поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.06.2010 Җәмгыять

ЯХШЫЛЫККА ЫШАНАСЫ КИЛӘ

Соңга калынылды – Җәлил бистәсеннән Сарманга таба кайту юлына абый белән кичке унберләр тирәсендә генә чыгып киттек. Җәлилдән чыгып киткәч тә ягулык заправкасы бар, китешли шунда да кереп чыктык.

Берзаман арттан мигалкалар белән бер машина куып та җитте, безне юл читенә кысрыклап, каршыбызга килеп тә басты. Һушыбызны да җыя алмыйча торабыз! Ай, малатса, егетләр, яхшы эшлиләр дә инде! Кемнәр дисез? Кемнәр булсын – гаишниклар шулай кыланырга ярата инде безнең. Күптән сагалап торып, куркыныч җинаятьчеләрнең эзенә төшкәннәрмени! Шул арада машинадан берсе чәчрәп тә чыкты. Баштан мең төрле уй йөгереп узды – тизлекне арттырдык микәнни, әллә, Алла сакласын, берәрсен бәрдереп киттек микәнни? Юк бугай инде! Әллә утны кабызмыйча барабыз микән дисәң, фараларсыз барып булмый инде ул. Алай булгач, нинди "җинаятебез" өчен шаккатыргыч "перехват" оештырылган микән соң? Абыйның, ничектер, минем шул мизгелдә шактый гына котым очты. Тотылганыбыз өчен түгел: документлар тәртиптә, исерткеч эчемлекләр кулланмаган, каешлар эләктерелгән, ОСАГО озынайтылган – кыскасы, бәйләнерлек бернинди сәбәп тә юк. Башка кешеләр белән бутап, бәргәләп ташламагайлары дип курыктым. Якын-тирәдә бездән башка эт тә юк, җитмәсә. Ә бит караңгы юлда, безнең очракта – басу уртасында, бөтенләй туктап тормасак та сүз әйтергә тиеш түгелләр. Шундый закон барлыгын беләм – яктыртылмаган урында шикле бәндәләр туктарга кушса, алар хәтта ЮХИДИ хезмәткәрләре киеменнән булсалар да, туктап тормыйча, якындагы милиция пунктына юнәлергә хокукың бар.

 

Ә без туктадык, дөресрәге, безне туктаттылар. Абыем бераз кабаланып, – ни дисәң дә, мигалкалар белән көн дә туктатмыйлар бит! – машинадан чыкты. Аны шундук ЮХИДИ машинасына кертеп утырттылар. Мин түзмәдем, машина ишеген ачып, тышта калган гаишниктан: "Ни булды? Ни өчен туктаттыгыз?" – дип сорадым. Ул шул дәрәҗәдә тыныч һәм битараф кыяфәт белән: "Юк, булмады берни дә, болай гына", – дип җавап бирде. Тфү, ни дип алайса кешенең котын очырырга кирәктер? Болай кылангач, мин инде, ким дигәндә, якын тирәдә берәрсен суйганнардыр яки алтын кибетен басканнардыр һәм кайнар эз буенча җинаятьчеләрне тотмакчы булалардыр дип уйлап куйган идем. Алай дисәң, хәтта ки чынлап торып шулай булса да, кем сиңа нечкәлекләрен сөйләп торсын инде! Ярый, хет чуртым булсын, безне генә тизрәк җибәрсеннәр дә, тизрәк кайтып җитик. Эшләре шул булгач, хет биш мигалка белән туктатсыннар шунда.

 

Хуш, чынлап та озак тотмыйча, абыйны бер-ике минут эчендә машиналарыннан чыгарып та җибәрделәр. Һәм без әлеге вакыйгадан кызык ясап, кинолардагы хәлләр белән чагыштыра-чагыштыра, көлешеп юлыбызны дәвам иттек. Иртәрәк көлешкәнбез икән... Инде Сарманга якынлашып килгәндә абый кесәләрен кармалый башлады, арттагы утыргычларны, идәнне, утыргыч асларын, бардачокларны тикшерде – акча янчыгы юкка чыккан! Өстендәге курткасының сул кесәсендә иде ди! Вак-төяк кенә түгел, янчыкта шактый түгәрәк акча иде, шуңа күрә кисәк кенә эсселе-суыклы булып китте. Нинди көн булды соң әле бу, стресс өстенә стресс! Хәлнең тулысынча өметсез икәнен аңлап, мин күңелдән шундук ул акча белән саубуллаштым. Төн уртасында, кара басуда ул янчыкны каян табасың ди инде?! Әле бит төгәл кайсы урында, кайсы вакытта төшеп калганын шайтан белсен! Психланып файда юк, психологларның киңәшләрен истә тотып, "Иң мөһиме – сәламәтлек", – дигән булып үз-үземне тынычландырырга тырышам. Тик барыбер ачу килә, чөнки абыйның да, минем дә моның чаклы акча югалтканыбыз юк иде әле. Инде нишләргә белмичә юл чатында утырабыз. Төнге уникеләр тулды. Юлыбызны сүтеп җыярга булдык. "Заправкага кереп чыкканда акча кесәмдә иде – шуннан алып түләдем, – дип сүтә абый, – аннары янчыкны куртка кесәсенә тыктым. Машинага кереп утыргач, кузгалыр алдыннан капшап карадым әле – янчык кесәдә иде". Тәк, тәк, тәк! Аннары – төнге "перехват". Димәк... гаишниклар янына чыкканда юлда төшеп калган! Фаралар яктысында күренеп тора инде ул, димәк, узып баручы башка берәүләр янчыкны күптән алып киткәннәрдер. Кире борылып, эзләнеп йөрүнең файдасы булмас! "Алай берничек тә төшеп кала алмый ул, тыныч юлда шакылдап килеп төшкән тавышны гына ишетер идем, – дип кырт кисте абыем һәм фантастик тоелган шиген әйтте: гаишниклар машинасында төшеп калды ул!" Янәсе, янчык сул кесәсендә булган. Машиналарының алдагы пассажир урынына кереп утыргач, куртка кесәсе әйләнеп китеп, янчык җайлап кына шул урында төшеп калган да инде. Әлеге версиянең чынлыгы шулай ук бик икеле булса да, кире борылып, янчыкны каян да булса эзләп карарга этәргеч бирде.

 

Башта заправкадан сорап чыктык, шул тирәләрне карадык. Аннары ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан урынга кадәр карап бардык. Шунда машинадан чыгып, юл читләрен дә тикшердек. Озаклап маташмадык, чөнки безнең төп өмет барыбер мигалкалы машина эче иде. Шул тирәдә йөрүләренә караганда, Җәлил гаишниклары булгандыр инде ул, шундагы милиция бүлегенә киттек. Анда абый үзе генә керде. Шундый-шундый хәл, сезнекеләр туктатканнар иде, аларның машинасында акчам төшеп калган, каян табарга була микән хәзер шул хезмәткәрләрегезне, дигән. Кизүдә торучы хезмәткәр рация аша тегеләрне шундук эзләргә тотынган. Тик теге гаишникларның рацияләре сүндерелгән булып чыккан. Аннары кәрәзле телефоннарына шалтыратып, сәгать унберләр тирәсендә шундый машинаны туктатып тикшергән идегезме, шул гражданнарның акча янчыклары машинагызда төшеп калмаган идеме, дип сораган. Тегеләре, әйе, бистә эчендә кибет янында торабыз, килсен, бирербез, дигәннәр. "Ник дежур частькә хәбәр итмәдегез?" – дип сорап куйган әле алардан кизүдәге хезмәткәр. Анысына ни дип җавап биргәннәрдер – билгесез.

 

Кыскасы, фантастик тоелган версия дөрескә чыкты – янчык чыннан да мигалкалы машина эчендә төшеп калган икән! Эзсез югалган акчаның табылуы – бер кич өчен өченче стресс иде. Без тиз генә теге кибетне, аның янында торучы ДПС машинасын эзләп таптык. Менә алар – таныш гаишниклар. Күңелләр нечкәрде, рәхмәтләремне ничекләр итеп әйтеп бетерергә диген? "ЮХИДИны сүгүчеләр күп, менә бит намуслы, яхшы күңелле кешеләр дә эшли органнарда. Рәхмәт, егетләр! Яхшылылыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын", – дип әйттем. Берсенең исеме Булат икән. Чыннан да, берәү булса ул акчаны кесәсенә салып куяр иде дә, күрмәдем-белмәдем, дип тик торыр иде бит инде. Ә болар юк – тиененә кадәр кайтарып бирделәр! Кызык, безне мигалкалары белән куркыткан, шулар аркасында акча янчыгы төшеп калган гаишникларны хәзер мактап утыр инде. Дөнья шулай әйләндерә дә куя шул ул.

 

Мин тел шартлатып, безне туктаткан гаишникларны илаһиландырып, аларга чүттән генә "канатлар" тагып куймый калган арада, бар нәрсәгә тирән скептицизм белән карый торган абыем мәсьәләгә башкачарак күзлектән карарга тәкъдим итте. Әйтик, мигалка белән мизгел эчендә куып тотып, каршыбызга килеп баскан хезмәткәрләр, акча янчыгыбызның машинада төшеп калуын күргәч, ник шул ук мигалка белән артыбыздан куып тотмаганнар? Икенчедән, ник әлеге ЧП турында шундук дежур частькә хәбәр итмәгәннәр? Без кире килеп, эзләп йөрмәсәк, хәбәр итеп торырлар иде микән? Өченчедән, эш вакытында ник рацияләре сүндерелгән? Эзләп табарга авыррак булсын өчен микәнни? "Барыбер янчыкны кире бирделәр бит. Бик теләсәләр, үзләренә калдырып, белмибез, күрмәдек, дип әйтә алырлар иде. Юк, мин аларның намус чисталыгына грамм да шикләнмим. Бүгенге көндә хәтта шаккаткыч хәл дип әйтерлек", – дидем. "Син нәрсә! Намуслы, чиста күңелле, имеш! Алар бит әйләнеп килмәсәләр ярар иде дип кибет буена барып утырганнар иде инде, – дип "күземне ачарга" тырышты абый. – Көне-сәгате белән кире борылып эзләп килмәгән булсак, вакыт үтәр, бөтен нәрсә буталып бетәр иде. Бер-ике көн үтсә, каян хәтерләп бетерәсең кая туктаганыңны, кайларга кереп чыкканыңны. Гаишниклар да шуңа исәп тотып утырган. Ә акчаны кайтармый хәлләре юк, чөнки хезмәткәрләрнең барысын да ялган детекторында тикшереп торалар бит! Алар безне туктатты – монысы факт, акча янчыгым шунда төшеп калды – монысы да расланмаган факт иде. Юк, төшеп калмады, дип берничек тә әйтә алмый ул. Чөнки ялган детекторы дигән нәрсә барысын да ачыктан-ачык күрсәтә. Хәзер эчке органнарда ярыйсы гына кыскартулар бара. Кемнең фәлән мең акча өчен эшеннән колак кагасы килсен?! Әнә бит әле, Казанда күптән түгел генә ялган детекторы аша уздырып, күпме түрәне эшләреннән очырдылар. Ә күбесе, арт яклары чиста булмагач, гаризаны үзләре язып китте".

 

Ярый, монысы скептик ир-ат күзлегеннән шулайдыр. Ә мин барыбер үз фикеремдә калып, беренчедән, кара төндә акча янчыгының табылуын чын могҗиза дип кабул иттем, икенчедән, алдашмыйча, кеше малына кул сузмыйча, ярдәмчел, чиста күңелле ЮХИДИ хезмәткәрләре барлыгына сокланып куйдым. Погонлы кешеләрнең бөтенесе дә шундый булырга тиештер инде ул. Ни дисәң дә, барыбер яхшылыкка ышанасы килә.


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 114-115 | 04.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»