поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.06.2010 Сәясәт

ИРЛӘРЧӘ СӨЙЛӘШҮ

Узган шимбәдә Русия премьер-министры Владимир Путин Санкт-Петербургта җирле интеллигенция вәкилләре белән очрашты. Гадәттәгечә, мондый сөйләшүләр рәхмәт укуга һәм вак-төяк моң-зар әйтүгә кайтып кала иде. Бу юлы башкачарак килеп чыкты.

Чөнки хикмәти хода, хөкүмәт җитәкчесе белән очрашуга ДДТ рок-төркеме солисты, танылган җәмәгать эшлеклесе Юрий Шевчук та чакырылган. Шевчук үзенең оппозицион карашлары белән билгеле. Ул даими рәвештә “Килешмәүчеләр маршларында” катнаша, хәзерге хакимият белән килешмәвен ачыктан-ачык әйтә. Аны зур концертларга чакырмаска тырышалар. Чөнки башка җырчылардан аермалы буларак, ничектер, патриотизмы юк Шевчукның. Узган ел Казанда узган “Сотворение мира” рок-фестиваленә килгән иде ул. Анда берничә җыр башкарды. Ләкин ТНВ телеканалындагы язма варианттан бер җыры төшереп калдырылган иде. “Нефть беткәч” дип атала ул. Анда, аерым алганда, “Нефть беткәч, безнең президент үләр”, – дигән сүзләр бар. Гомумән, ДДТ төркеменең Путинга атап язылган җыры да мәгълүм. Ул Путинның ил буйлап көмеш атта горур баруы, ә Русиянең хәерчелектә калуы турында. Менә шушы җырчы, ничектер, премьер-министр белән очрашуга килеп эләккән инде менә. Дөрес, Путин аны әллә танымады, әллә танырга теләмәде. Барлык кунакларга да исеме белән эндәшсә дә, Шевчук сүз алгач, аннан: “Гафу итегез, ә сез кем буласыз?” – дип сорады. Рок-музыкант исә, күзен дә йоммый: “Юра Шевчук, музыкант”, – дип җавап кайтарды. Ләкин төп нәрсә монда да түгел. Ә Шевчукның Путинга биргән соравында.

 

ПРОВОКАТОР

 

Соравына күчкәнче, Шевчук, очрашу алдыннан аңа Кремльдән шалтыратып, Премьер-министрга катлаулы сәяси сораулар бирмәскә үтенүләрен искәртте. Ләкин Путин моны провокация һәм чын түгел дип бәяләде. Соравында исә Шевчук Русияне сословиеләргә бүленгән, мең елга артка калган дип атады. Бер якта – мигалкалы кенәзләр һәм боярлар, икенче якта – кара халык. Уртада – төпсез упкын. Җырчы фикеренчә, патриотизм булдырырга маташу ясалма, нигезсез. Ул плакат төсле генә – матур, ләкин мәгънәсез. Чын патриотлык исә бары тик ирек булганда гына барлыкка килергә мөмкин. “Ирекле матбугат хәзер юк”, – дигән фикер әйтте Шевчук. Илдә ярым-йорты демократик газета һәм ярты телевидение генә бар. ДДТ төркеме башлыгы Путиннан: “Илебездә чынлап торып демократия кайчан булса да булырмы?” – дип сорады. Мин әлеге диалог язмасын интернеттан карадым. Бу сөйләшү ошамау Владимир Путинның йөзенә чыккан иде. Һәм ул сорауга тулысынча җавап та биреп бетермәде. Әйе, гражданлык җәмгыяте кирәк дип килеште. Чыннан да, милиционерлар арасында кулына катыргы белән күсәк тоткач, алар ярдәмендә акча эшләргә тырышучылар барлыгын таныды. Ләкин, Путин уйлавынча, илдәге хәлләр Шевчук әйткән дәрәҗәдә үк начар түгел. Демократия кайчан булыр, матбугат иреге белән хәлләр ничегрәк, байлар белән гади халык арасында упкын бетәрме – ул хакта әллә ни җәелеп сөйләмәде хөкүмәт башлыгы.

 

КЕМ КЕМГӘ КОМАЧАУЛЫЙ?

 

Юрий Шевчукның соравының тагын бер өлеше бар иде. Ул: “31 майда “Килешмәүчеләр маршы үтәчәк, аны бу юлы да ОМОН куып таратырмы?” – дип, Путинга мөрәҗәгать итте. Владимир Владимирович бу мәсьәләне дә матур гына урап үтә алды. Ул теләсә кемнең үз фикерен белдерүенә каршы түгел. Әмма алар башкаларга комачауламаска тиеш. Әйтик, митингны балалар больницасы янында үткәреп булмый бит инде. Яисә халык дачага бара торган юл өстендә дә җыелу ярамас, чөнки демократия сөючеләр табигать яратучылар кәефен кырачак. Шуңа күрә чаманы белергә кирәк. Чама дигәннән, очрашудан соң Юрий Шевчук, берәр түрә килә калса, тулы бер шәһәр юлларын ябып бетерелүен искәртмәкче булганын әйтте. Тик Владимир Путин аны шунда ук бүлдереп, сүз кыстырырга ирек бирмәгән.

 

31 майга килгәндә, оппозиция бу дүшәмбедә “Килешмәүчеләр маршы”на чыкты. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта аларны шәп кенә итеп куып тараттылар. Йөзләрчә кешене ОМОНчылар, автобусларга төяп, милиция бүлекчәләренә алып китте. Тоткарланучылар арасында хатын-кызлар, журналистлар да бар. Мәскәүдәге Триумф мәйданында, нәкъ оппозиция киләсе вакытта ниндидер яшьләр оешмасы донорлыкка өндәп акция оештырган. Мәскәү милициясе ышандырганча, “Килешмәүчеләр” шул изге чарага комачаулык иткән икән. Оппозиция вәкилләре белән бергә милиция күсәкләре астына алданган дольщиклар һәм бәйсез автомобильчеләр берлегеннән килүчеләр дә эләккән. Русия янә демократиянең ни икәнлеген бөтен дөньяга күрсәтте. Кызык, шау-шулы итеп. Бер яктан, хөкүмәт башлыгы теләсә нинди караштагы кешеләр үз фикерен әйтергә хаклы, ди. Икенче яктан, “ялгыш” фикерле кешеләрне милиция куып тарата. Бәлки, бу нәкъ менә Владимир Путин әйткән “кәкре куллы”, катыргы алып акча эшләргә маташучы “ментлар”дыр? Белмим, анысы миңа караңгы. Ләкин олы ханымнарны өчәр ОМОНчы төртә-төртә автобуска кертүен, тыңлаусыз егетләрне кул-аякларыннан күтәреп чабуларын күргәч, ничектер, уңайсыз булып китте. Заманында мондый хәлләрне Белоруссиядә күреп шакката идек, анда ирек юк дип уфтандык. Хәзер үзебездә шундый ук хәл. Иң кызыгы – без моңа күнегеп барабыз. Шулай булырга тиеш кебек. Хакимияткә каршы дәшмәвең хәерлерәк. Юрий Шевчукны да әлеге очрашуга килгән интеллигенция вәкилләренең бик сирәге яклады. Алары да демократия, ирек мәсьәләсендә түгел, ә бәлки Санкт-Петербургта “Газпром” бинасын төзәтүгә каршылык буенча иде. Очрашудан соң Русиянең халык артисты Лия Ахеджакова Шевчукны якламавы өчен үзен юләр дип атады. Ул әйткәнчә, аңа да Путин белән сөйләшүгә барыр алдыннан “өстән” шалтыратканнар һәм премьер-министрга ниндирәк сорау бирергә теләве белән кызыксынганнар. Ачуы килгән Ахеджакова: “Мин дәшми генә утырырмын алайса”, – дип җавап кайтарган. “Сүз биргәч, аны боза алмадым, ләкин хәзерге хакимияттән сорар нәрсәләрем күңелдә бик күп җыелды”, – ди актриса.

 

ӘЛЕ ЯБЫК ЮЛЛАРДАН ЙӨРИСЕ БАР

 

Шевчукның аргументлары белән килешми мөмкин түгел. Мигалкалар да, упкын хакында да, хәерчелекне дә бик әйбәт беләбез. Ә инде митинглар уздыруга килсәк, дәүләт җитәкчесенең сүзләренә ышануы авыррак. Сәяси җыеннар дачага бару юлында да, балалар сырхауханәсе янында да уздырылмый, хакимият биналары янында үтә бит. Ә инде шул ук Казанга берәр түрә килә калса, кемнең кая барасы бар дип сорап тормыйлар, урамнарны шартлатып ябып куялар. Шуңа күрә митингларга ризалык бирмәүне халык турында кайгырту дип бәяләү, йомшак итеп әйтсәм, ышандырырлык түгел. Әле менә Теләчегә Президент Дмитрий Медведев килә дигән сүзләр чыкты. Казан – Теләче юлыннан хәзер үтеп булмый, ябып бетерелгән, анда яңа асфальт түшиләр. Шөкер, бомбага тотылган төсле трасса иде, рәткә кертәләр. Тик аның өчен Медведев киләсен көтәсе идемени? Кем өчен соң ул юллар – гомер эченә бер Президент җилдереп үтсенгәме, әллә инде шул җирдә, шушы илдә яшәүче Кешеләр йөрсенгәме?

 

Юрий Шевчук Владимир Путинга илдәге вәзгыять турында фикерләр тупланган папка тапшырды. Анда түрәләрнең башбаштаклыгы, федераль бюджет акчасын алтын унитазлар сатып алуга сарыф итү хакындагы фактлар тупланган, ди музыкант. Шулай ук кризис елында Газпром үз хезмәткәрләренә дистәләрчә тапкырга хезмәт хакын күтәрүе, ә гади халыкның уртача еллык хезмәт хакына ярты квадрат метр торак та сатып алырга хәленнән килмәве язылган. Русиядә банклар бирә торган кредитлар проценты да дөньяда иң югары булуы искәртелә. Владимир Путин бу моң-зарларга колак салырмы икән? Хәер, алар хакында белми дип уйлау дөрес түгел, беләдер...

 

Инде янәдән митингларга, ирек даулауга әйләнеп кайтыйк. Мәскәүдәге һәм Питердагы протест акцияләре турында мин бары тик Рен-ТВ телеканалыннан гына репортаж карадым. Калганнар ләм-мим сүз әйтмәде. Шевчук әйткән яртылаш телеканал, мөгаен, шушыдыр.

 

Инде өстә әйтелгәнне йомгаклап, язмамны Американың дәүләт эшлеклесе Бенджамин Франклин сүзләре белән тәмамлыйм. “Үзенең иминлеге өчен бер чеметем генә булса да иреген корбан итүче халык иминлеккә дә, иреккә дә лаек түгел һәм икесен дә югалтачак”, – дигән ул. Әле ХVIII гасырда ук. Тик ул чордан бирле дөньяда әллә ни үзгәреш юк кебек...


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ 21 | 02.06.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»