|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2008 Шоу-бизнес
ЭСТРАДАГА КАГЫЛЫШЛЫ БЕР-ИКЕ ЯҢАЛЫКЯшь җырчылар Раяз Фасихов һәм Алинә Сафиуллина турында булыр бу. Җырчы Раяз Фасихов бу көннәрдә Арчадан кайтып төште. Арча педагогия көллиятен тәмамлаганга 5 ел үткән, шунда Раяз курсташлары, укытучылары белән очрашырга дип барган. Очрашу көллиятнең спорт залында оештырылган иде, анда күрешеп, концерт караганнан соң Раязлар табигатьтә кочагына юнәлде. Салкын булганлыктан алар җылырак җир эзлэргә тырыштылар һәм... иске, эшләми торган трансформаторный будка эчендә күңел ачтылар. Параллель группада укыган-кызлар Раяздан афтографлар сорагач, ул аларга: ”Мин сезнең кебек гап-гади кеше, бер нинди автографлар да бирмим!”, дигән.
Алинә Сафиуллина бер ай элек Лада Калина алып җибәргән. Төсе – “дыня”. Бик нык курыкса да, ул инде 5-6 тапкыр Теләче районына кайтып килгән. Казан юлларында йөргәндә, ир-ат шоферлар еш кына сигнал биреп: “Чайник!”, дип кычкырып китәләр. Бигрәктә зур автобус йөртүчеләрне курка Алинә. “Алларын-артларын карамыйча йөри алар”, ди ул. Шунысы кызык, Алинә руль артына бары тик ак чешки киеп утыра, үкчәле туфлиләр белән йөри алмыйм ди. Машина аксессуарларыннан җырчы чәчәкләр белән бизәлгән руль чехолы алган.
Ләйлә ЗОТОВА |
Иң күп укылган
|