап сөйләде. Музыкант илдәге коррупция, бюрократия, түрәләрнең оятсызлыгы һәм гаделсезлек күренешләренең аерым мисалларын күрсәтеп язылган материаллар папкасын Премьерга тоттырды. Шактый кискен, көчле, ихлас сөйләшү булган ул.

 

Өстәл артында башка музыкантлар, артистлар да утырган. Әмма шулар арасында бары тик Олег Басилашвили генә, Шевчукка кушылып, Петербургта “Газпром”ның биек бинасын төзүгә каршы фикерен белдерде. Башкалар исә Путин алдында ялагайланырга, шаярырга гына тырышты, дигән фикер калды. Әлеге очрашуда Лия Ахеджакова да катнашкан. Соңыннан ул гына, дәшми утырганыма үз-үземне битәрлим, дип матбугат аша белдергән иде: “Бу хакимият ризасызлар фикерен ишетергә теләми, ләкин безгә ул сүз әйтергә форсат тудырды. Юра аннан файдаланды. Мин исә үз-үземне каһәрлим. Качып барысы да сөйләргә оста. Ә йөзгә бәреп әйтү ул – бик зур эш. Бу чын патриотизм...” – ди Лия Мәҗитовна. Аның бу сүзләре һәм әлеге очрашуда башкаларның үз-үзен тотуы илебездә иҗат интеллигенциясенең хакимият белән мөнәсәбәтләренә бөтенләй башка күзлектән карарга мәҗбүр итте.

 

“Путин-Шевчук” әңгәмәсенә үз бәясен биргән Евгений Гришковец белән бер дә килешмим. Ул үз интернет-блогында язганча, “рәссам хакимият белән очраша алмый һәм очрашырга тиеш тә түгел”. Чөнки хакимияткә сорау һәм үтенеч белән мөрәҗәгать итү әлеге хакимиятне ныгытуга гына хезмәт итә. Шевчук та, менә бит хакимиятебез үзе белән иркен сөйләшергә мөмкинлекләр тудыра, дип пропаганда тегермәненә су гына койган, Путин исә әлеге бәхәстә җиңгән, ди ул. Ә менә журналист Александр Архангельский блогында язылганча, Россиядә мәгълүмат чаралары аша сәяси протест белдерү чикләнгән, оппозициягә тулы ирек бирелмәгән. Шунлыктан үзгә фикер белдерергә теләүчеләрнең хакимият белән очрашып бәхәсләшүе табигый нәрсә булырга тиеш. Ягъни теләсә нинди чараны, очрашуны файдалану гаеп түгел.

 

Әлеге очрашу турында фикерләрне укыгач, үзебезнең татарда, республикабызда “иҗат интеллигенциясе” дип атарлак зыялылар даирәсе Татарстанның сәяси-иҗтимагый тормышында нинди роль уйный, алар хакимият белән ачыктан-ачык бәхәскә керерлекме, безнекеләрнең гражданлык кыюлыклары ни дәрәҗәдә, дигән сорау да туа. Ә андыйлар булырга тиеш. Нәкъ менә Евгений Евтушенко поэмасында язылганча: “Поэт в России — больше, чем поэт. // В ней суждено поэтами рождаться // Лишь тем, в ком бродит гордый дух гражданства.// Кому уюта нет, покоя нет”, – дип язылган бит. Осталык, күптомлы китаплар, көчле баритон яки төс-кыяфәт кенә халыкка хезмәт итү өчен җитәрлек түгел. Гади кешеләрнең тормышы, шатлыклары һәм борчу-мәшәкатьләре белән яши торган иҗат әһеле турында гына хәтер озак сакланыр. Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлилнең гражданлык батырлыклары аларны татарның иң бөек уллары арасына керткән. Тарих Разил Вәлиевкә, Туфан Миңнуллинга бәяне шагыйрь һәм драматургка буларак кына түгел, ә парламент эшлеклеләре, татар милләте, мәдәнияте һәм мәгарифе өчен чыгыш ясаучыларга буларак та бирер.

 

Иҗат кешесе ул гади халыктан үзенең гыйлеме белән аерылып торырга, тормышка өстән карый белергә, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне башкалардан тизрәк күреп алырга тиеш. “Шагыйрь”гә Ходай Тәгаләдән күбрәк бирелгән, димәк аңа йөкләнгән җаваплылык та зуррак. Чын шагыйрь гаделсезлекне авыррак кичерә, җәмгыятьнең камил булмавы аңа тынгылык, йокы бирми. Ул үз фикерен кычкырып әйтергә тиеш. Әйе, әйе, китап битендә, газета-журналда дүртьюллыклар бастырып кына түгел, ә кычкырып әйтергә! Чөнки хакимият танылган кешенең, үз иҗаты белән халыкка тәэсир итә алырлык зыялының сүзенә колак салмый булдыра алмый. “Шагыйрь”нең бер сүзе таулар әйләндерерлек, ул журналист бит тутырып язган мәкаләсеннән дә, йөзләгән халык җыелган митингтан да ныграк тәэсир итә. (Карагыз, рок-музыкант Шевчукның Путинга кыска гына мөрәҗәгате дә җәмәгатьчелектә күпме шау-шу тудырды!) Аллаһтан бирелмеш сәләтен һәм мөмкинлеген үзе өчен түгел, ә халык мәнфәгатьләрен яклау өчен файдаланган иҗат кешесе генә үзен чын халык артисты, халык язучысы, халык шагыйре дип атарга хокуклы. Безнең Язучылар берлегендә 300ләп кешесе исәптә тора. Тик Фәүзия Бәйрәмова, Зөлфәт Хәким, Айдар Хәлим, Фоат Садриев кебек, фикер әйтү иреген шәхси язмышыннан өстенрәк куеп, ризасызлыгын белдергән, хакимият җибәргән хаталары турында курыкмыйча әйткән тагын кайсы язучыларыбыз бар? Бармак белән санарлык. Юк, “шагыйрь”нең гражданлык кыюлыгы дигәндә, биредә әдәбият әһелләре генә түгел, актерлар, рәссамнар, композиторлар, җырчылар, музыкантлар турында да сүз бара. Ә галимнәр? Алар бездә бер армия. Әмма бик пассив армия, “кораллары” бар, көрәшергә теләкләре юк. Кемнең хакимияткә ачыктан-ачык дәгъва белдергәне бар? Татарда нигә “академик Сахаров”лар юк? Иҗат һәм фән интеллигенциясе президентлар белән очрашмый түгел, ләкин шунда үз өлкәләрендәге проблемалардан читләшеп, акча һәм ярдәм сораудан туктап, безнең гражданлык җәмгыяте үсеше турында “шевчукланып” бәхәсләшүчеләр бармы? Бәлки, хакимият хаталар эшләми, халыкның проблемалары юк, бездә барысы да ал да гөл дип уйлыймы? Әллә күрмәмешкә салышамы?


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 116-117 | 05.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»