поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.10.2019 Ана теле

"Ана теле: Менә бит нинди каршылык, катлауланулар килеп чыгып тора"

Җөмләдә кереш кисәкләрнең урыны кайда, аларны ничек дөрес әйтергә, дөрес язарга? Парцелляция дигәннәре дә бар бит!

Үткән язмада без җөмләнең кереш кисәкләренең эчтәлек ягына күбрәк игътибар бирдек. Ә бит төп максатыбыз сөйләмнең нәхү кануннарын үзләштерү. Бу юлы да төп тезисыбыз җөмләнең төзелеше булсын әле. Кереш, эндәш лексик берәмлекләрнең сөйләм фразасында урыны кайда?  Бигрәк тә, моны мәктәптә өйрәтү зарур. Югыйсә, әле дә искә төшергәлим,университетның беренче курсына укырга кергән студентларның кереш, эндәш сүзләрне күзаллавы томанлы иде. Алар бу төр берәмлекләрнең җөмләдәге урыннарын язуда берникадәр хәтерләсә дә, ничек дөрес әйтелергә тиешлеген белмиләр – бүтән кисәкләрдән аермыйлар, бер тон белән әйтәләр. Шуңа күрә язуда да бу берәмлекләрне җөмлә башында килсә генә өтер белән аералар, җөмләнең уртасында яисә азагында килгәндә, аера белмиләр. Ә бу бит сөйләмеңне тәэсирле, үтемле итү өчен җитди чара.  Аеруча иҗат әһелләренә.
 
Үткән язманы Матбугат.руга җибәргәндә мин Әмирхан Еникинең “Курай” хикәясен укый идем (Әйтелмәгән васыять. ТКН., 2014). Максатым язучының Туган ил турындагы  фикерләрен искә төшерү, тел темасы түгел иде. Шулай да бу юлы да әдипнең тел осталыгына бирелеп китеп, әле менә кереш сүзләргә игътибар ителде аеруча аларның җөмләдәге урынына тукталынды. Менә нинди кереш берәмлекләр теркәлгән: Беләсез, гомумән, һичшиксез, озын сүзнең кыскасы, әлбәттә, ихтимал, билгеле, аның әйтүенә караганда, мәсәлән, бәлки, чын, карале, билгеле инде, бәлки, шаять, кем әйтмешли... Гомум кулланыла торган керешләр белән бергә шәхсиерәкләр дә бар икән: аннары тагын, аннары инде... Керешләрнең җөмләдәге урынына килгәндә, бу хикәя әйтмә сөйләм рәвешендә язылган, шуңа күрә сөйләм тонына, интонациягә карап керешләр җөмләнең башында да, уртасында, азагында да бирелгән – ничек әйтелсә, шулай язылган. Бер генә мисал: “Бигрәк тә менә шул пычакка безнең күзебез яна иде, һәм, әйтергә кирәк, бу пычаклы бабайдан без әзерәк кенә курка да идек”.
             
Нәзәри фикерләвебезгә кайтыйк. Гомумән дә, барча өстәлмәләрне дә икегә төркемләргә була: – Җөмлә эче өстәлмәләре (кереш, эндәшләр, аерымланган кисәкләр һ.б):   Врачлар, табиплар дип әйтәбез инде икенче төрле; итчеләр (сугымчылар инде);– Җөмлә тышы өстәлмәләре (инверсия, парцелляция күренешләре): Ул мине үзенә караттырыр өчен бик тырышты. Мин дә (Татарстан радиосы, 1999, 14 март. Фәсәхәт апа).
               
Эчтәлеге-мәгънәсе белән бербөтен җөмләдән аерылмаса да – ике нокта кысасында булса да – әйтелү рәвеше белән җөмлә эчендәге башка кисәкләргә табигый ялганып, җилемләнеп бетмәгән кисәкләр бер кереш, эндәш сүзләр генә түгел, башка кисәкләр дә булырга мөмкин.Урыны тотрыксыз булган кисәкләр гадәттә аерымланган кисәкләр, өстәлмәләр (яисә парцелляция) күренеше дип атала.     
             
Алар, гадәттә, ике төр тәшкил итә: беренчеләре мөстәкыйльлеген җөмлә эчендә саклый, язмада сызыклар, өтерле сызыклар, җәяләр белән, әйтүдә үзенчәлекле – кискенрәк  пауза белән аерыла: Радыйк Сибәгатев Бөтендөнья Татар конгрессының икенче корылтаенда (Корылтай 1997 елда булды) Башкарма комитетына әгъза итеп сайланды.
             
Икенче бер төрләре мөстәкыйльлеген җөмләнең тышында тәгаенли. Язуда төп җөмләдән соң нокта белән аерыла. Әйтүдә исә төп җөмләдән бөтенләй үк (мәгънәви мөстәкыйльлек белән) аерылып бетмәгән, шул ук вакытта тәмамланганлык, чагыштырмача бөтенлек төсмерен дә саклый алган интонация – пауза белән белдерелә. Хәзер тәкъдим ителә торган мисалларда өстәлмәләрнең әйтүдә ничек белдерелүен күзәтегез әле:
              Бездә нәкъ менә шулай булды. Һәм бу таяк тыгучылар,– тануы ничек кенә авыр һәм кызганыч булмасын,– үз татарларыбыз иде (Мәйдан, 2003, №7); Нәкъ менә аларга безнең (Лира Кадим кызы Ибраһимова белән икәү эшләдек без ул елларда) киңәшмәдә татарча сөйләшүебез ошамады, ул, аларча әйтсәк, “балаболить итү” була икән (Шунда ук);   Ә менә күңелеңдә булса – бармы сиңа канун, юкмы, анысы аның өчен мөһим түгел – ул барыбер үзенекенә ирешә (Шунда ук);  Журналның һәр санындагы материалларның ким дигәндә ике-өчендә (аның икесе чәчмә формада, берсе шигырь булырга мөмкин) ятимнәр, теләнчеләр, сөальче балалар проблемасы күтәрелә (А.Галиәхмәтева, Диссертация, 111 б.).
             
Уйлый калсаң, бербөтен җөмләдә фикер агышы эзлекле, аның кисәкләре бер-берсенә грамматика закон-кагыйдәләре нигезендә тыгыз, көйле-аһәңле, ритмлы бәйләнгән булырга тиеш, аның өзгәләнүе, яисә аның аерым кисәкләренең сөйләм агышында төшеп калу яки нинди дә булса берәр ят кисәк өстәлү гайре табигый саналырга тиештер. Моңардан сөйләмнең ачыклыгы, төгәллеге, аһәңлегенә зыян килә түгелме? Грамматика шуны таләп итә бит. Ә менә көндәлек яшәештә сөйләм оештыру ихтыяҗы бу кагыйдәләрдән тайпылу очракларына да юлыга.
             
Сөйләмдә фикер агышының төрле төсмерләрен (санап китү, өстәмә мәгълүмәт бирү, искә төшеп, чигенеш ясау, төгәллеккә ирешү өчен өстәмә бирү, игътибарны беркетеп кую, тәкъдим итү, хиснең төрле төсмерләрен (үкенү, рәнҗү, сөенү, шелтәләү, өмет, соклану һ.б.) һәм  фикернең төрле төсмерләренә төрле синтаксик чигенеш ясап (аңлатма, өстәлмә һ.б.рәвешендә), сөйләм тулыландырыла.
             
Менә күренекле табыйп радио журналистына интервью бирә. Ул коллегасы, атаклы врач-галимнең бөтен республикага билгеле белгеч икәнен әйтә дә, мәгълүмәтне тулыландыру максатыннан: “Безнең республикада гына түгел, ә бөтен ил күләмендә” дип өстәп әйтә. Язма интервьюда бу өстәмә парцелляция рәвешендә булыр иде.
             
Кайбер галимнәр өстәлмәләрне башлыча әйтмә сөйләм үзенчәлеге диләр. Шул ук вакытта бу күренешнең матур әдәбияткә һәм публицистикага, матбугатка да актив үтеп керүен таныйлар.
             
Өстәлмәнең (парцелляциянең) төп рәвеше  – ул җөмлә кисәгенең җөмләнең тышында, ягъни ноктадан соң, үзенә бер чагыштырмача җөмлә кебек булып, ике нокта, яисә сорау, өндәү билгеләре арасындагы җөмлә булып күзаллана. Бу берәмлек төп хәбәргә өстәмә буларак тулыландыру мәгълүмәте бирә. Яңалыкны конкретлаштыру, тулыландыру максатында журналистик, публицистик әсәрләрдә еш кулланыла.
Башка мәгънә төсмерләре өстәү мисаллары да бар; аннары аларның сөйләм яңалыгын хәбәр итүдә хис-тойгының төрледән-төрле төсмерләре белән үреп, җанландырып бирү үзенчәлеге дә игътибарда тотыла. Өстәлмәләрнең бу максатларда куллануга мисалларны әлеге теманы җентекле өйрәнгән галимәбез Ф.Сафиуллина хезмәтләреннән, аерым алганда, “Текст төзелеше” дигән хезмәтеннән күпләп табарга була. Без исә мисалларны күбрәк публицистик–журналистик әсәрләрдән китерәбез. Менә газет язмаларыннан берничә генә өзек. Сез аларны уку белән бергә әйтеп тә барыгыз, өстәлмә нинди интонация ярдәмендә белдерелә, нәтиҗә ясап карагыз.
             
Зәбидә – фармацепт, безнеңчә әйткәндә, дару ясаучы. Дару чимал хәлендә заводка кайта, төрле үзгәрешләрне үтә, таблетка рәвешендә Зәбидәләр участогына килеп җитә. Апалар-сеңелләр аларны төрле кәгазьләргә беркетәләр. Махсус машинада. Алар – аппаратчылар. Эшләрендә зур белем, квалификация таләп ителми. Әмма киеренке эш: дару бит... (А.х., 1987, №11, 6 б. Х.Зарипов).
           
Шул ук текстта янә бер өстәлмә: Зәбидәнең күзләренә яшь тулды. Әнисен җирләгәннән бирле яраткан җырын “Әниемә”не җырлый алмый икән. Бик сорасалар да...(Шунда ук).
             
Сөйләмдә өстәлмәләр куллану да сөйләм оештыра белү осталыгына бәйле. Аларны кулланганда сөйләм агышын бертонлылык басмас. Чөнки өстәлмә җөмлә азагына (тышына) чыгарылганда җөмләнең төрле иярчен кисәкләренә өстәлмә була ала. Ә алар төрле пауза, төрле интонация, хиснең төрле төсмерләре белән белдерелә. Менә өстәлмәнең төрле кисәкләрне ачыклау өчен  килә алу мөмкинлегенә мисаллар:
             
Яңгыр яумаса, бик нык борчылам. Авыл, игенче нишләр, дим;   Үзебез ясаган ялганны үзебез төзәтергә тиешбез. Ләкин дөрес чаралар кулланып;   Кырымда дипломлы юристлар җитешми. Кырымтатар халкының хокукларын яклардайлары – аеруча;   Әгәр әсәр яшьләр зәвыгына туры килми икән, монда уйланыр нәрсәләр бар. Төрле яклап.  
  
Күренә ки, өстәлмә (парцелляция) җөмлә нәзәриясе кысаларыннан чыга. Аны  синтаксик бөтен, текст нәхүе дә карарга тиеш. Бу хакта уйланырга мисаллар:
   
Донны хәтерләтеп куйды Идел. Ике яры да тигез, яшел (Т.я., 1982, 31 авг.); Ерак та түгел ташландык кое бар икәнен беләләр иде алар. Килеп карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр, коеда .. кыр кәҗәсе. Аның тормышына үлем куркынычы яный;  Анысы, машиналарга кулы шифалы Салихның. Егерме сигез ел эшләү дәверендә нибары өч машина алыштырды (Р.Фәизев).
   
Менә бу мисалларда да инверсия-парцелляция күренешен күзәтегез, бу чараның максатка ярашлымы-юкмы икәнен ачыклагыз;
   
Бөтен эш циклы биш-алты минуттан узмый хәзер. Кирпеч заводындагы бу яңалыкны керамика заводында да ишеттеләр... Шундый кеше ул Фәйрүш Зиннуров. Тырышлык белән кечелеклелек, изгелек белән киң күңеллелек кебек сыйфатлар матурлый аны (К.т., 1982, 28 дек.); Агыйдел буйларында үсә бугай ул чибәрләрнең чибәре дигән кызлар, егетләр (С.Т., 1982, 25 июль. Б.Камалов); Ярсыган Ильмень энесен каргаган. “Утрауларың йөздән артсын!” дигән. Әнә шундый сүз бар халыкта әлеге утраулар хакында (Т.я., 1982, 7 авг.);  Синсез дә яшәп булмый. Синең белән дә. (Җырдан);   “Онытасым юк” хатларын укучыларга җиткереп, күпме изгелек эшләдегез. Үлчәп бетергесез. (Т.я., 2007, 29 дек. Газет укучы әби).
   
Парцелляция стиль чарасы буларак төгәллек, кыскалык максатын да күз уңында тота ала. Менә студентның көндәлек дәфтәреннән: Дүшәмбе: ”Тамагым ачты”... //Сишәмбе: “Ашыйсым килә...”//Чәршәмбе: “Карыным ачты...”// Пәнҗешәмбе: “Ачыктым...” // Җомга: Ур-р-ра! Степендия бирделәр! //Якшәмбе: “Кичә нишләгәнмендер, бер нәрсә дә хәтерләмим...” //Дүшәмбе: “Тамагым ачты...”; Менә тагын бер мисал:   Мондый кызык исәпле кешенең исемен дә белеп каласым килде. Сорадым // – Әлтәф,– диде.
     
Парцелляция куллану язучы, журналистларның иҗат үзенчәлеге булып китүе дә ихтимал. Язучы Туфан Миңнуллин, мәсәлән, фикерен “Менә шуңарга күрә” дигән өстәлмә белән бетергәли. Җөмләдә ул өстәлмә рәвешендә языла.
   
Өстәлмәнең асылын, хәсиятен аңламыйча, аны урынлы-урынсыз куллану аркасында сөйләмгә керәле-чыгалылык, сикәлтә-кытыршылык, өтеклек, аһәңсезлек-көйсезлек төсмере төшә. “Өстәлмә бит ул, бер яктан, аерым җөмләгә охшый, чөнки, төп җөмлә янында торганда хәбәр итә, аерым интонацион бөтен төзи. Икенче яктан, ул җөмлә кисәгенә охшый, чөнки төп җөмләдән башка хәбәр итә алмый. Шул ук вакытта өстәлмә җөмләләрдән дә, җөмлә кисәкләреннән дә аерылып тора, тегесенә дә, монысына да керми, димәк, аерым синтаксик берәмлек буларак таныла”, ди академик М.Зәкиев (1984, 118–119 б.). Ул өстәлмәләрне ким җөмләләр белән бутамаска кирәк, ди. 
   
Менә бит нинди каршылык, катлауланулар килеп чыгып тора. Күрәбез ки, монда интонация категориясенә мөнәсәбәттә  җөмләнең язмага караганда әйтмә  рәвешләре алгы рәткә чыга бара. Хәер, бу тезисны ачыклау – үзенә бер язма сорый.
                                                   Илдар Низамов,
                               филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 24.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»