поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.06.2010 Җәмгыять

ҖИНАЯТЬЧЕЛЕК КҮРЕКЛЕ БУЛА АЛМЫЙ

Русия җир шарында җинаятьчеләр саны буенча беренче урыннарны били. Илебездә үзенә күрә җинаятьчел дөнья хасил булды, җинаятьчелекне данлаучы, аны күркәм яктан тасвир итүче тулаем бер күпкырлы сәнгать тармагы калыпланды. Билгеле, мондый күренеш рухи бушлык белән тыгыз бәйләнешле, чөнки җинаятьләргә гөнаһ күзлегеннән каралмады, халыкта гомумән гөнаһ дигән төшенчә бетерелергә тырышылды. Әле совет чорында андый ачыктан ачык, һөҗүмчән җинаятьчелекнең пропагандасы юк иде, ул рәсми булмаган рәвештә - урам җырлары аша алып барылса гына. Ә инде СССР таркалгач криминалны һичнинди тоткарлыксыз пропагандага күчтеләр: телевидение аша, китаплар аркылы һ.б.

Җинаятьчелеккә романтика битлеген кию өчен күп көч куелды. Табигый ки, эшсезлек, экономик яктан килгән бөлгенлек моңа кирәкле шартлар тудырды.
 
Кызганыч ки, күп яшьләр нәкъ менә шул "блатной" романтикага алдана. Ә нәтиҗәдә исә аларны кулга алу, хөкем итү һәм төрмә генә көтә. Тоткынлыкта үткән, югалган еллар. Романтик төсмер юкка чыга, күрекле җинаятьчел дөнья хакыйкатьтә пычрак төрмә тормышына китерә.
 
Төрмәгә килү сәбәпләрне барласак, әлбәттә, беренчедән, ул Аллаһыдан курыкмау, гөнаһ төшенчәсен аңламау һәм моннан килүче мин-минлек. Яшь кеше үзен башкалардан акыллырак күрә, аңа ул гына милиция кулына эләкмәячәк дип тоела. Ә инде яшь кеше һәр гамәлен бисмиллә белән башларга күнеккән булса, әлбәттә, гөнаһ булган җинаятьләрдән ул ерак булачак. Дини тәрбия алган кеше биш вакыт намаз кылганда үзен Ходай алдында басканын, бер ягында җәһәннәм, икенче якта җәннәт булганын күзгә китереп, тоеп гыйбадәт үти, аның үрнәк алырлык камил өлге бар - Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. Шуның өчен, бу яки теге эшкә Мөхәммәд г-м ничек карар иде дигән гади сорау һичшиксез иманлы бәндәне җинаятьтән генә түгел, хаталардан да йолып кала.
 
Җинаятькә этәрүче сәбәпләр мәгълүм: җәза булмаячак дип ышану-өметләнү, җиңел генә байлыкны үзләштерү, хөсетлек һ.б.
 
Әмма шул ук вакытта онытмыйк - гел сайлау мөмкинлеге бар: бер үсмер машина юу, газета тарату кебек хезмәттән акча таба, ә икенчесе исә киоскны төнлә ватып талый.
 
Кешеләргә төрле булырга тәкъдир ителгән: кемдер бай, кемдер фәкыйрь, кемдер матур, кемдер күрексез һ.б. Аллаһы тәгалә билгеләгән язмышка риза булмыйча кайберәүләр хөсет-кинәгә чыдыша алмыйча җинаять бәрабәренә хыялларына ирешергә орына.
 
Аңлашыла ки, җинаятьчеләр үзләрен акларга тырыша, кешеләрнең төрле булуыннан гаделсезлек күрергә омтылалар, дәүләтнең хата эшләренә сылтап, үз нәфесенә иярүләрен хәтта гаделлек өчен көрәшчеләр дәрәҗәсен эстиләр. Мондый логиканың асылы ачык - җинаятьчелек җавапсызлыкка корылган. Ләкин мондый уен фәкать динсез кырда гына мөмкин. Ходай тәгаләдән бернәрсә яшерү мөмкин түгел - һәр җинаять өчен җавап тотырга туры киләчәк. Менә ни өчен дини даирәдә җинаятьчелек күрекле була алмый. Ул фәкать кимсетүле урында гына була ала. Шуның өчен яшьләргә дини карашлар сеңүе аркылы криминал романтикага урын калмас. Дин кешеләренә, хадимнәренә исә яшьләрне төрмәгә кертмәү юнәлешендә хәрәкәт итү тиешле. Безнең бу өлкәдә эшләвебез төрмәдә утыручыларга мәчет төзү, уңайлыклар булдыру белән генә чикләнмәсә иде.

Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ
Musulman.su
№ --- | 07.06.2010
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»