поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.10.2019 Җәмгыять

Күкерт суы заяга китә

Камышлыбызның табигате чиксез матур hәм бай: сөзәк таулары, җиләкле урманнары, тал-тирәккә уралып утырган елга буйлары... Аның файдалы җир чыганаклары белән мактанырлыгы да бар. Сок елгасы ярларыннан бәреп торган күкерт суының файдасы мең ярым чирдән дәва, диләр. Балаларны шушы могҗиза белән таныштыру өчен, без - китапханә хезмәткәрләре, 6 “А” сыйныфы укучыларын шифалы су чыганагы янына алып килдек.

Гомере буе елга буенда яшәгән Гөлчирә апа Яруллина күкерт суының файдасы турында бик матур итеп сөйләде. Кунак апабыз елгага, тау битләренә карый-карый, Сәрвәр әбисе белән елга буйларында үткән балачагын исенә төшерде. “Әбием сөйләгәннәргә караганда, әле революциягә кадәр, нефть чыгару исәбе белән Бакудан килгән байлар, шушында завод төзегәннәр. Ләкин күкерт суы белән кушылып чыккан кара алтынны аерып ала алмаганнар hәм заводның эше тукталган. Ә узган гасырның 70-80нче елларында ташландык завод торбасыннан, фонтан булып, күкерт суы бәреп чыкты. Күп еллар шулай агып торды ул, - дип аңлатты Гөлчирә апа. - 1964 елда күкерт суыбызны тикшерергә Мәскәүдән белгечләр килгән иде. Бу суның бик файдалы икәнлеген әйтеп киттеләр. Хәер, авыл халкы бу хакта аларга хәтле үк белә иде инде, буыннары сызлаган кешеләр су шифасыннан күптән файдаланалар. Бүгенге көндә дә аннан кеше өзелми, машиналар белән килеп зур-зур савытларга тутырып алып китәләр”, - дип дәвам итә сүзен кунак апабыз.
 
1989 елда да Мәскәүдән делегация килеп, күкерт суының файдалы булуын тагын бер раслый. Бу урында шифаханә төзергә кирәклеген әйтәләр. Тик үзгәртеп-кору чоры хыялларны челпәрәмә китереп җимерә.
 
“Моннан ерак та түгел бик матур болын бар, шунда шифаханә төзеп куйсалар, Камышлыбызның даны ерак-ларга таралыр иде, күпме яңа эш урыннары булдырылыр иде“, - дип авыр сулап куйды Гөлчирә апа.
 
Кызыклы хикәясе өчен Гөлчирә апага рәхмәтләрен әйтеп саубуллашканнан соң, балалар табигать матурлыгына соклана-соклана, яр буендагы чүп-чарны җыештырдылар.
 
Килер бер көн hәм берәр игелекле кеше, шушы файдалы су чыганагы янында шифаханә төзеп куяр да, гомер буе эшләп, кул-аяклары сызлаулы абый-апаларга дәва бирер, дигән хыял белән өйләребезгә таралыштык.
 
Зөлфия ЯРУЛЛИНА.
 
Камышлы авылы.

---
Бердәмлек
№ --- | 19.10.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»