|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2010 Җәмгыять
МАТУРЛЫКНЫ, ЯХШЫЛЫКНЫ - ҮЗ КУЛЛАРЫБЫЗ БЕЛӘН ЭШЛИК!Казаныбызда кызыклы гына бер проект тормышка ашырыла. Ул Citycelebrity дип атала. Беренче карашка гына ят яңгырый бу сүз, чынлыкта һәрберебезгә якын шөгыльләр белән бәйләнешле. Citycelebrity — яшьләрнең иҗади сәләтен үстерүгә юнәлтелгән федераль иҗтимагый проект. Кул эше, кием дизайны, фотога төшерү, нәфис сәнгать, бию, косметология, хатын-кызның сәламәтлеге кебек өлкәләрдә үзеңне күрсәтергә мөмкин. Әлеге проект Казан шәһәрендә 4 апрельдән старт алды. Чарада һәркем, бер тиен дә түләмичә катнаша ала. Өч ай буена Citycelebrity остаханәсендә мастер-класслар үткәрелә. Кайда һәм кайсы көннәрне оештырылуы, нинди кунаклар чакырылуы турында проектның махсус сайтында укып белергә була - www.citycelebrity.ru.Сәләте белән шаккатырганнар башка шәһәрләрдә дә, ил күләмендә дә таныла алачак.
1
2
3
4
5
--- |
Иң күп укылган
|