|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2019 Мәдәният
Игътибар! Концерт күчереләФилармониядәге 5-нче номерлы «Оркестр солистлары һәм ансамбльләре парады» балалар абонементы кысаларында "Бию ритмында" дип исемләнгән музыкаль тамаша күчерелә. Оештыручылар әйтүенчә, 10 ноябрьгә планлаштырылган концерт 3 ноябрь 11:00 сәгатьтә узачак. Анатолий Иванович Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты музыка илендә тәүге адымнарын ясый башлаган кечкенә тамашачылар өчен менә дигән бүләк ул.
Сез Ж.Массне, Г.Шендерев, Р. Щедрин, О.Иванов, К.Муньер, Э.Низамов, С.Рахманинов, В.Власов, Н.Римский-Корсаков әсәрләрен ишетерсез.
Касса телефоны: +7 (843) 21-21-404
Татар филармониясе залы (Павлюхин ур., 73)
--- |
Иң күп укылган
|