|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2019 Мәдәният
Сәхнәгә күз салуга, район җитәкчеләренең театрга карашын күреп булаБашкалабызда Шамил Закиров исемендәге XIX Төбәкара “Идел-йорт” театр коллективлары бәйгесенең йомгаклау турына 12 спектакль сайлап алынган иде. Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге конкурс Мөслим район мәдәният йорты куйган “Ай тотылган төндә” (М. Кәрим) дигән спектакль белән башланып китте. Артистлар бу трагедияне зур җаваплылык тоеп уйнадылар. Тамашачы мөслимлеләрнең уенын , һәрвакыттагыча, яратып кабул итте Шунысын да әйтергә кирәк, конкурска күбрәк классик әсәрләр сайлап алынган. Коллективлар бик җитди әзерләнгәннәр.
Гафур Каюмовның “Ыру” әсәрен бер генә театрның да сәхнәләштергәне юк иде әле. Балык Бистәсе районының халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф әлеге катлаулы әсәрне тамашачы күңелен тетрәндерерлек итеп иҗат иткән. Әгәр авторы исән-сау булса, коллективка һәм режиссерга үзенең рәхмәтен җиткерер иде. Спектакль катнашучыларның күп булуы белән дә аерылып тора. Бүгенге көн өчен актуаль булган бу әсәр тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә. Жюри рәисе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әюпов әйтүенчә, артистлар автор әйтергә теләгәнне тән хәрәкәте, биюләр белән дә бирергә тырышалар.
Бүгенге көндә тамашачы юморга бай сәхнә әсәрләрен дә ярата. Шуны күздә тотып, Теләче районы коллективы “Гайфи бабай, өйлән давай...”, сарманлылар “Кыю кызлар”, Башкортстанның Илеш районы халык театры “Кыз урлау”, чүпрәлеләр “Биш бармакта − биш балдак” дигән комедияләрен алып килгән иде. Илешлеләрнең җыр-бию белән үрелеп барган спектаклендә (режиссеры − Эльвира Миңнеголова) халкыбызның күптән онытылган милли гореф-гадәтләре чагыла. Артистларның барысы да җыр-биюгә осталыклары белән аерылып тора.
Халык театрлары спектакльләрен караганда күпме язмышлар күз алдыннан үтте?! Артистларның уйнавы да елдан-ел үзгәрә, камилләшә бара. Халкыбызның асыл сыйфатларын чагылдырган әсәрләрне репертуарларына алырга тырышалар.
Унике көн буе халык театрлары Казан тамашачысы алдында зур сынау тотты. Районнарда халык театрлары булу ул – безнең мәдәни байлыгыбыз. Моны аңлаган район җитәкчеләре коллективларга ярдәм итәргә тырыша. Сәхнәгә күз салуга, аларның сәнгатькә карашын күреп була.
Халык театрларына яшәү беркайчан да җиңел булмаган. Шулай да алар үз йөзләрен саклап калырга тырыша. Тормыштагы проблемаларны күтәргән әсәрләр сәхнәләштерелә. Шактый гына театрларда режиссерлар үзгәргән. “Театр яшәсен”, дип җан атып йөргән элекке сәнгать җитәкчеләрен дә бу чарада искә алып үтү урынлы булыр иде.
Конкурста Гран-при алган коллектив 9 декабрьдә Г.Камал исемендәге театрда чыгыш ясый. Коллективларга төрле номинациядә бүләкләр тапшырыла. Җиңүче исә акчалата бүләккә ия була.
Фото: Камал театры сайтыннан
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|