поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.10.2019 Язмыш

Бай ир табармын әле

Ирина белән якын дуслар да түгелбез. Әмма үзебез яшәгән шәһәрдә якташлар әллә ни күп булмаганлыктан, сирәк булса да очрашып-күрешеп торабыз. Ирина җилбәзәгрәк булды. Хәтерлим, яшь чакта ук берәребезнең ниндидер егет белән танышуын белсә, беренче соравы: "Бай микән? Чибәрме?" – була иде.

Инде акыл кереп, буй җитеп, гаилә кора башлагач та, аның бу гадәте бетмәде. Уртак танышыбызның тормышка чыгуын ишетсә, тизрәк аның хәләл җефетенең байлыгы турында кызыксына һәм теге традицион сорау яңгырый иде: "Бай микән?"
 
Озак кына күрешми тордык, әмма Ирина үзгәрмәгән икән. 7-8 елдан соң очрашкач, минем тормышка чыгуымны ишеткәч, теге сорауны ярып салды: "Ирең баймы?" Белмим, нигә Иринага байлык шулкадәр мөһим булгандыр инде. Хәер, ул яшь чагыннан ук матур киемгә, балдак-йөзекләргә кызыкты. Без йотлыгып китап укыганда, ул, чәчләрен бөдрәләтеп, клубка чыгып китә иде. Тормышка да иртә чыкты, моның сәбәбе – йөргән егетенең "Жигули"е бар иде. Чират торып кына машина алып булган ул заманда Айдарның дәү әниләренә Себердән ялтырап торган кызыл "Лада" белән кайтуы хәлиткеч роль уйнады. Ай буе егет кочагыннан чыкмады, ә ул китеп, бер ай торгач, Себергә "йөккә уздым" дигән хәбәр озатты. Чемоданын җыеп, үзе дә шунда китте. Айдар белән озак яшәмәделәр, тегесе кызның үзенә алдап өйләндерүен белгәч, гафу итмәде. Ике ел тарткалашканнан соң аерылыштылар. Өч бүлмәле фатир да, машина да Иринага тәтемәде. Әмма ул бай ирләрнең "оясына" барып эләккән иде. Шунда торып калды. Ялга кайткач, бармаклары саен алтын йөзек, муенындагы калын-калын чылбырлар белән мактанды. Минем йөземдә бернинди дә кызыксыну, соклану күрмәгәч: "И, ятасың инде шушында, бармагыңда бер балдагың да юк, колагың хәерчеләнеп тора. Тап үзеңә бер бай ир!" – дип тиргәп ташлады. Аннары колакларындагы икешәр алтын алканы сыйпый-сыйпый үзенең ничек типтереп яшәвен сөйләде.
 
Себердә үзенә бер бай ир тапкан икән. Әмма тегесе инде гаиләле булган. "Саудым гына тегене, ел саен чит илгә ял итәргә барулармы, затлы туннармы – бернәрсәгә отказ бирмәде, барысын да алды!" – дип горурланып сөйләде ул. Әмма бераздан юлында тагын да баерак ир очрый һәм Ирина, ике дә уйламый, анысына китә. Китә дип, хатынлыкка түгел, әлбәттә, сөяркә булып. "Тунны гына да дүртне алдырдым, ул үзе исәбен югалтты. Мин сиңа бер тун алдым бит инде, дигән иде, каян булсын, хатыныңа алган белән бутыйсыңдыр, дип ялганладым тегеңә. Ә ул вакытта миңа өч тун алган иде инде!" – дип көлеп сөйләде Ирина. 
 
Әмма без капчыкта ятмый. Сөяр­кәсенең хатыны Ирина турында белгән һәм, аны эзләп табып, ярыйсы гына тукмаган. "Монда калсаң, тереләй җиргә күмдерәм!" – дип янагач, бай сөяркәне калдырып, ераккарак сыпыртудан башка чара калмаган Иринага.
 
Алты-җиде ел элек ул без яшәгән шәһәргә кайтып төпләнде һәм янә бай ир эзләргә кереште. Себердәге фатирын ашыгып кына арзанга саткач, хаклар да кинәт үсеп китеп, ул монда бер бүлмәле фатир гына ала алды. Әмма төшенкелеккә бирелмәде. "Берәр бай ир табылыр әле, алырмын зурракны!" – дип үзен юатты. Туннары туза башлагач та: "И, булыр әле, берәр бай ир табылыр!" – диде, кыскасы, үзен дә, безне дә шулай юатты. Акыллы ир дә димәде ул, эшчәнне дә сорамады, ә нәкъ менә байны юрады. Табылды шундый берәү. Дөрес, монысы да гаиләле иде. Башта качып кына очрашып йөрделәр, аннары ир бөтенләйгә Иринага чыгып китте. Әмма ул "яңа хатынның" фатирын киңәйтергә дә, көтелгән джакузилар урнаштырырга да ашыкмады, киресенчә, чапты да чапты, чит илләрдә сәяхәт итәргә түгел, ресторанга алып барырга да вакыты юк иде аның. Алай да бер тун алып бирде. Бу беразга гына Иринаның кәефен күтәреп торды, әмма көтелгән бәхетне китермәде. "Ресторанга да йөртмисең, мин хәзер үзем ашарга пешереп ятыйммыни?! Фитнес-клубларга илтеп куярга шоферың да юк бит синең!" – ише тавыш еш чыга башлагач, теге ир тиз генә үз хатыны янына кайтып китте. "Кадалып китсен, миңа дигән берәр бай ир табылыр әле!" – дип калды аның артыннан Ирина. Табылуын табылды, әмма алдагы мөнәсәбәтләр дә шулай тәмамланды. 
 
Беркөнне Ирина ишек шакыды. "Берәр юньле психолог белмисеңме, чистый туйдым җыен җүнсез ир белән бәйләнеп, психологка барып карыйм әле, каян эзләргә, берәр киңәш бирмәс микән?" – ди бу. "Нигә соң кемдер сине гомер буе карарга, туйдырырга тиеш, гарипме әллә син? Нигә әлегә кадәр хезмәт кенәгәң дә юк, сиңа бит инде 50 тула... Байлык кешегә бәхет китерәмени? Нигә соң алайса бармагың саен берәрне түгел, икене кигән алтыннарың сине бәхетле итми? Икәүнең корган һәм тырышып саклап килгән гаиләсен бозарга ни хакың бар синең? Шул турыда уйлаганың бармы? Син ирләрдән байлык, сөю-наз көтәсең, ә үзең аларга нәрсә бирәсең соң? Хәтта җылы аш пешереп каршы да алмыйсың, эштән кайтып, сине ресторанга алып баруын көтеп утырасың!" – дип әйтәсе килә дә соң Иринага, әмма авызны ачмый калам. Психологлар аңлатыр әле. Хәер, Иринаның башкача фикерли башлавы икеле, әнә бит, күзеннән аккан карасын сөртте дә, өс-башын төзәткәли башлады: "Ярар, ничава, миңа дигән берәр бай ир табылыр әле!"
 
Бу очрашудан күп тә үтмәгән иде, Иринаның Себердә яшәгән чордагы "серләре" ачылды. Баксаң, ул анда бай сөяркәләренең һәрберсеннән бала тапкан һәм аларны бала тудыру йортында калдырып чыккан икән. Моны миңа шулай ук Себердә яшәгән өченче танышыбыз җиткерде. "Сез аралашып торасыз бит, әйт әле Иринага, юлласын балаларын, әле хатасын төзәтергә соң түгел. Мине тыңламады, бәлки синең сүзләреңә колак салыр", – диде. 
 
Һәм менә мин Иринада утырам. Килгәнен дә көтмәдем, үзем бардым. Озын матур тырнаклары белән өстәлне "текелдәтә-текелдәтә" тыңлады ул мине. Ясалма керфекләр ябыштырган күзен бер тапкыр да күтәреп карамады. Мине тыңлап бетергәч, әкрен генә:
– Шулай килеп чыкты, нишлисең инде хәзер. Аборттан курыктым, вакытында алдырырга бармадым. Ә бала белән мин ул ирләрнең берсенә дә кирәк түгел идем. Балалары аларның үз өйләрендә дә бар. Шуңа, гариза язып, хастаханәдә калдырдым. Ничава, алар бит ач түгел, хөкүмәт карый, тамакларын туйдыра, киендерә. Кыз балалар бит, үсәрләр, үз-үзләрен карарга өйрәнерләр, аннан берәр бай ир табып, кияүгә чыгарлар, – дип тезеп китте.
 

Валлаһи, мин шул чакта Иринаның түбәсенә биреп алудан чак тыелып калдым. Үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән кеше! Юл буе бер генә теләк кабатладым: "Тәүбә-тәүбә, кызлары берүк Ирина кебек булып үсмәсен, аңа охшамасыннар, тәүбә-тәүбә!"

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 12 март 2015 № 11


---
Матбугат.ру
№ --- | 19.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»