|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2019 Мәдәният
"Илһам Шакиров ядкәре" Мәскәүдә аншлаг белән узды (ФОТОрепортаж)Кичә, 27 октябрь мәскәүлеләр “Илһам Шакиров ядкәре. Китмә, сандугач!” концертын тамаша кылды. Әлеге чара Мәскәүнең иң тарихи һәм күркәм биналарының берсе – Союзлар Йортының Колонналар залында узды. Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Идрис Газиев, Илһам Вәлиев, “Казан нуры” оркестры, Татарстан Республикасының дәүләт камера хоры һәм башка затлы башкаручылар Илһам Шакиров репертуарыннан легендар җырларны яңгыратты.
Кунаклар арасында бик күп танылган шәхесләр дә бар иде – тулы вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин, генерал Рәсим Акчурин, академик Роберт Нигъмәтуллин, Россиянең Малайзиядәге илчесе Наил Латыйпов, язучы Ринат Мөхәммәдиев һәм башкалар.
Казандагы кебек үк, тамашачы җырчыларны аншлаг белән каршы алды, ахыргы җырдан соң да сәхнәдән җибәрергә теләмәде. Игътибарыгызга шушы тарихи кичәдән фотоларны тәкъдим итәбез.
Илһам Шакиров истәлегенә багышланган чараларның чираттагысы 13 ноябрь Уфада узачак.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
Инара ИБРАГИМОВА фотолары |
Иң күп укылган
|