поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.03.2008 Хатлар

ДӨМЕКТЕРҮ

Дөньялар үзгәреп киткәч базарда сату итеп көн күрә башларга туры килде. Хәзер инде җаена төшенеп киләбез. Янәшәңдә синең кебек үк бизнес юлында адашып йөрүче инженерлар, укытучылар табиблар, хәтта артист халкы да гаҗәпләндерми инде хәзер. Ләкин күпчелек – тормыш төбендәге кешеләр.

Базарда бергәләп "эш көне тәмамлануын",  бәйрәм-туган көннәрне "билгеләп" үтү шундыйларны берләштерә, өер итә. Алар бер-берсен бик яклыйлар, базарны алар "тота"...

Көннәрдән бер көнне шул коллектив хатыннарының берсенең миңа йомышы төште. "Үзең кебек  эчми, тартмый торган, акчалы квартирантлар табып бир әле,  әзербайҗаннарны куып чыгардым", – ди.

Ярар дип үзем товар ала  торган Үзәк базар вьетнамнарын тәкъдим иттем моңа. Уңды вьетнамнардан бу хатын! Күргән бер кешесенә кат-кат сөйләп, барысын да көлдерә.

– Тли, да? Тли? – дип сорыйлар ди.

– Юк, тли пятьсот! – дип әйтәм ди.

Тагын бер ай үтүгә кергәч:

– Тли пятьсот, да? Тли пятьсот, да? – дип сорыйлар ди.

– Юк, четыле! – дип әйтәм ди.

Күпмедер вакыттан бу тагын минем янда сырпалана башлады. Килә дә баса яныма, килә дә баса, магнитым бар мени? Сату итәргә комачаулый, яхшылап әйткәнне аңламый,  үзем куа белмим. Тел-теш тидермәгәч,  мине үзенчә дус күреп:  "Өеңне күрәсем килә, ничек яшисең син, чакыр әле кунакка!" – дип әрсезләнә  башлады.

– Миңа базардагы дуслар кирәкми, – дип кырт кистем.

Барыбер китә белми,  гел минем янда эштерелә. Бөтен үткәнен сөйләп бетерде. Бәхетсезнең  бәхетсезе икән. Бер генә тапкыр сөйләмәде, инде сөйләп сүзләре бетеп, кабатлана ук башлады. Бер гаиләдә төрле ата балалары үскәннәр, әни тәрбиясе юк дәрәҗәсендә. Көчләнгәннән соң иртә җенси тормыш башлаган,  80 нче еллардагы группировкалар, урам яшьләре йогынтысына чумган. Әнисе үлеп киткәннән соң абыйсы урамга куып чыгарган һ.б.  Беркөнне шушы  хатын  тагын бер йомышын әйтте: "Синең яныңа  әбиләр күп килә, берәр ялгыз, фатирлы әби табып бир әле. Туганнары булмасын. Тагын бер фатирны кулга төшереп, яңа квартирантлар кертеп, акча савып ятарга иде, шулай  иткәндә базарга да чыкмас идем", – ди.

Әллә "аш астына" күбрәк салып җибәргән идеме, әллә ышанычка керү нияте беләнме бу  артыгын ачылып китте. Авызына сугып сөйләтмәдем, сорашмадым да.

– Беләсеңме, – ди,  – минем бит бик зур гөнаһым бар! Мин ялгыш бер әбине үтердем бит. Уен эш түгел, аның өчен статья бар, утыртырга мөмкиннәр иде. Ярый  милиционерлар артык тикшереп, төпченеп тормадылар, күршеләрне, шаһитларны чакыртып сораша калсалармы?  Беткән иде баш. Уен эш түгел шул.

Әбине кеше аркылы табып,  аңа ышанычка кереп, дуслашып тиз арада фатирын үземә  яздырдым! Алабуга  шәһәрендә  якын туганнары бар-барын, ләкин алар бу турыда белмәделәр дә. Әбине күмгәндә дә берәүне дә дәшмәдем,  хәбәр итмәдем. Ышанычка керү авыр булмады, жәлләтә беләм мин. Үз аягы белән йөргәндә әби үзен-үзе карады, фатирга да үзе түләде, ашарга да үзе алды.

"Кара аны, хәзер үк сиңа салынмыйм,  начарая калган очракта ныклабрак карарсың. Шулай сөйләшәбез яме? – диде. – Башта авыр түгел иде, мәшәкате  гел юк. Әби шикәр авырулы. Бервакыт начараеп китте. Кибетләргә үзем йөри башладым, диабетлы кешегә теге ярамый, бу ярамый. Нәрсә алыйм инде, кибетләр әле ул кадәр бай түгел, прәннек, печенье алып керәм. Бүтән ашар әйбер булмагач бер утыруда бер килограмм прәннек ашый да бетерә. Үзе  гаепле, ашамасын иде. Үзе миңа кычкыра, талаша. "Син мине үтерергә җыенасыңмы әллә?" – дип ачуымны чыгара. Кергән саен талаш-кычкырыш.

"Әкренләп  аша, тыкма бөтенесен берьюлы" – дип кычкырам. Диабеты катлаулана бара моның. Табиблар белән киңәшләшмичә  кайнар суда юындырып алдым.  Монысы  һич тә  ярамаган икән. Икенче көнгә үк бөтен җәрәхәтләре башыннан аягына кадәр таралды да куйды. Үзе: "Син мине үтерәсең, син мине үтерергә телисең", – дип тәкрарлый. Чистый теңкәмә  тиде. Хәле бөтенләй начарланды, инде янына берүзем генә керергә курка башладым.  И, минем күргәннәр!.. Озак интектем, үлми генә бит. Көндез кереп ишекне бераз гына ачып карыйм, бусагадан үтәргә куркам. Ята, үлмәгән әле, я ыңгырашканы ишетелә, я авыр сулаганы. Тиз генә    ишекне ябып кире чыгып китәм. Кич ирем  кайта, бергәләп керәбез, шунда астын  җыештырып алам.

– Беркөнне кич керсәк, әби суламый, ыңгырашмый. Без юкта үлеп куйган, дөмеккән. Шикләнерлек  урын калмасын өчен  башта  бөтен нәрсәне рәвешкә-рәткә китердек. Килеп акт төзегәндә барысы да тәртиптә иде инде. Шаһит-фәләннәр сорап торыш булмады. Ирем эшеннән бер ярдәмче белән икенче көнне үк Питрәч районының бер  авылына алып кайттылар да,  күмделәр.  Ачуымнан, котылу шатлыгыннан әбине искә төшереп торучы әйберләрне шунда ук чүплеккә чыгарып тондырдым.

Тиздән квартирантлар керттем. Шул акчага яшим. Аз, әлбәттә. Менә тагын бер фатир "ясап" булса, иркенәер идем, базарда да интекмәс идем... Так что, мин сиңа өметләнәм,  җай  туры килсә берүк миңа әйтә күр...

P.S. Һәркем  үзенең тәгаен белгәнен генә сөйләргә тиеш. Бу язмада чып-чын дөрес хәл тасвирланды. Ялган, күпертеп сөйләү юк. Бәлки язмаган да булыр идем, ләкин күптән түгел базар халкы шаулап алды. Бу  өер  хатыннарының берсе (45 яшьтә) бер ел элек кенә 70 яшьләрдәге ялгыз, фатирлы бабай табып "кияүгә" чыккан иде.  Көн саен эшкә килгәч бер-берсе белән бу хатыннар болай исәнләшә:

– Нихәл, синеке дөмекмәдеме әле?...

Бер ел дигәндә кияү "дөмекте".  Бер кеше дә мәңгегә килмәгән, моны да  очраклы хәл дип уйларга  мөмкин. Ләкин....


Динә ӘХМӘТОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ 39 | 22.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»